поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2015 Җәмгыять

Хәлләрен белергә дип өйләренә барсам, салкыннан куырышкан гөнаһсыз сабыйлары елаша

"Очрашу билгеләгән ке¬шенең өенә барганчы, иң элек аның күрше¬сенең хәлен бел", дигән гыйбарә бар. Шуңа таянып мин дә Равилә Минәхсән кызы Жукованың тормышы белән танышу алдыннан Камышлы районының Яңа Усман авылы җирлегенә юл тоттым. Биредә мине җитәкче урынбасары Раилә Рәшит кызы Маннапова каршы алды. Нәкъ менә аңардан Равилә ханым турында белешеп, тормышы турында сораштым да инде.

- Равилә бик тә уңган кеше ул. Тик, бичара, көне-төне эшләп тә, өен һаман төзеп бетерә алмый әле. Чөнки хезмәт хакы түбән, өстәвенә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм дә килеп җитми, - дип сөйләде Раилә ханым. - Үткән елны газга түләргә акчасы җитмәгән һәм газ оешмасыннан килеп, торбаларын кисеп киткәннәр...  Хәлләрен белергә дип өйләренә барсам,  салкыннан куырышкан гөнаһсыз сабыйлары елаша, ә Равилә шуларга карап үзе елый. Аллаһының ризалыгы өчен дип, үземә ярдәм кулы сузарга туры килде. Авылда андый аз керемле, эшчән, уңган гаиләләр байтак. Эчеп, тәртипсезләнеп тә йөрмиләр, ә шулай да тормышлары алга бармый. Ә хөкүмәт ташламалары аз керемле кешеләр өчен эшләнмәгән. 
 
Шулай  сөйләшеп утырганда бүлмәгә өлкән хисапчы булып эшләүче Лилия Солтангалиева килеп керде. Безнең ни турыда сөйләшүебезне ишеткәч, ул да сүзгә кушылды.
- Мин үзем “Яшь гаилә программасы” нигезендә 2014 елда яңа өй төзү өчен 1 миллион 400 мең сум акча алдым. Ә хәзергесе вакытта дүрт кешедән торган гаиләләр - 1миллион 700 мең сум, ә күп балалы гаиләләр 2 миллион сум акча ала алалар. Тик моның өчен өеңнең нигезе инде корылган булырга тиеш.  
 
Рәсми кәгазьләрнең барсын да  тутыру өчен әле тагын егерме мең сумнан артык өстәмә акча кирәк, чөнки коммерция оешмасы белән эш итәргә туры киләчәк. 
Кайберәүләр шушы чыгымнардан куркып, бу эштән бөтенләй ваз кичәләр. 
- Үз өебезгә кеше алып керергә оялып гомер үтә инде, - дигән сүзләр белән каршы алды мине Равилә Минәхсән кызы Жукова.
Дөресен әйткәндә, без аның белән улы Равил яшәгән  йортта очраштык. Бераз алга китеп әйтәм, Равил өйләнгән, тормыш иптәше Руфинә белән бергәләп уллары Ренальне, Радильне, Ранилне үстерәләр. Хуҗа кеше эштә иде, шуңа аның үзен күрә алмадым. Ә Равилә үзенең тормышы турында сөйләде дә сөйләде. 
 
- Гаиләбездә балалар күп, ә тормыш авыр булу сәбәпле, әти-әнием мине (әткәй авыру иде) уналты яшемнән Бакай авылына Дамир исемле егеткә кияүгә бирделәр. Ләкин сигез ел бергә яшәгәч, аерылышырга туры килде. Аңардан улым Равилне алып кайттым. Улыбызга әтисе алимент түләмәде, шуңа тормыш нужасын берүземә тартырга туры килде. Өч ел ташкүмер ташып, кочегеркада мич ягучы булып, аннан соң да пычрак, авыр эшләрдә көч түктем. Мәктәпне тәмамлагач, улым табиб һө¬нәрен үзләштерергә теләгән иде. Тик, акча булмау сәбәпле, укыта алмадым, улым хәзер токарь булып эшли.
 
Тагын бер кат кияүгә чыгып караган идем. Урыс кешесе Владимир белән дә озак яши алмадык, аерылыштык. Аңардан авырлы булып кайттым һәм кызым Эльвина туды. Аңа да унике яшь инде. Соңрак  Марат исемле кеше белән гаилә кордык. Хәзер аның белән уртак улыбыз Булатны үстерәбез. Маратның беренче хатыны дөнья куйгач, ун яшьлек кызы Радмиланы да үз куеныбызга сыендырдык. Ул инде хәзер Бөгелмәдә үз гаиләсе белән яши. Ә Аннаны дүрт яшендә ятим¬нәр йортыннан тәрбиягә алган идем. Ул да кияүдән уңмады, кызы Оксананы күтәреп  кайтты. Аңа мулла бабайдан Әминә дип исем куштырдык.
 
Маратым белән бер-бере¬безне аңлап  яшәвебезгә  унике ел була инде. Гаиләбез белән җирле нефть оешмасында хезмәт итәбез. Әле 1998 елда ук Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаковка торак мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән идем. Очрашу вакытында ул Президентыбыз Владимир Путинга хат яздырды һәм шуны үзе белән алып та китте. Тәрбиягә алган кызым Анна кечкенә иде әле. Озак та үтмәде миңа җавап хаты килде. Анда: “Бераз көтегез, берничә елдан ярдәм күрсәтелер”, - дип язылган иде. Тик мин көтеп тора алмадым, иске өй сатып алып, шуны ремонтлап кердем. Равил дә үсеп җитеп өйләнде, сабыйлары туды (ул вакытта Марат белән кушылган идек инде). Яшьләр аерым яшәсеннәр дип,  өебезне аларга калдырдык. Бераздан улыбыз белән киленебез ана капиталына агач бура сатып алып, шул иске өйне киңәйтеп төзеделәр. Без дә улыбыз Булат тугач, ана капиталына иске генә өй сатып алып, аңа тагын бер зур бүлмә өстәдек.  Тик әле һаман акча җитешмәгәнлектән ремонт эшләрен тәмамлап чыга алганыбыз юк.
 
Әйтеп үткәнемчә, хәзер кызыбыз Эльвина, улыбыз Булат, тәрбиягә алган кызыбыз Анна һәм оныгыбыз Әминә - барыбыз бергә шул ремонтланмаган кечкенә өйдә яшәп ятабыз. Бөтен акчабыз шушы балаларны ашатуга, киендерүгә китеп тора. Әминәнең әтисе алимент кына да түләми бит. Анна да эшкә әле яңа гына урнашты
Шушы авыр хәлдән чыгу юлларын эзләп, төрле урыннарга, хәтта Самара өлкәсе хөкүмәтенә кадәр барып, мө¬рәҗәгать итеп карадык, ләкин безнең файдага яраштырылган канунны эзләп таба алмадык. 
Бик аптырагач, яңа программа нигезендә субсидия алып терлек асрый башладык.  Кызганычка каршы, маллар авыру булып чыкты һәм суеп сатарга туры килде. Кирәкле урынга бу турыда хәбәр иткәч тә, файдасы тимәде. Бераздан, терлекләребез инде булмаса да, салым түләргә документ китерделәр, хәзер менә шуларны түлибез инде. 
 
Әйтерсең лә, тормыш җиле безгә бары тик каршы исә! Ничә елдан бирле сыер сатып алырга ниятләсәк тә, бу хыялыбызны тормышка ашыра алмыйбыз. Балаларыбыз әле һаман сөттән, майдан мәхрүм булып яшиләр.
Равилә белән сөйләшкәч, өйләрен күрергә бардым. Дөрестән дә, биредә хәлләр бик шәп түгел иде. Үзләренең начар тормыш шартларын күрсәтергә оялган хуҗалар башка берни әйтмәсәләр дә, әрнүләре йөзләрендә чагыла иде.
Әйе шул, һәркемнең үз язмышы, үз өлеше дигәндәй. Берәүләргә бәхет капкасы көн дә ачылып тора, ә менә авыр хезмәттә бил бөксәләр дә, Равилә белән Марат тормышында алга китеш күренми.
 
Мин аларны рәсемгә төшереп торганда  кинәт чи¬ләктән койгандай көчле яңгыр яварга тотынды. Әйтерсең лә, Табигать-ана үз балаларының күңел кичерешләрен аңлый иде! Бу яңгыр Равилә белән Маратның борчу-мәшәкатьләрен юып алырга теләгәндәй тоелды миңа. 
 
Ә мин күңелемә кешеләр язмышыннан җыелган тагын бер авыр йөкне төяп, кайтыр юлыма кузгалдым... Кем ярдәм итәр икән инде бичара бу бәндәләргә, йа Ходаем?!

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 14.11.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»