|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2009 Җәмгыять
![]() СЫЕРЫГЫЗ ЧИРЛЕМЕ?Тарихтан барыбыз да беләбез: Россия гомер-гомергә авыл хуҗалыгы белән көн итүче ил булган. XX гасыр башында да әле россиялеләр бөтен Европа халкын икмәк, ит һәм сыер мае белән тәэмин итеп торган. Социализм чорында да ил авыл хуҗалыгы буенча куәтлеләрдән санала иде. 1989 елда, мәсәлән, СССРда 108,5 миллион тонна сөт җитештерелгән. Бу АКШтагыдан 42,4 миллион тоннага күбрәк дигән сүз. Базар мөнәсәбәтләренә күчкән 2005 елда исә сөт җитештерү 39,7 процентка кимегән. Соңгы берничә елда исә хәл тагын да катлауланды. Сәбәбе – авыл хуҗалыгы, шул исәптән терлекчелек тә тез чүктерелде. Нәтиҗәсе дә күз алдында: кибетләрдә читтән китерелгән сөт продуктлары. Ә аларга ни генә өстәлмәгән дә ни генә кушылмаган? Чит илдән без аларны долларлар түләп тонналап-тонналап сатып алабыз. "Буш ботлары"н ашап кына да күпме кеше "симерде" һәм теге дөньяга китте икән? Шуларга өстәп чүп үләннәренә каршы – пестицид, колорадо коңгызына каршы "дару" сиптереп үзебезне үзебез агулыйбыз. Әле берничә еллар элек кенә, бигрәк тә авыл кешеләре, үз ишегалдыбыздагы терлекнең экологик яктан чиста сөтен-маен-итен, үз тавыкларыбызның йомыркасын ашыйбыз, дип әйтә ала иде. Хәзер, белгечләр раславынча, фермаларда гына түгел, хәтта хуҗалыкларда да сәламәт сыерлар бик аз. Алар йә туберкулезлы, йә лейкозлы икән бит. Ә бу чирләрне илгә ерак һәм якын илләрдән күпләп кайтарылган мөгезле эре терлек алып килде.
Әле шушы көннәрдә генә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында йөреп кайтырга туры килде. Һәр авыл кырыенда диярлек тезелеп киткән буш ферма карачкылары (!) җанны бер өшетсә, "Россельхознадзор" белгеченең, ә сез беләсезме, фермаларда гына түгел, хуҗалыклардагы сыерларның да кимендә 60 проценты лейкоз вирусы йөртә, шуларның 20 проценты лейкозлы бит, диюе бөтенләй өнсез итте. Кызыксына калып, төрле юллар аша сигез районның лейкоз вирусы буенча мәгълүматларын кулга төшердем. Таблицадан күренгәнчә, чынлап та, Әлмәт, Мөслим, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән районнарындагы хәлләр чәчләр үрә торырлык. Өстәвенә андый терлекләр ел саен арта тора икән. Хәер, авыру сыердан туган бозау нинди булсын инде тагын? Лейкоз белән үк авырмаса да, бозаулар ашкайнату, сулыш юллары чирләреннән, башкаларыннан интегә.
Лейкоз ул – кан чире. Аның белән бер чирләгән хайван, күпме генә дәваласаң да, гомергә авыру була. Алардан туган бозауларның да күбесе шушы ук вирусны йөртә. Республикада мөгезле эре терлекләрнең елдан-ел күпләп кимүенең сәбәпләре аңлашыла болай булгач.
Лейкозлы һәм аның вирусын йөртүче сыерның сөте генә түгел, ите дә зарарлы. Аны бары ит комбинаты шартларында эшкәртеп кенә зарарсызландырып була. Анда да әле терлекнең бавыр, үпкә, тел кебек әгъзаларын юк итәргә кирәк. Чирле сыерның сөтен дә 30 минутлап кайнатмыйча кулланырга ярамый. Шуңа да санитария-ветеринария белгечләре сөт һәм сөт ашамлыкларының бары сөт-май комбинатларында эшкәртелгәнен генә ашарга куша. Аларның, урамда әби-апалар шешәгә тутырып саткан сөтне алмагыз, гомумән, машинадан сатылган сөтне бик озак кайнатканнан соң гына эчәргә ярый, дип һәрдаим әйтә килүе бик тә урынлы. Бу һич тә алардан сөт-каймак, эремчек алмагыз дигән сүз түгел, алыр алдыннан ветеринария белгече биргән белешмәләрен тикшерегез дигән үтенеч. Соңгы ике-өч елда ветеринария белгечләренең, хуҗалыкларында сыер асраучылар малының канын тикшертүдән, вакцина ясатудан качарга тырыша, диюенең дә төбендә менә шушы "сер" ята икән. Чөнки белгечләр чир яки вирус табылган хайван хуҗасына махсус белешмә бирә һәм аннан котылырга куша. Икенче елны да шушы ук хайваны белән "тотылса", "Ветеринария турында"гы Федераль закон нигезендә чара күрелә.
Бу уңайдан без ветеринария белгечләренең дә фикерен белергә теләп ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария баш идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ринат Мөгыйнов белән элемтәгә кердек. Ул республика хуҗалыкларында асралучы сыерларның лейкоз һәм лейкоз вирусы белән чирләвен кире какмады. Тик, аның фикеренчә, бу җәһәттән хәлләр ул кадәр үк куркыныч түгел икән. "Республикадагы мөгезле эре терлекләрнең 2-3 проценты гына лейкозлы, – диде ул. – Без инде алардан котылып киләбез. Хуҗалыкларда алар аерым асрала. Савым сыерлар савылмый, савылса да, сөтләре сөт-май комбинатларына озатылмый, кайнатылып, бозауларга эчертелә. Вируслы терлекләр исә, симертелеп, ит комбинатына озатыла. Яңа туган бозауларның 90 проценты сәламәт, ягъни вируссыз туа". Ринат Хамрат улы ни сәбәпледер лейкоз вируслы терлекләре булган районнар һәм хуҗалыкларның исемнәрен атарга теләмәде. Ә менә Кукмара, Әтнә, Балтач районы хуҗалыкларында андый чирле сыерлар юклыгын һәм республикадагы авыру сыерларның әлеге районнарда үстерелгән нәселле терлекләр белән алыштырыла баруына басым ясады. Шулай гына була күрсен. Әмма "Россельхознадзор" һәм ветеринария баш идарәсе белгечләренең җаваплары каршылыклы булу, чирне яшермибезме, дип шикләнүгә урын калдыра.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|