|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2009 Җәмгыять
«ЯҢА ГАСЫР» – НАРКОТИКЛАРГА КАРШЫНаркотиклар әйләнешен кузәтү буенча Россия федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Казан шәһәренең Совет районы хакимияте һәм “Яңа гасыр” радиосы 26 июнь – наркотикларга каршы халыкара көрәш көнендә яшьләрне Казанның иске аэропорты мәйданына “Яңа гасыр”да – яңа хәрәкәт: наркотикларга каршы!” дип аталган чарага чакыра. “Яңа гасыр”да – яңа хәрәкәт!” – “Яңа гасыр” радиосы тарафыннан әзерләнүче клуб кичәләренең исеме, әлеге кичәләр соңгы елда яшьләр арасында абруй һәм популярлык казанды. Шуңа да әлеге брендның наркотикларга каршы көрәшкә кушылуы табигый. “Популяр һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре белән бергә без наркомания афәтенә каршы фикеребезне белдерүне максат итеп куябыз, аның яшәешкә, сәламәтлеккә, киләчәккә тискәре йогынты ясавын исбатларга, яшьләргә күндерергә тырышырбыз”, - ди “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре. Кичке 7дән алып 23 сәгатькә кадәр узачак әлеге марафонда яшьләрнең кумирлары «Иттифак», «Хат», «Эссе» төркемнәре, Исмаил, Галия, Сәйяр-Инсаф, Миләүшә Сафина, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, Алинә Шәрибҗанова һәм башка яшь җырчыларның катнашуы көтелә. Чарада алкогольле эчемлекләр сатылмаячак, чәй белән милли камыр ашлары тәкъдим итүче сәүдә нокталары эшләячәк.
Чарага керү – бушлай.
--- |
Иң күп укылган
|