поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2015 Мәдәният

Камал театры Санкт-Петербургка барачак (АФИША)

2016 елның 5-10 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Санкт-Петербург шәһәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының төп сәхнәсендә гастрольләре үтә. Бу соңгы 25 ел эчендә Россиянең мәдәни башкаласында камаллыларның беренче гастрольләре.

Зур драма театры соңгы тапкыр Казанда биш ел элек булган иде. Г.А. Товстоногов исемендәге театрының киләсе гастрольләре 2016 елның көзендә көтелә. Шулай итеп, Камал һәм Зур драма театрлары арасында алмаш гастрольләр традициясе туып килә. 

110нчы юбилей сезонында Камал театры Санкт-Петербургка 6 спектакль алып бара.

Гастрольләр 5 апрельдә театрның “йөзек кашы” булган “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла. Әлеге спектакльгә тамашачыларның мәхәббәте сүрелми, ә пьеса инде күптән легендар статус алды. Бу пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә. Татар театры феноменын аңлау өчен – “Зәңгәр шәл” спектаклен карарга кирәк.

Гастрольләр афишасындагы башка спектакльләр:

6 апрель – 109 сезонның шаулы премьерасы режиссер Фәрит Бикчәнтәевның Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектакле. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша.

7 апрель – тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”. Әлеге музыкаль комедия инде 20 ел аншлаг белән бара. Режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

8 апрель – 2016 елның февралендә премьерасы булачак Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектакле. Режиссер әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан - Радик Бариев, Сганарель — Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Люция Хәмитова.

9 апрель – Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» комедиясе. “Банкрот” Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Спектакль 2014 елны, “Алтын битлек” экспертлар советы фикере буенча, Россиянең иң әйбәт спектакльләреннән тупланган лонг-биткә кертелде.

10 апрель – Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектакле. Әлеге лирик комедиядә татар театрының иң данлыклы артистлары катнаша: Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева.


---
Камал театры
№ --- | 19.11.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»