|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2015 Криминал
Ивановодан килгән егет Татарстанда укучы ике кызга һөҗүм иткән
Татарстанда торак йортларның берсендә билгесез ир тугызынчы сыйныфта укучы кызга ташлана. Лифтта икесе генә калгач, ул аннан кесә телефонын таләп итә башлый. Әмма кыз лифт төймәсенә басарга өлгерә һәм чыгып кача. Бу хәл 12 ноябрь көнне Әлмәт шәһәрендә була.
Талаучы моның белән генә тынычланмый. Ул теге кыз белән бер үк мәктәптә укый торган 11 яшьлек кыз балага һөҗүм итә. Йорт подъездында ул кызның кесә телефонын тартып ала. Шулай итеп, җинаятьче 4 мең сумлык гаджетка ия була.
Кызларның ата-аналары полициягә хәбәр итәләр. Тәүлек тә үтми, кеше талаучы тоткарлана. Ул Иваново өлкәсеннән килгән 23 яшьлек егет булып чыга. Аның элек тә урлашу һәм талау өчен хөкем ителгәне булган.
--- |
Иң күп укылган
|