поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
19.11.2015 Криминал

Татарстанда мәктәп укучысын урлый язган билгесез ир-атны эзлиләр (БИЛГЕЛӘРЕ)

Казанның җәяүлеләргә бирелгән Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына таныш булмаган ир-ат килеп, кулыннан тотып, ата-анасының аның артыннан килергә соравы турында әйтә. Кыз каршылык күрсәтеп, кычкырырга тотына, әмма ир-ат аны юл кырына өстерәп китерә.

Бу вакытта баланың тавышын узып баручы икенче бер ир-ат ишетә һәм шул тарафка балага ярдәмгә ашыга. Шул вакыт җинаять кылырга теләүче кызны җибәрә һәм автомобильгә утырып кача.
 
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Казан шәһәре Вахитов районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче часте, 126 нчы маддәнең 2 нче частенда (балигъ булмаган кызны урлап качарга теләү) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Җинаять кылырга теләгән ир-атны тоткарлауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Ир-ат билгеләре: карап торышка 35 яшь, күзләре зәңгәрсу, уң як битендә күз кырында кечкенә миңе, сул яктан борыннан биткә таба нечкә яра эзе бар. Борыны бераз кәкре, кашлары коңгырт.
 
Кара-зәңгәр сызыклы башлыкта булган, битенә кара төстәге шарф ураган, кара куртка кигән, курткасында өске кесәләре каплавычлы, аста – кисеп ясалган кесәләр. Җилкәсе кырыенда – зәңгәр сызыклар. Куе зәңгәр төстәге джинс чалбар кигән. Аяк киеме ялтырап торган, лак белән капланган булырга мөмкин. Беләзегендә эчке яктан “Z” хәрефе рәвешендә татуировка бар.
 
Җинаятьче утырып качкан автомобиль куе кызыл төстә, номерның беренче саны “4”, “А” хәрефе бар.
 
Бу адәм турында нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның кичекмәстән 258-48-10, 02 телефоны буенча шалтыруты сорала. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы