поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2015 Ир белән хатын

Кәләш буласың килсә, түлә!

Дустыма туган көненә үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Утызга җитеп тә кияүгә чыкмаган Гөлсуга хезмәттәшләре кәләш булырга өйрәтүче “дәрес”ләргә биш мең ярым сумлык билет сатып алганнар. Бактың исә, Казанда ил күләмендә танылган белгеч-психолог тренинг үткәргән икән. Мастер-классның исеме “Кияүгә чыгасым килә!” дип атала.

Башка берәү булса, бәлки, мондый бүләккә үпкәләр дә иде. Тик Гөлсу гына түгел. Тормыш иптәше булырлык егет эзләп табу өчен мең дә бер төрле ысулны сынап карады инде ул. Урамда таныш түгел кешегә беренче булып сүз кушарга да сәерсенми, Интернеттагы танышу сайтларында да еш аралаша, бер танышу үзәгендә шәхси анкетасы да бар. Насыйп яры гына юк. Хәер, дустыбыз өчен әлеге эш гаиләле булу теләгеннән бигрәк, кызык эзләүгә әверелеп китте бугай.
 
Тренинг өч көн дәвам иткән. Җомга һәм шимбә көннәрендә мастер-класслар үткәрсәләр, як­шәмбе көнне чәй табыны янында фикер алышканнар. Танылган психолог белән аралашу 5 мең 450 сум тора. Чарада иллегә якын кеше катнашкан. “Күбесе 30-35 яшь тирәсендәге кызлар, – дип сөйләде дустыбыз. – Арада бер тапкыр кияүдә булганнар, балалы хатыннар да җитәрлек. Мондый чарага икенче, өченче тапкыр киләләр икән. Биредә насыйп яр эзләп табу гына түгел, ә бай кияүле булу “сер”ләренә дә өйрәтәләр. Соңгысы белән кызыксынучылар күбрәк тә әле. Ир-атларга нинди хатын-кызлар ошый? Күбрәк әнә шул хакта сөйләделәр. Билгеле нәрсәләр дә бар. Чарага тренинг ярдәмендә гаиләле булган парларны да чакырганнар. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төрле фикер яңгырады. Буйдаклар һәм кияүгә чыкмаганнарга бәйле саннар да китерделәр. Уйланырлык нәрсә бар”.
 
Тренингтан кайткач, Гөлсу хез­мәттәшләрен, акчаны җилгә очыргансыз, дип сүгеп ташлар дигән идем, ялгышканмын, ахры. Психолог “дәрес”ләрен ошатып кайткан ул. Хәер, Гөлсу кебекләр күп икән. Интернетта мондый тренинглар турында мәгълүмат шактый. Психологлар ялгызак­ларга шәхси “осталык дә­рес”ләре дә үткәрә. Әлеге хезмәт өчен уртача җиде мең сум акча сорыйлар. Арада өч атна эчендә үк булачак тормыш иптәшеңне табып бирергә вәгъдә итүчеләр дә бар. Соңгылары белгеч булудан бигрәк, тылсымчыга охшаган, әлбәттә.
 
Авылларда янә димчеләрне кире кайтару турында сөйләшә башлаган арада, үзләрен пси­хо­лог­лар дип танытучылар да кул кушырып утырмый. Тик акчага корылган эшнең файдасы бармы?
 
Әйе.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
 
– Ил күләмендә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәлә­ренә генә игътибар итегез. Рес­пон­дентларның өчтән бере дуслары, танышлары арасында 30 яшьтән дә өлкәнрәк булган ир-атлар булуын әйткән. Кияүгә чыкмаган хатын-кызлар турында сөйлә­гәндә, әлеге күрсәткеч 39 процент тәшкил итә. Проб­лема чыннан да бар. Ни өчен гаилә төзергә ашыкмыйсыз, ди­гән сорауга күпчелек, үз өстемә җа­ваплылык аласым килми, дип җавап бирә бит. Мәхәббәт, хис­ләр турында сөйләүчеләр сирәк. Бигрәк тә яше утыздан узганнар арасында. Психолог, белгеч буларак, проблеманы яхшы белә. Шуңа күрә ялгызак­ларга ярдәм итә ала. Димчеләр дә нигездә шул ук психологлар бит инде.
 
Юк.
Рәмзия ХУҖИНА, ЗАГС хезмәткәре:
 
– Мин ялгызаклар проблемасын кешенең үзенә генә бәйләп калдыруга каршы. Бу – җәмгыять проблемасы. Бүген кызларга машиналы, фатирлы егетләр кирәк. Көчле затлар исә еш кына шул таләпләргә җавап бирергә тырышып, яхшы эш эзли. Кияүгә чыгарга, өйләнергә ашыкмыйлар. Бө­тен нәрсә акчага корылган заманда яшибез икән, психо­логларның киңәш-табыш биреп утыруыннан ни файда?

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»