|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2015 Җәмгыять
"Татарстан яшьләре"нең элеккеге редакторы вафатҮткән атнада газетабызның элекке редакторы, 85 нче яше белән барган Салих абый Гарипов бакыйлыкка күчте. Ул «Татарстан яшьләре»ндә 1965 нче елдан 73 нче елга кадәр редактор булып эшләгән иде. КПСС өлкә комитетына күчкәч тә, лаеклы ялга чыккач та Салих абый редакция белән элемтәсен өзмәде, килгәләп йөрде, телефоннан чылтыратып та хәлләребезне белә иде. Ә аның Карьер бистәсе янындагы бакчасында үзе үстергән хан лаләләрен күтәреп, редакциягә балкып килеп керүен беркайчан да онытасыбыз юк.
Салих абый туган ягында – Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы зиратында җирләнде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Аның якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.
«Т.Я.» коллективы.
Pәсемдә: Салих абыйның 2005 нче елның июлендә, редакциягә хан лаләләре күтәреп килгәч төшереп алынган фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|