|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2015 Криминал
Татарстанда укучы балаларның иптәшләрен кыйнау очрагы буенча тикшерү үткәреләТатарстанда Казанның 81нче мәктәбе артындагы территориядә ике үсмер кыз арасында чыккан низаг очрагы буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән чаралар уздырыла. Тикшерү кысаларында мәктәпнең укучы кызлар арасында низаг үсешенә юл куйган җаваплы хезмәткәрләре гамәлләренә юридик бәя биреләчәк. "Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул итү ниятләнә”, – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә.
Беренчел фаразлар буенча, 17 ноябрь көнне иртән икътисад дәресендә 81нче мәктәпнең өлкән сыйныфларында белем алучы 1999 һәм 2000 елгы 2 укучы кыз арасында ызгыш чыга, аннары кызлар аралашуны дәрестән соң дәвам итәргә сүз куеша. Алар мәктәп артындагы территориядә очраша, биредә кызлар арасында сугыш чыга, аларны сыйныфташлары аера. Шуннан соң кызлар дуслаша. Шаһитләр исә ике укучы кыз арасындагы низагны видеокамерага төшереп, язманы интернетта тараткан була.
--- |
Иң күп укылган
|