поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2009 Җәмгыять

ЗАМАННАРНЫ ЗАМАННАРГА ЯЛГЫЙ БЕЛӘ

Студент елларында Буа районының Чәчкаб авылыннан Нәфилә исемле (Хөсәенова) кыз белән танышкан идем. Алсу йөзле, тезләренәчә ике толым һәм гаҗәеп җор теллелек! Өстәвенә, ул кешеләргә шундый соклану белән карый ки, андый мизгелләрдә аның күзләре кабынып китә, күз карашы таштан ташка түгелгән чишмә агымыдай әллә кайларга ага башлый. Син дә ирексездән аның күз нурларына иярәсең. Болай итеп ихласлыктан, фәкать ихласлыктан гына кабына ала кешенең күзләре. Сез, бәлки аның кем һәм бүген кайдалыгы белән кызыксынырсыз. Мин дә шул сорауны гомерем буе күңелемдә йөрттем. Нәфилә минем җанымда яши дә яши.

Таптым мин аны. Андыйлар  җаннарын туган җирләреннән куптарып рәнҗетмиләр. Рәфилә йөрәгенә ияреп, бакыйлык хисләргә буйсынып, мең газаплар аша бәхетенә барган икән. Туган теленә, туган җиренә хезмәт иткән. Аны дуслары моннан кырык ел элек ничек яратсалар, бүген дә шулай яраталар һәм тагы да  ныграк хөрмәт итәләр. Күңелем аны асылына хыянәт итмәгән  зат дип билгеләде. Менә шул заманнардан бирле мин буалыларга үзгәрәк карашта яшим. Әмма мине шигъриятенә гашыйк иткән Рифат Сәлах нәкъ менә Нәфиләнең укучысыдыр дип башыма да китермәгән идем. Рифатның "Күңел бөртекләре" исемле  шигырь  китабын ачсам, шагыйрь Әхмәт Рәшит авылдашы иҗатына фатиха сүзләре язган булып чыкты. Әйе,  Әхмәт Рәшит тә Чәчкаб авылыннан. Минем үземә дә, якташ шагыйрь абыйларым  бер сүз дәшмәгәндә, "Коеп кына куя шигырьне" дип, канатлар куючы ул булды. Әхмәт абыйның шигырь вә шагыйрьне үлчәп карый торган үз бизмәне бар: үткән-бүген-киләчәк ялганганмы? Ничек, нинди чаралар белән?

 

Заманында Сибгат ага Хәким "Үссен димен татар баласы" дигән иде.  Бүген мин Әхмәт абыйның яшьләргә карата кылган гамәлләрендә нәкъ шундый изге теләкләрне укыйм.Әхмәт абыйдагы олпатлык, киң күңеллелек, туган туфрагы, анда үскән талантларга игътибары сокландыра.

 

Рифат Сәлах китабының тап уртасын ачам. Анда өч кенә строфадан торган шигырь.

 

Суламыйча торам, –

Гүзәлегең

Давылларга очып китмәсен!

Канатлар да сиңа кирәк түгел –

Җир өстендә килеш күктә син.

 

Күзләремне йомам,

Күзләреңә

Минем күзләр ялгыш тимәсен.

Түшәмнәр дә,

Күк тә кирәк түгел, –

Күңелемә алсу тирмә син.

 

Кагылмыйча торам

Кулларыңа –

Кулларыма тиеп көймәсен!

Аралар да артык ерак түгел –

Күңелемә генә кергәнсең.

 

Никадәр тирәнлек, көтелмәгәнлек, биеклек халәтен биргән шагыйрь! Чәчмә сүзләр белән язып кара син аларны! Бирергә тырыш шагыйрь биргән мәгънәне! Роман булыр иде бәлки, ләкин шигырь кебек бер мизгелдә үтеп керә алырмы ул җанга? Шигъри әсәрнең көче шунда да инде. Шуңа күрә тарих шигъриятны "әдәбиятнең әнкәсе" дип атый да.

 

Китап битләрен әле алга, әле артка таба актарам. Барысы да диярлек өч-дүрт строфадан һәм һәрберсендә аерым җан дулкыны, төгәлләнгән бөтен фикер, хис йомгагы, җирдән ташып чыгып, мәңгелеккә күчәр мәхәббәт, соклану. Шагыйрьнең һәр шигыренә ялганып шигырь язасы, аның җан көймәсенә утырып, ул тибрәлгән дулкыннарда тибрәләсе килә. Аның кебек, мәхәббәт, мәңгелек алдында кечкенә буласы, аның мәхәббәт канатында галәмгә күтәреләсе һәм... мәңге яшисе килә!

 

Шагыйрь, максатыңа ирештең! Минем рухымны күкләргә күтәрдең, үлемсезлек иңдерә алдың аңа! Рифат һәр шигырен укучысына иҗади якын килү мөмкинлеге калдырып бүләк итә. "Кораб йөздерәм" шигырендә ул:

 

Мин җырымның сүзен генә язам,

Теләгәнчә үзе көйләсен.

Җилләр пышылдыйлар корабыма

Мәхәббәтнең тәүге сүрәсен, – ди.

 

Шагыйрь җир белән бергә сулый, бергә көлә, бергә елый һәм кешеләрне дә үзенә ияртә, үз җанына сыйдыра ала. Димәк, анда табигый сәләт,  табигый шагыйрь билгеләнеше бар дигән сүз. Ә андый шәхесләр, кагыйдә буларак, олы тыйнаклыкка ия. Рифатны да оялчан диләр.

 

Нәни сабыйның күкрәгенә колагыгызны куеп тыңлап торыгыз әле: ничек еш тибә! Күзләренә карагыз: нинди ихласлык! Өмет, ышаныч – бөтен дөнья сыйган күзләр ич алар! Үсә-үсә йөрәк талгынлана, йөрәк тибеше дә сирәгәя. Китапта иң ахырдан урын алган поэма да шуңа дәлилдер. Чын шагыйрь акыл-фикерне хискә төреп, заман, тарих адымы белән бирә башлый. Әхмәт Рәшит әйткәнчә: "... әдәбият тарихын әйбәт белә. Заманнарны заманнарга ялгый белә, борынгы вакыйгаларны бүгенгә күчереп үз хөкемен чыгара белә". Ә мине тагы да сокландырганы – логик төгәллеге. Әледән-әле үткәрелгән шигъри бәйгеләрдә Рифат Сәлах әле гранд-при, әле беренче-икенче урыннарны яулый. Шуның серенә төшендем мин: гади фикерне гади итеп бирә белсәң, халык аны үзенеке итеп кабул итә. Рифат һич кенә дә үткәннәр традициясеннән йөз чөерми, башка булыйм, аерылып торыйм дип тә иҗат итми. Ул классикадан гына түгел, үзеннән алдагы буын, үз буыны шигъриятеннән дә сут ала. Гомумән, чын шигырьгә, чын шагыйрьгә искиткеч соклану аның җанында. Әгәр биш яшьлек бала аның җан тибрәлешенә тәэсир итәрлек шигырь язса, ул аны үз шигыренә эпиграф итеп алыр иде. Гадәттә теге яки бу шагыйрь иҗатына бәя биргәндә, аның шигъри табышлары, энҗедәй ялтырап киткән сүзтезмәләрен мисал итеп китерәләр. Мин Рифат Сәлах шигырьләреннән аларны тартып чыгарырга җөрьәт итмәдем, чөнки шигырьләрнең бөтенлеген җимерүдән курыктым.

 

Яздым да, тагы бер кат заман турында уйландым. Татарга бары дистә ел гына өмет җиле борылып алды һәм нинди шагыйрьләр дисбесе үсеп чыкты! Шул дисбенең бер төймәсе син, шагыйрь. Дисбеңнән, милләтеңнән, өметеңнән өзелә генә күрмә! Шагыйрь – милләтенең вөҗданы!

 

 

Фотода: Нәфилә (уңда) белән Нәҗибә Сафина КДУның 4 нче тулай торагының 100 нче бүлмәсендә. Каршыларында "Татарстан яшьләре" газетасы. 1971 ел.


Нәҗибә САФИНА
Татарстан яшьләре
№ 68 | 04.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»