|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2015 Мәдәният
Алсу Хәсәнова премиясе – хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия булачакХезмәттәшебез Алсу Хәсәнованы “Ватаным Татарстан” редакциясендә искә алмаган бер генә көн дә юк. Менә ишек ачылып китәр дә, балкып килеп керер төсле. Без аның активлыгына, тизлегенә, нинди эшкә алынса да, ахырына кадәр җиткерүенә соклана идек. Алсу арабыздан табигатьнең иң матур вакытында китеп барды. Аның авыр чир белән көрәшүе, күңелен төшермәве генә дә ни тора! Хәле әйбәт вакытларда командировкаларга чыгып китте, проблемалы материаллар язды. Кеше хәлен үзе аркылы үткәрә иде ул. Авылдашлары – игезәк балаларны Финляндиягә җибәреп дәвалауны да янып-җилкенеп оештырып йөрде. Аның белән бергә юлга чыгучылар исә моңлы җырларын, шаянлыгын, мәзәкләрен сагынып, яратып искә ала.
Күптән түгел әнисе Минзифа апа Алсу исемендәге премия булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге фикерне журналист халкы – “Ватаным Татарстан”, “Мәгариф”, “Идел” редакцияләре, “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева күтәреп алды. Бу төркем Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белән очрашып, аңа премия булдыру тәкъдимен җиткерделәр. “Алсу исемендәге премияне булдыру – хәзерге көндә бик әһәмиятле проект булачак. Без бу идеяне хуплыйбыз”, – диде Римма ханым.
Шулай итеп, ел саен татар телендә иҗат итүче ике яшь журналист әлеге премия белән бүләкләнәчәк. Премиянең оештыручылары – Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан” газетасы, “Идел” журналы булачак. Сүз уңаеннан, Алсу Хәсәнова премиясе – хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия булачак.
--- |
Иң күп укылган
|