поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2015 Милләт

А.Дубин: "Г.Гобәйнең ул китабын яндырып, көлен посылка белән җибәрделәр. Шул бәддога җитте үзенә дә, кызына да, балабызга да..."

Абдулла ДУБИН – кызыклы шәхес. Гаять тә акыллы журналист, коллекционер, дөресрәге, филокартист (үткәннәребез турында открыткалар җыючы) һәм телевидение тарихына кереп калган тәҗрибәле диктор. Ул 1961 – 1984 елларда Татарстан телевидениесендә эшләде. Безнең өлкәдә татар тапшыруларын чиктәш Лениногорски телеканалы аша төньяк районнарда яшәүче милләттәшләребезгә дә карау мөмкинлеге бар иде.

Нәкъ шул вакытларда самаралылар диктор Абдулла Дубинны үз итеп, яратып өлгерделәр дә инде. 
 
Телевидениедән киткәч, җәй җитеп, Иделдә теплоходлар йөри башлауга (ә ул шул турист маршрутларында һәр сезонда йә методист, йә экскурсовод булып эшли) Самарадан узып барышлый, безнең “Бердәмлек” газетасы редакциясенә дә кереп китмичә түзә алмый.
Элек редакциябез  Елга портына якын, Галактионовская урамында гына урнашкан чакта, аңа ансат иде. Ә хәзер, без Безымянкага, Воронежская урамына күчкәч, монда килү өчен бер сәгать - сәгать ярым вакыт кирәк. Шулай да, Абдулла абый һич тә авырсынмый, ярты сәгатькә генә булса да безнең белән күрешеп, очрашып чыга.
 
Үзе белән бүләккә бер кочак татарча газета-журналлар, үзе нәшер иткән фотоальбомнар, китаплар алып килә ул. Инде 75нче яше белән барса да, әле һаман төз гәүдәле, мөлаем йөзе һәрвакыт нур сибеп тора, җор теле, яшьләрчә чуар киемнәре белән һәр¬кемне үзенә җәлеп итеп тора. 
 
Без “Бердәмлек”тә берничә тапкыр аның белән әңгәмә дә бастырган идек инде. Игътибарлы укучыларыбыз хәтерлидер, мөгаен. Бу килүендә дә бераз сөйләшеп, гәпләшеп алдык.
 
- Абдулла әфәнде, без сезнең белән телевидениедән ничек китүегез, моның сәбәпләре турында элеккеге әңгәмәләребездә сөйләшкән идек инде. Кешенең уңышларыннан көнләшүчеләр һәр җирдә элек тә булган, хәзер дә бар алар. Тик сез югалып калмагансыз, тормышта үз урыныгызны да, эшегезне дә тапкансыз.
 
- Казан телевидениесенә урамнан килеп кергән идем, дисәм дә була. 1961 елда Әстерханнан Казанга театр училищесына укырга дип килгән идем. Шулай, Горький урамыннан үтеп барганда, "Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты" дигән язуны күреп алдым. Моңа кадәр бераз вакыт Әстерхан телевидениесенең рус тапшыруларында диктор булып эшләп алган идем инде. Мәйтәм, биредә шундыйрак эш фәлән юк микән? Чыннан да, русча сөйләүче диктор кирәк чакка туры килдем. Шул ук кичне эфирга да чыгардылар һәм мин танылган Иркә Сакаева белән бергә эшли башладым. Шулай итеп, Татарстан телевидениесенә 25 ел гомеремне бүләк иттем. Аннан соң яраткан шөгылемнән, теләмәсәм дә, китәргә туры килгәч, барыбер беркемгә үпкә сакламадым. “Үпкәләгән кеше гөнаһлы була”, - диләр. Үпкәләргә кирәкми. “Түбәнсетсәләр - сөен, мактасалар - сагай” - бу бик дөрес сүзләр икән бит. Тик диктор булып эшләгән шул елларымны әле дә оныта алмыйм, сагындырып гел искә төшәләр. Мине дә тамашачы онытмый. Бүген дә урамда таныйлар әле. Кеше үз анасының исемен оныткан бу чорда, 80нче елларда башына парик киеп телетапшырулар алып барган пеләш Абдулланы ничек хәтерлиләр диген?!
 
- Тарихи открыткаларны кайчан, ничек җыя башладыгыз?
 
- 1968 елда Казандагы Ленин бакчасында йөргәндә, карасам, бер егет иске Казан күренешләре сурәтләнгән открыткаларны «Жизнь замечательных людей» сериясендәге Толстой китабына алыштырам, дип тора. Бу язучыны үзем дә бик яратам, әмма 15 открытканы алу теләге шулкадәр көчле булып чыкты, китапны алыштырырга дип, өйгә чаптым. Бар да шуннан башланды. «Филателия СССР» журналына белдерү биргәч, үзебезнең һәм чит ил филокартистлары белән хат алыша башладым. 
 
Хәзер коллекциямдә 1896 елгы открыткалар да бар. Кайберләренең бәяләре 5 - 15 мең сум. Мәсәлән, Петербургтагы филокартистлар ярминкәсендә Казан күренешле ике оригиналь открытка 18 мең сум тора иде. Тик мин аларның берсен дә сатарга җыенмыйм. Улым бар, кызым үсеп килә. Берәмләп җыелган, кадерләп сакланган шул йөзьеллык открыткаларны буклетлар, фотоальбомнар итеп бастырам да, кибет киштәләренә урнаштырам. 
 
Казан гына түгел, туган ягым Әстерхан күренешләре төшерелгән фотоальбомнар да чыгардым. 2012 елда “Иске Идел” (Старая Волга) дигәне нәшер ителгән булса, 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа “Ике Казан” (“Две Казани”) фотоальбомын чыгару өчен бер миллион сум акча бирде. Казанның һәм аның тирә-ягының XIX гасыр азагыннан XX гасыр башына кадәр күренешләре тупланган альбом өч телдә - рус, инглиз һәм татар телләрендә нәшер ителде. Бүләк өчен эшләнгән бу фотоальбомнарны 300 - 1200 сум бәягә сатып алалар.
 
Ә Казанга һәм Әстерханга багышланган 30 - 50 сюжетны эченә алган төсле һәм аклы-каралы открыткалар урнаштырылган буклетларның һәркайсы нибары 50 – 70 сум гына тора.
 
- Абдулла әфәнде, 68 яшегездә әти булырга ничек җөрьәт иттегез?
 
- Кешесеннән тора ул. Хәзер 40 яшьтә дә сафтан чыгучылар бар. Бер кулына - шешә, икенчесенә тәмәке тоткан ир һәм хатыннарны нәрсә көтсен инде? Подъезд төбендә тәмәке тартучыларга шелтә белдерсәм, кырын карыйлар.
 
Язмышым гадәти түгел. Хәзерге тормыш иптәшем белән яшь арабыз - 34 ел. Кызым туу - Аллаһның рәхмәте. Алтынчы яше китте инде, балалар бакчасына йөри. Аңа Мәрьяммиям дигән исем куштым. Исемнәргә зур әһәмият бирәм. Кызымныкында М хәрефе - дүртәү. Бу аның эшчән, тырыш, эш сөючән булуына ишарә итә. Я хәрефе иҗади булуын аңлата. Әгәр кызым әтисе куйган исемне саклап, ирештерү-кимсетүләрне күтәрә алса, исеменең җисеме акланачак. 
 
Икенче хатынымнан туган улыма 44 яшь тула быел. Айдар улымның әнисе - Долорес Булатова. Булатов фамилияле Татар драма театры артисты бар иде. Шуның абыйсының кызы иде ул.  Долорес белән хәзер дә аралашабыз. Улым Айдар Питерда укыды, институтны кызыл дипломга тәмамлады. Казанда яши. Аллага шөкер!
 
Ә беренче хатыным Эльза Гобәйдуллина иде. Ул «Татарстан» радиосында редактор булып эшләде. Искиткеч талантлы кеше иде, рухы шат булсын! Язмышы гына фаҗигале булды. Таралганны җыяр чак... Танылган балалар язучысы Гариф Гобәйнең кызы иде ул...
 
- Аның “Маякчы кызы” дип аталган китабын күпләр, бигрәк тә балалар, яратып укыганын беләбез. Ә менә “Коръән серләре” дигәне бик шау-шулы булды кебек. 
 
- Заманы шул иде. Гариф Гобәй шушы китап өчен орденнар белән бүләкләнде. Әмма... Мин сез белмәгәнне беләм. Аның әлеге китабын яндырып, көлен посылкага салып өенә җибәрәләр иде. Көл өстенә бәддога язылган була иде. Ничек ышанмыйсың инде?! Шул бәддога җитте үзенә дә, кызына да, балабызга да... Үзе бик газапланып начар авырудан үлгән, диләр... Ул чакта без Эльза белән аерылышкан идек инде.
 
- Кызыгыз?
 
- Эльза да, кызыбыз Илсөяр дә юк инде... Фаҗигале киттеләр... Быел кызыма 34 яшь тулган булыр иде. Язмыштан узмыш юк, җаным...

- Кешеләр белән күп аралашасыз, Абдулла абый. Энергияне күп аладыр? Яңа энергия тупларга, чистарынырга нәрсә булыша?
 
- Коллекциям, открыткаларым, альбомнарым...
 
- Ә мин нәни кызчыгым һәм яшь хатыным диярсез, дип уйлаган идем...
 
- Әлбәттә, шул кызымны мәктәп яшенә җиткереп калдырасы иде инде.
 
- Абдулла әфәнде, сез моннан берничә ел элек безнең “Бердәмлек” газетасына биргән әңгәмәгездә әтиегез Ибраһим аганың бик тә диндар кеше булуы турында сөйләгән идегез. Самарада озак еллар яшәгән, сугыштан соңгы елларда мәчет карты булган әтиегез белән бертуган Исхак ага Дубинны да күпләр бездә яхшы беләләр иде. Хәзер биредә туганнарыгыз бармы?
 
- Юк дәрәҗәдә. Исхак абзыйның вафатыннан соң бөтен бәйләнешләребез өзелде. Аның улы да, зур урыннарда эшләсә дә, начар юлга эләгеп, гомерен бик күңелсез тәмамлады. Һәр кеше үз юлын сайлый шул.
 
Хәзер сайлау мөмкинлеге бар. Мәчетләр дә, чиркәүләр дә, синагогалар да ачыла. Шулай ук, бордельләр дә, төнге клублар да. Пәйгамбәребез үләр алдыннан телсез калгач, ике бармагын күрсәткән, диләр. Ике юл - үзең сайла. Тән рәхәте һәм җан рәхәте.
 
Мин соңгысын сайладым. Әтием бик тә барырга теләгән, ләкин олы яшьтә булганга күрә бара алмый калган хаҗ сәяхәтенә миңа барырга насыйп булды. 1990 елда Татарстаннан тупланган беренче хаҗилар төркеме белән изге җирләрдә булып кайттым мин. Шушы бәхеткә ирештерүе өчен Ходаема мең рәхмәтләремне укыйм.
 
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Абдулла ага! Киләсе елларда да исән-сау булып, шулай очрашып сөйләшергә язсын. 
 
Әңгәмәдәш - Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
 
РЕДАКЦИЯДӘН. Әгәр Абдулла ага Дубинның открыткалары, фотоальбомнары белән кызыксынсагыз, аның белән элемтәгә түбәндәге телефоннар аша (8 - 843) -  236 - 83 - 66 (теле-факс; автоответчигы да бар), 8 - 937 - 003 - 70 - 04 (мобиль телефоны) керә аласыз. Электрон адресы: abdulla.dubin@yandex.ru

---
Бердәмлек
№ --- | 20.11.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»