поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.11.2015 Язмыш

"Куакбашлар белән генә кушылмагыз"

Минем бер бабай (әтинең әтисе) бик актив, бернәрсәдән дә курыкмый торган, эш дип яши торган кеше булган. 30 нчы елларда авыл советы рәисе, колхоз рәисе. Әби Сылу исемле. Искиткеч чибәр, бабайдан 6 яшькә яшьрәк, олыгайгач та, кызлар кебек төз гәүдәле хатын иде. Бабайның характерын күрсәтүче бер генә нәрсәне язып үтәм: ул галифе чалбар, фреч кебек нәрсә киеп йөри.

Бер җыелышта Ярыяәхмәт абзый (аны яхшы хәтерлим әле мин) – бик метек кеше, тора да әйтә: «Менә, ди, Шиап Фатыйхы (бабайның исеме) галифе киеп йөри, минем, гади колхозчы булгач, кияргә гади ыштаным да юк. Кайда монда дөреслек?»

Әби сөйли иде:
– Бабаң җыелыштан Ярыйны өйгә ияртеп кайтты да галифе чалбарын салып тоттырды. Тегесе алып китте чалбарны. Иртән районнан ниндидер нәчәлстве килгән. Срочно идарәгә барырга кирәк – бабаңның кияргә чалбары юк...

Менә шундыйрак холык. Ярар, монысы аерым мәсьәлә, сүзем башка нәрсә турында.
Безнең районда Куакбаш дигән бер авыл бар. Заманында сәнәк сугышын башлаучылар, анда иң актив катнашучылар, ат урлап сатучылар – кара баганалы авыл. «Коммун базы» дигән җир анда бүген дә бар. Үтерелгән коммунистларны шунда җыеп күмгәннәр. Шул авылда 80нең өстендә чагында да нефтьчеләрдә каравылчы булып эшләгән Вәли абзый бар иде. Сәнәк сугышында иң актив катнашучыларның берсе булган ул. Күз карашы белән аягыңнан ега торган карт иде. 

Райкомда җыелыш. Бөтен актив җыелган. Беренче секретарь сорый: «Коммунистлар, кайсыгыз бара Куакбашка рәис булып?» Беркем дәшми. Тагын сорый. Дәшмиләр, чөнки куркыныч. Бабай: «Үзем барам»,– дип торып баса. Китә Фатыйх бабай Куакбашка рәис булып. Шунда яши, атнага бер генә кайта. Әби авылда. Балалар, каенана... Кыш. Өйдә утын бетә. Әрәмәдән чыбык ташып интеккәч, бер кайтканда, әби бабайдан утын китертүен сорый. Уйларбыз, ди бабай.

– Берничә көннән җигелгән дүрт-биш атка яхшы утын төяп килеп төштеләр, – дип сөйли әби. – Киләселәрен ишеткән идем инде, булганыннан ашарга әзерләп, иң матур киемнәрне киеп каршы алдым боларны. Олаучылар арасында бер олырак абзый да бар. Бушаттылар болар утынны, ашарга керделәр. Теге олырак абзый борыла да миңа карый, борыла да миңа карый. Бермәлне сорый бу: «Сеңлем, үзең бигрәк чибәр, син соң Фатыйхның кеме буласың?» – ди.

Соң, абзый,  минәйтәм, хатыны ич инде мин аның. Абзый аптырап калды. Бераздан: «Ярар, әйтсәм әйтим инде, Фатыйх бит Куакбашта: «Минем хатын карт инде, үзе бөкрерәк, сукыр, торыпша капланып мич каршында гына утыра. Инде бер дә йоклаганыбыз да юк дип сөйли, бөтен авыл хатыны кызгана инде үзен – шундый дастуен ир шундый хәлдә дип», – ди бу. Бабаң мут нәрсә, мине шундый дип күрсәтеп, үз эшләрен җайлап йөргән. Әз генә ишеткән идем дә инде. Ну нишләтәсең, гомере буе хатыннар яратты шул бабаң. Таза, чибәр иде – тыеп торырлык түгел иде... Ярар, шулай үтте бу. Бабаң исән-сау ике еллап эшләп кайтты Куакбашында. Аннан сугыш чыкты. Өч-дүрт тапкыр военкоматка барып йөрде дә, бронен ташлап, сугышка китте. Ярты елдан публигы (бездә сугыштан килгән үлем хәбәрен нигәдер шулай атыйлар иде) килде. Кайтмасмы дип көттем дә бит – кайтмады.

Сиксәненче елларда Сылу әби, үлем түшәгенә егылыр вакыты җиткәч, без оныкларын җыйды да тыныч кына сөйләде боларны. Аннан: «Балалар, үсеп беттегез, гаиләләр корырсыз, Куакбашлар белән генә кушылмагыз. Бабагызның анда берничә баласы бар, кан катышырга мөмкин»,– диде. Безнең исебез китте. Әлбәттә, әби сүзен тыңлап беребез дә Куакбашлар белән кушылмады. Кызлары бик чибәр булса да.

Туксанынчы елларда, район газетасында эшләгәндә, мин берничә тапкыр шунда, авылның иң өлкән кешеләреннән берсе Нух бабай янына бардым. Туксанның өстендә, умарта тотып, сарык асрап ятучы искиткеч карт иде ул. Ул миңа шактый иске китаплар бирде, сәнәк сугышы, 21 нче елгы ачлык турында шактый истәлекләр алдым мин Нух бабайдан. Бабай һәм аның балалары турында сораштым. Нух бабай, кулларын артка куеп, өй буенча йөрде, бабайны мактап, шактый сүз сөйләде, тик мине кызыксындырган мәсьәлә буенча берни әйтмәде. «Нигә кирәк алар сиңа, икесе дә шактый зур нәсел хәзер»,– диде ул.

Алар да минем туганнарым, аралашасым килә дип әйтү дә, башка сүзләр дә Нух картка тәэсир итмәде. Әйтмәде. Аннан тагын күпмедер шыпырт кына эзләнеп карадым – юк, бу авыл серне яшерә белә – әйтмәделәр. Белгәннәрен дә беләм – ну партизаннар кебек – юк и все. Ярар, кул селтәдем. Үземнең балалар үсеп бетте, мин Казанда, олы малай әнисе белән Лениногорскида. Бервакыт малай шалтыратты: «Әти, мин өйләндем пачти, никах белән генә бер кыз белән торырга уйлыйбыз. Инде яшәп ятабыз», – ди. «Ярар, улым,минәйтәм, изге эш, яратышкач, яшәгез генә. Килен кайсы якларныкы соң?»  «Куакбаш авылыннан,  әти», – ди малай. Утырган урындыгымнан тәгәрәп төшә яздым. «Соң, ярар инде, язмыштыр»,– дидем  мин, бераз тын алгач.
Менә шундый истәлекләр. Әйткәнемчә, мәрхүмнәргә дога булып барсын инде бу язма...

Илфак Шиһапов


---
Шәһри Казан
№ --- | 18.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»