поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.11.2015 Шоу-бизнес

Зәмирә Рәҗәпованың әнисе: “Президент гаиләсендәге юбилейларны да алып бара ул!” (ФОТО)

Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы иң якты йолдызларның берсе. Ул танылган алып баручы да, үзенчәлекле тавышлы җырчы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, шоу-вумен да, улына — аның өчен җан атып торучы әни дә, иренә — хәстәрлекле тормыш иптәше дә, әнисе өчен иң ныклы терәк-таяныч та.

Аллаһы Тәгалә Зәмирәгә чибәрлекне дә, үҗәтлекне дә, тырышлыкны да, сәләтне дә мулдан биргән. Нәрсәгә тотынса, шул кулыннан килә аның.”Талантлы кеше бар яклап та талантлы була” дигән гыйбарә нәкъ менә аңа гына төбәп әйтелгәндер кебек.

Шунысы кызык һәм кызганыч: Татарстанда ул бик популяр булса да, үзе туып-үскән Башкортстанда әле аны бик үк белеп бетермиләр. Шуңа да без бүген бу хатаны “төзәтергә”  Илеш районы Торачы авылында яшәүче әнисе Зинфира Арсланованың үзеннән  кызы Зәмирә турында сөйләтергә булдык.

Нәсел тамырлары

“Мин Илеш районы Торачы авылында дүрт кызлы гаиләдә туып-үстем. Барыбызда да  бәләкәйдән үк җырларга-биергә яраттык. Бу сәләт безгә әнкәебез Бибиәсмадан киләдер, дип уйлыйм. Бигрәк тә озын көйләрне яратып суза иде ул, такмаклар да чыгара иде. Сепарат әйләндереп утырган җиреннән:

“Нихәл генә итмим инде,
 Сепарат әйләнмәгәч? 
Гашыйк булу беләнмени,
Чәч чәчкә бәйләнмәгәч” дип, такмак чыгарып, үзалдына җырлап утырулары бүген дә истә әле.
 
Җыр-моңга маһирлыгыннан тыш, аш-суга да бик оста иде безнең әнкәебез.  Туйларга 100әр йомыркадан чәкчәк пешерергән чаклары бар иде аның.  Ул чәкчәкләрнең тәмлелеген, мамык кебек йомшаклыгын белсәгез сез!  Авылдашлар, әнкәйне хөрмәт итеп, “Чәкчәк апа” дип йөртәләр иде. Әткәем  Хуҗагали дә булдыклы кеше иде. Тик Аллаһы Тәгалә аңа гомерне генә санап биргән булып чыкты. Моннан кырык ел элек ул мәңгелеккә күзләрен йомды. 
 
Фәрхәт белән очрашу
 
10нчы сыйныфны тәмамлагач,  арытабангы язмышымны сәнгать дөньясы белән бәйләү максатында, Казан музыка училищесына документларымны илтеп тапшырдым. Тик, конкурстан үтә алмадым. Анда керә алмагач, Стәрлетамактагы мәдәният-агарту техникумына барып тормадым. Бер туганыма ияреп Ижау шәһәренә чыгып киттем һәм икмәк комбинатына эшкә урнаштым. Тәүге  мәхәббәтемне дә нәкъ шунда очраттым. 
 
Үзбәк егете Фәрхәт белән очраклы  рәвештә генә  танышып киттек. Ижау тирәсендә урнашкан хәрби частьләрдәге солдатлар безнең комбинатка икмәк алырга киләләр, мин нәкъ шул чакта икмәк җибәрүче булып эшли идем. Бер көнне пекарьняга  кап-кара чәчле, кап-кара күзле бер чибәр генә егет килеп керде. Керде дә, кадаклангандай миңа карап тора башлады бу. Моңа кадәр беркемнең дә болай текәлеп карап торуын тойганым булмаганлыктан, оялудан карашымны тиз генә түбән төшереп, тиешле документка  имзамны куйдым да, сүзсез-нисез генә икмәкле лотокны  егетнең кулына тоттырдым. “Мин Фәрхәт булам. Иртәгәсен дә шушы вакытта киләм. Көт, яме”, — дип, артына борылып карый-карый чыгып китте бу. Икенче көнгә дә, өченчесенә дә килде  солдатым. Сүзгә сүз ялганды, күзгә күз, дигәндәй. Күңелемдә сөю чәчкәсе бөреләнә башлавын сизми дә калдым мин ул чакта. Шулай күпме дәвам итәр иде, белмим,  ярый әле   Фәрхәтнең  хезмәтен тутырыр вакыты җитте. Танышуыбызга атна-ун көн үтүгә ул: “Озакламый килеп алам сине”, —  дип  Үзбәкстанына кайтып китте. Сүзендә торды Фәрхәтем: икеме-өчме атна үтүгә, артымнан килеп тә җитте. Авылда минем өчен ут йотып яшәгән әнкәйнең хәер-фатыйхасын алмыйча чит җиргә чыгып китеп буламыни? Шул ук көнне сөйгәнем белән Торачыга — әнкәй янына кайтып киттек. 
 
Әнкәйнең чит якларга мине бер дә җибәрәсе килмәде. Тик, сөю күбәләге кереп оялаган яшь күңел үзенекен итте: күз яшьләре аша әниемнең хәер-фатыйхасын сорап алып, сөйгәнемә ияреп, 19 яшемдә Үзбәкстанга юлландым. Анда барып төшүгә исә күңелемне ачы сагыш биләп алды. Әле дә исемдә,  туган авылымны, әнкәемне, Ләлә апамны, Зиләрә белән Дилүсә сеңелләремне сагынудан үзәкләрем өзелә иде.
 
Фәрхәтләр Төркмәнстан белән чиктәш урнашкан бер кышлакта  яшиләр иде. Телләре безнекенә якын булганлыктан, мин дә тиз арада үзбәкчә сөйләшергә, аларча аш-су әзерләргә  өйрәнеп алдым. Тик, күпме генә тырышсам да,  күңелдәге туган якны, туган йортны, әнкәйне, туганнарымны сагыну хисен баса алмадым. Ул арада —  1979 елның 13 октябрендә кызыбыз Зәмирә дөньяга килде. Зәмирә коеп куйган әтисе иде. Ул шомырттай кара күзләр, кара кашлар, чем кара чәчләр дисеңме! Үзенә ике тамчы су кебек охшаганга күрәдерме,  Фәрхәт аны кулыннан да төшермәде. Исемне дә ул кушты. Ул елларда театр сәхнәләрендә “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле гөрләп бара, шунлыктан  кызыма бик тә “Диләфрүз”  исеме кушасым килә иде. Ләкин мин әти кешенең сүзенә каршы бара алмадым.
 
 Зәмирә бәләкәйдән үк бик теремек бала булып үсте: бер яше тулар-тулмастан ук  тәпи китте, теле дә үзбәкчә ачылды. Бер яше тулуга без аны балалар бакчасына бирдек. Үзбәк балалары белән чатнатып үзбәкчә сөйләшеп йөргәне, шул телдә җырлар җырлаганы хәтердә уелып калган.
Ике ел үтүгә икенче кызыбыз Фирүзәбез дөньяга килде. Иң кызыгы шул, Фирүзә Зәмирәгә тамчы да охшамаган, минем кебек сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз булып туган иде. Икенче кызыбыз тугач, дөньябыз тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Тик,  күңелдәге  сагыну тойгысы  гына барыбер басылмады. Көннәрдән бер көнне, бар кыюлыгымны җыеп, Фәрхәткә шул турыда сүз куштым.  “Мин сине кайтарып  җибәрер өчен алып килдеммени? Зинһарлар өчен, кала күр. Синнән, кызларымнан башка ничекләр генә яшәрмен  соң?”  — дип, алдыма тезләнепләр кайтып китмәвемне үтенде Фәрхәт. Тик мин генә биредә — җиде ят җирдә торып кала алмадым — 1983  елда, кызларымны алып,  туган авылыма  кайтып киттем. Бер ай үтүгә Фәрхәт тә безнең арттан килеп җитте. Ул күпме генә ялынса-ялварса да,  мин инде башкача Үзбәкстанга бармадым — туып-үскән авылым Торачымда гына торып калдым. 
 
Туган авыл
 
“Дөньядагы иң матур авыл кайсысы икән ул?” — дип сорасалар,  мин һич икеләнмичә: “Торачы!” — дип җавап  бирер идем. Безнең авылның матурлыгын сүз белән сөйләп, каләм белән язып кына да бетерерлек түгел. Җиләк-җимешле урманнарга, йөгерек сулы чишмәләргә һәм елгаларга бай авыл ул безнең Торачыбыз. 
 
Авылыма кайтып төшүгә, йөрәгемне әйтеп аңлата алмастай рәхәтлек тойгысы биләп алды. Үзбәкстанның җанны куыра торган эссе һавасыннан соң сулышларым ачылып-киңәеп  киткәндәй  булды. “24 яшеңдә генә ике бала белән бер ялгызың торып калдың. Нишләрсең икән, балакаем?  Ярый әле яннарыңда мин бар”, —  дип  әнкәй, мине жәлләп, ара-тирә сулкылдап елап алса да,  мин бәхетле, чиксез бәхетле идем. Алай гына да түгел, бу минутларда  үземне читлектән очып чыккан ирекле кош сыман тоя идем.
 
Туган якка кайтуга өйдә озаклап утырмадым —  район үзәгендәге  “ПМК -95” оешмасына  эшкә урнаштым. Аннан соң бераз Яр Чаллы шәһәрендә дә эшләп алдым. Кызларымнан башка яшәү бик авыр иде. Шуңа да туган авылыма кайтып, декрет урынына гына авыл клубы мөдире булып эшкә урнаштым.  Биредә ел ярым эшләгәннән соң  фермага бозау караучы булып кердем. Авыл клубында   урын бушауга тагын шунда килдем. Шул килүдән 23 ел клуб мөдире булып эшләп,  узган ел гына хаклы ялга чыктым. Бүгенге көндә мал-туар, кош-корт асрап, бакча карап, кызларыма   оныкларны карарга ярдәмләшеп яшәп яткан көнем. 
 
Бәләкәй әртис
 
Зәмирәнең үскәч артист булып китәчәге  бала чактан ук төсмерләнә иде.  Үзбәкстаннан күченеп кайткан мәлләрдә  күрше-тирәләрне, туган-тумачаларны үзбәк телендә җырлар башкарып шаккаттыра иде ул. “Зәмирә, теге матур җырыңны җырлап күрсәт әле?”—  дисәләр:
 
“ Духтыр, духтыр, духтырҗан,
Монда бер касәл (авыру) ята. 
Исеме аның кугырчак (курчак),
Фамилиясе  уенчак”,  дип шундук Үзбәкстаннан отып алып кайткан  җырын җырлап җибәрә торган иде. “Бигрәкләр матур җырлыйсың. Үскәч  әртис булырсың әле”, — дип,  аркасыннан сөеп, кемдер аңа ялтыр тышлы кәнфит, кемдер баллы прәннек тоттырып китә иде. 
 
Мәктәптә укый башлаган елларыннан ук сәхнәдән төшкәне  булмады Зәмирәнең. Биергә оста иде ул. Бер концертта дүртешәр-бишешәр төрле бию башкара иде. Бигрәк тә һинд, чегән биюләрен килешле итеп бии иде. “Чабаталы кызы” да бик матур килеп чыга иде. 
Бишенчеме-алтынчымы сыйныфта укыган чагы иде булса кирәк. Клубта концерт бара. Шәп көйгә биегән җиреннән, чабатасы  кадакка эләгеп, лап итеп идәнгә барып төште бу. “Инде нишләр икән?”  дип уйларга да өлгермәдем, тиз генә торып басып, өстен-башын каккалады да, кабаттан биеп китте ул. Бу егылу шулкадәр табигый килеп чыкты ки, залдагыларның күбесе хәтта моны шулай егылырга тиеш булгандыр, дип кабул итте. Бию тәмамлануга тамашачыларның: “Һай булдырдың, Зәмирә!” — дип ду китереп кул чабулары да хәтердә калган.
 
Биюгә аларны математика укытучысы  Фирая Газетдинова өйрәтә иде. Математика фәнен бик үз итеп бетермәсә дә, укытучысын бик ярата иде Зәмирә. Аның өчен җан атып торучы, төрле чараларда катнаштыручы мәктәп директоры Дамира Әшрапованы да  бик хөрмәт итә иде. 
Торачыда мәктәп  тугыз еллык кына булганлыктан, 10-11нче сыйныфларны кызым район үзәгендәге 1нче мәктәптә укыды. Нәкъ шул чакта район “Маяк” гәзите каршындагы “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә шөгыльләнде. Мәктәп җитәкчесе Айсылу Хәйретдинова үткәргән занятиеләргә йөреп, журналистика серләренә төшенде.  11нче сыйныфта укыганда район күләмендә узган “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулады. Беренче урын исә авылдашыбыз,  танылган җырчы  Дамира Сәетовага бирелде. Алга китеп шуны да әйтим, Дамира белән кызым бүген бик дуслар. Очрашсалар, сөйләшеп  сүзләре бетми. Аларның авылдашлар гына түгел, җан дуслар да булуына үзем дә сөенеп бетәлмим.
 
Шушы урында тагын бер нәрсәгә тукталып узасым килә. Дамира белән Зәмирә әллә ничә ел рәттән авыл сабантуен оештырдылар. Анда килгән һәр кеше: “Бәп-бәләкәй генә  авылда да сабантуйны шушылай ямьле итеп оештырып була икән”, —  дип сокланып кайтып китәләр иде. Клуб мөдире булып эшләгән елларда Зәмирә минем уң кулым булды.  Шуның өчен мин аңа бик тә рәхмәтлемен.
 
Үсеш баскычлары
 
 11нчедә укып йөргән чакларында Зәмирә: “Артистлыкка укыйсым килә” — дип сөйләнә башлады. Акчага кытлык булган 1996 ел иде ул. “Артист та булдымы эш? Әнә, укытучылыкка бар. Аңа беркайчан да эш бетми”,  —  дип кызымның теләгенә кискен каршы төштем. Сүземне тыңлады кызым: кайтып йөрергә дә якын булыр дип, Яр Чаллы дәүләт педагогика инситутының филология факультетына укырга керде. Зуррак крсларда укыганда җырчы Азат Тимершәех төркемендә биюче булып та эшләп йөрде. Институтны тәмамлауга исә Айсылу Хәйретдинованың чакыруы буенча район “Маяк” гәзитенә эшкә кайтты. Ләкин, ни сәбәпледер, район үзәген бер дә ошатмады. Бер көнне эштән кайтты да: “Әни, минем Казанда яшисем һәм эшлисем килә. Анда мөмкинлекләр дә күбрәк бит”, — дип  ипләп кенә сүз башлады. “И, кызым, Казанда сине кем көтеп тора инде? Ниятең булгач, әйдә инде, барып кайт.  Күңелеңдә калмасын”, —  дип, кулына 1000 сум акча белән әткәй яклап өч туган апамның адресын  тоттырып, Казанга чыгарып җибәрдем аны.
 
Зәмирәнең “Казанда яшисем һәм эшлисем килә” дигән сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән булгандыр инде, күрәсең.  Казанга барып җитүгә туп-туры Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрына юлланган ул.  Фойеда моның каршысына Салават Фәтхетдинов очраган. Азат Тимершәехтә эшләгәнлектән, алар Салават белән таныш булганнар икән. Ул аны танып алып: “ Ни эш бетереп йөрисең, Зәмирә? Концерт белән килдегезме әллә?” — дип сораштыра башлаган. Зәмирә укуын тәмамлап диплом алуы, Азат Тимершәехтән китүе,  район гәзитендә эшләп алуы турында бер тында сөйләп биргән дә Казанга нинди максат белән килүен әйткән. “Кайда эшлисең килә соң?” — дип сораган аннан Салават.”Телевидениедә!”— дип ике дә уйлап тормастан җаваплаган Зәмирә. Салават шул ук минутта телевидениедә эшләүче кемнеңдер телефон номерын җыйган. “Роберт Миңнуллинның якташына эш кирәк. Хәбәрче итеп урнаштыра алмассызмы?” — дип сораган. “Роберт Миңнуллиның якташы түгел, Минтимер Шәймиевның кызы булса да, яза белмәсә, ул бездә озак эшли алмаячак. Иртәгә килсен, карарбыз”, — дип җаваплаганнар телефон трубкасының теге башында. 
 
Шулай итеп, 1996 елның октябрендә Зәмирә Татарстан телевидениесенең “Хәбәрләр” программасында танылган журналист Илфат Фәйзрахмановның кулы астында хезмәт юлын башлап җибәрде. Берничә ел хәбәрче булып эшләгәннән соң “Мәдәният дөньясында” дигән авторлык тапшыруын алып бара башлады. “Бирегез — мәйдан”, “Ретро концерт”, “Җырлыйк әле”, “Татар моңы”, “Зәңгәр ут” яңа ел кичәсенең алып баручысы буларак зәңгәр экраннарга чыкты. Тора-бара аңа “Ел җитәкчесе”,  “Нәүрүз”,  “Масленница”,  “Безнең йортыбыз — Татарстан” кебек  республика күләмендәге мөһим чараларны, шәһәр һәм район сабантуйларын алып баруны да ышанып тапшыра башладылар. Татарстанның эре  оешма-предприятиеләре җитәкчеләре дә төрле даталар, һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан концертлар, һәртөрле чаралар алып бару өчен аңа еш мөрәҗәгать итәләр.
 
Бүгенге көндә Күршедәге Пермь, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мари Эль республикларында, Себергә генә түгел, Мәскәүгә дә еш чакырулы ул. Аның “Дәүләт Кремль концерт залы”, “Крокус сити холл”  кебек Мәскәү сәхнәләрендә концертлар алып барганы булды. Берничә тапкыр Марат Бәшәров, Максим Шәрәфетдинов белән концертларны алып барды. 
Соңгы  ун ел эчендә Зәмирәнең режиссерлык таланты да ачылды. Филүс Каһиров, Зөхрә Шәрифуллина, Ришат Төхвәтуллин  кебек танылган эстрада артистларының концертларының режиссеры  булды ул. 
 
Быел исә үзенең карьерасындагы иң зур проектларның берсен — “Тамада-шоу”ны оештырды. Бүгенге көндә ул  “COOPER продакшн”  видео-студиясенә җитәкчелек итеп,  концертлар, шоулар оештыру һәм алып барудан тыш, аерым җырчыларга  клиплар төшерү өчен сценарийлар язу белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, Р. Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленә дә  режиссерлык итә, бер үк вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә узучы әлеге концертларны алып та бара. 
 
Кызымны, тамада буларак,  туйларга-юбилейларга да еш чакыралар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та тормыш иптәше Сәкинә ханымның 70 яшен алып баруны, әллә ничә тамада арасыннан сайлап алып, фәкать аңа ышанып тапшырды. 
Әле Зәмирә Казанда 21 декабрьдә узачак “Top12eventkazan” проектында катнашырга  әзерләнә. Ул анда Казанның иң танылган алып баручылары белән бер сәхнәдә  чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта легендар баянчы Кирам Сатиевның юбилей кичәсен әзерли. Киләсе елның гыйнварендә исә якташ шагыйребез Әнгам Атнабаевның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсен үткәрергә планлаштыра.
“Бу кадәр идеяне кайлардан алып бетерәсең?” — дип еш кына сорыйлар икән аннан. “Кайдан булсын — баштан! Миндә күп әле ул андый идеяләр. Тик барысын да тормышка ашырырга вакыт кына җитми”,  — дип җаваплый андыйларга Зәмирә.
 
Начар гадәте
 
Вакыт, дигәннән. Зәмирәнең бер генә минут буш вакыты да юк. Улы Аязны хоккей түгәрәгенә  илтергә була  иртәнге биштә үк йокыдан тора. Аны мәктәпкә илтеп куюга эшенә китә (Бүген Зәмирә Татарстан “Халыклар дуслыгы” йортында режиссер вазыйфасын башкара), аннан кайтуга нинди дә булса чараны алып барырга чыгып китә. Чарадан арып-талып кайтып керүгә  чираттагы сценариен язарга утыра. “Кайбер көннәрне  2-3 сәгать кенә йоклаган чакларым була”, — ди. Ул шулай дигән саен минем үзәк өзелә. “Бәбекәем, нигә берүзеңә шулкадәр күп эш аласың? Кешегә ял да кирәк бит. Имән кебек шартлап сына күрмә”, — дим. Зәмирәнең үзенә мөрәҗәгать иткән кешегә ”юк” дип әйтә белми торган бер начар гадәте бар. Аның өчен җир йөзендә бер генә начар кеше дә юк. Кызганычка каршы, кайчакларда шул кешегә тиз ышанучанлыгы, беркатлылыгы аркасында кыенрак хәлләргә дә юлыга. Ләкин бер генә вакытта да югалып калмый, нинди генә мәсьәләдән дә чыгу юлын таба белә.
 
Шәхси тормышы
 
Зәмирә тәүге тапкыр 26  яшендә кияүгә чыкты. Беренче карашка ире Фәрит бар яклап килгән, булдыклы кешегә охшаган илде. Ләкин, ни сәбәпледер, тормышлары барып чыкмады. Дүрт ел яшәгәч юллары аерылды. Зәмирә өч яшьлек улы Аяз белән бер ялгызы торып калды. Оныгымның ике яшеннән үк хоккейга мөкиббәнлеге сизелә башлады. Биш ел инде хоккей клубында шөгыльләнә. Мин дә аның бәләкәйдән үк спортны үз итеп үсүенә сөенәм. Аяз җәйге каникулларын  гел минем янда үткәрә. Әнисе кебек ул да авылны ярата. Уку вакытында исә, Зәмирә гастрольләргә киткән чакларда,  Аяз янына мин барам. Былтыр сентябрь аенда, яңа ел чорында Казанда унбишәр көн  торып кайттым. Әле менә тагын Зәмирәнең чакыруы буенча  Казанга чыгып китәргә торам.
 Аллаһка шөкер, бүгенге көндә кызым шәхси тормышы белән дә бик бәхетле. Быелгы җәйдә Максим исемле татар егете белән никах укытты. Мине иң сөендергәне шул:  Максим  Аязны  үз улыдай якын күрә. Зәмирә эштә булган чакларда Аязны  мәктәптән һәм тренировкалардан еш кына ул каршы ала.      
 
Игелекле һәм эшсөяр бала ул
 
Мин Зәмирәнең игелекле бала булуына сөенәм. Соңгы вакытта  аннан күргән игелекне санап-сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Узган ел ул миңа   мунча салдырганда, быел  газ керткәндә, веранда эшләткәндә матди яктан булышты. Югыйсә үзенең дә чыгымнары җитәрлек: ипотека да түли, улын тенировкага йөртергә дә түгәрәк кенә сумма чыгып китә. Бу хакта әйткән идем: “Шуның өчен бирелә ул ипотека. Башка кайгың булмаса, әни, монысы өчен борчылма”, —  дип, шундук күңелемне тынычландырып куйды. 
 
Игелекле булудан тыш, бик тырыш һәм уңган да минем Зәмирәм. Фирүзә сеңлесе белән икесен мин кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштым. Өйдә ир-ат заты булмаганлыктан, печән-салам, утын хәзерләү кебек авыр эшләр башлыча алар җилкәсенә төште. 
 Безнең өйдә беркемнең дә   кул кушырып, тик кенә утырганы булмады. Зәмирәнең бүгенге уңышларының артында фәкать тырышлыгы, бәләкәйдән эш яратып үсүе ятадыр, дип уйлыйм. Зәмирә үзенә юлны үзе ярды. Аның беркайчан да артыннан этүчесе дә, кулыннан җитәкләп йөртүчесе дә булмады.
 
               
Торачысыз тора алмый 
 
Кайчандыр мин Торачымны сагынып кояшлы Үзбәкстаннан кайтып киткән булсам, Зәмирә дә Торачысыз бер генә минут та тора алмый. Эше никадәр күп булуга карамастан, ике атнага бер тапкыр булса да авылга кайтырга тырыша. Буш вакыты һәм мөмкинлеге булса,  көн дә кайтып урар иде, билләһи.
Зәмирәнең авылга кайткач та бер минут та тик торганы юк. Яулыгын чөеп кенә бәйләп ала да: “Әни, ни эшләргә әмер бирәсең?” — дип солдат кебек каршыма килеп баса. “Кызым, син тәмле пешерәсең”, —  дип башта мин аңа ашарга пешерергә кушам. Аннан бакчада эшләргә алып чыгып китәм. “Мин — йолдыз. Кара эш эшләмим”, — дип бер дә борын чөйгәне юк кызымның: бәрәңгесен дә дә алыша, чөгендерен дә кисешә,  казларны да йолкыша, тавыкларны да тазартыша ул. Кайчагында эшеннән туктап кесәсендәге  көзгесенә күз салып ала да: “Әни, тамашачылар мине шушы халәттә күрсәләр шаккатырлар: “Кит, синме бу,  Зәмирә?” —  диярләр  иде,  әйме?” —  дип кычкырып көлеп җибәрә. 

Дәү әни тәрбиясе  
 
Минем әнкәй бик йомшак холыклы, изге һәм ак күңелле кеше иде. Өч яшеннән Зәмирә дә аның тәрбиясендә үсте. Чөнки без Үзбәкстаннан  туп-туры әнкәй яшәгән йортка кайтып төштек.Әнкәй аларда әдәплелек,  тыйнаклык кебек кызлар өчен аеруча кирәк булган сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Зәмирә югары уку йортына укыргач кергәч: “Ул укып бетергәнче генә яшәсәм ярар иде, берүзеңә авыр булыр бит”, —  дип теләде.  Аның теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылды: газиз кешебез нәкъ Зәмирә укып бетергән елны якты дөньядан китте. Әле шул хакта уйлыйм да: “Их, нигә  әнкәй “Оныкларымның игелеген күргәнче яшәсәм иде”, —  дип теләмәде икән дип уфтанам. Зәмирәнең бүгенге уңышларын күрсә, аннан да ныграк сөенгән кеше булмас иде, мөгаен.   
 
Бибиәсма дәү әнисе кебек Зәмирә дә бәләкәйдән үк  шигырьләр язды. Аның күп кенә шигырьләрен  композиторлар көйгә дә салды. Әле күптән түгел  генә якташыбыз Мөдәрис Газетдинов “Әнкәй чәе” дигән шигыренә көй язган да популяр җырчы  Гүзәл Уразовага биргән. Гүзәл исә улы җырны яңа программасына керткән. Кичә радиодан ишетеп калдым, бик матур һәм моңлы җыр килеп чыккан.
 Зәмирә — иҗади  шәхес булудан тыш, аш-суга да бик оста. Бу сәләте дә аңа дәү әнисеннән бирелгән. Яшерен-батырын түгел: мин үзем әнкәй үлгәнчегә кадәр өстәл янына якын да килмәдем: гел тышта эшләдем. Зәмирә дә,  дәү әнисенә охшап, казан тирәсендә кайнашырга ярата. Бөтен төр ашларны да, камыр ризыкларын да бик тәмле пешерә. Ул аның яңа ел табына кыздырган  казын,  ит бәлешен,  гөбәдиясен күрсәгез! Кайнатмасын эшләргә дә, компотын ябарга да, гөмбәсен тозларга вакыт таба ул. Барысына да ничек өлгерәдер,  үзендә каян шулкадәр көч-куәт табаладыр? Инде, берүк, үзенә күзләр генә тимәсен димен инде!
 
Күз тиюдән — догалар саклый!
 
Миңа еш кына: “Бу кызың катнаш никахтан туганга күрә шулай сылудыр инде”,  — диләр.   Дөресен әйтәм, кызымның өстенә әйткәннәрен бер дә өнәмим. Өнәр идем дә, бәлки, күз тиюдән куркам. Ә кеше күзе тия, бик тия.  Бәләкәйрәк сыйныфларда укый иде булса кирәк. Ниндидер концерттан соң күзе гөбедәй шешеп чыкты кызымның. Дәваханәгә алып барырга чыккан җирдән әнкәй аны җитәкләп  өшкерүче әби янына алып китте. Ул вакытта әбинең ярдәме чыннан да  тиде, икенче көнгә шешнең эзе дә калмады. Шушы вакыйгадан соң әнкәй аңа күз тиюдән саклый торган бер дога өйрәтте. Зәмирәнең бүген  дә шуны укымыйча зур сәхнәгә чыкканы юк. “Кол Шәриф” мәчетенә дә еш йөри ул. Үзләрендә Коръән,  Ифтар ашларын да ел да бик зурлап уздыра. Бер сүз белән әйткәндә, дини йолаларның барысын да төгәл үтәргә тырыша. Шуңадырмы, соңгы вакытта  аны никахларны уздырырга да еш чакырылар. Никах ашы үткәннән соң:”Зәмирә, синең йөзең генә түгел, күңелең  дә гүзәл икән”, —  дип соклануларын белдерәләр. Гүзәллеген төп сере дә әнә шунда —  күңеленең чиста һәм пакъ,  һәркемгә ачык буллуында  түгелме икән әле?
 
Иң зур теләгем
 
Әни кеше баласына нәрсә теләсен инде? Иң беренче чиратта мин  кызыма исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, гаилә бәхете  телим. Минем кебек үзенә дә балаларының-оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын, тормышы һәрчак мул  һәм бар эшләре дә бүгенгедәй уң булсын, димен! 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Венера МӘҖИТОВА язып алды.
Гаилә архивыннан алынган һәм автор ФОТОлары.
 
Зинфира Арслановадан үзбәкчә пылау рецепты
Мин пылауга итне дә, суганны да, кишерне дә күп итеп салам. Ә менә суны, киресенчә, чама белән генә (күп салган очракта дөгесе таралып тормый, боткага әйләнә). Икенчедән,  суы кайнап чыгуга кәстрүлнең өстен ачып куям. Су беткәндәрәк кенә капкачын кире ябам. Ләкин кәстрүл яныннан китмим. Капкач эченә җыелган суны чиләккә түгә барам. Монысын мин капкачтагы су дөге өстенә акмасын өчен шулай эшлим. Пылауга тоздан башка бер генә тәмләткеч тә салмыйм. Аның каравы,  итне кыздырганда көнбагыш мае янына бармак башы кадәр генә туң май салам. Шушылай итеп пешергәндә генә дөге таралып тора, пылау да тәмле була.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»