поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.04.2008 Мәдәният

ТУКАЙНЫМЫ, ПРЕМИЯСЕНМЕ ЯРАТАБЫЗ...

Кайберәүләр үзен Тукай итеп хис итә, кайберәүләр исә үзен шагыйрьдән дә бөек итеп саный. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен әдипкә караганда да күбрәк ярата башладылар.

                 Әлеге фикер күптән түгел Г. Тукай музеенда булып узган “әйдә, халыкка хезмәткә!” дигән әдәби-музыкаль кичәдә яңгырады. Бөек шагыйрь исемендәге Дәүләт премиясенең гамәлгә куелуына 50 ел тулуга багышланган кичәдә танылган әдипләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар катнашты.

Әйе, ярты гасыр узып китсә дә, Тукай бүләге әдәбият-сәнгать дөньясында иң югары премия булып кала бирә. Каләм тибрәтүче һәркем алырга омтыла аны. Дөресен әйтергә кирәк, әлеге мәртәбәле премия зыялы әһелләребез арасында ыгы-зыгы да куптара. Менә шул вакытта кешеләрнең чын йөзләре ачыла да инде. Кандидатларны тәкъдим итүгә үк әдәбият-сәнгать дөньясында бәхәс куба башлый. Гомер буе дустанә мөнәсәбәттә булган ике язучы арасында үзара дошманлык туа. Менә шундый инде ул премия дигәннәре. Татлы да, шул ук вакытта ачы да.

Бүгенге көндә әнә шул татлы газапны кичергән премия ияләре 154 икән. Алар арасында инде күпләр якты дөньядан китеп барган. Тиздән бөек шагыйребезнең 125 еллыгы якынлашып килә. ә бу датага әзерлек бөтенләй юк.

- Тукайның 120 еллыгына ук инде аның музее төзекләндерелергә тиеш иде, - ди Татарстан Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. – Бүген дә ул шул халәтендә. Күрәсезме, аның залы да бик кысан. Кичәләр үткәрә алмыйбыз.

Әлеге фикер залда утыручыларны сискәндереп җибәрде булса кирәк. Чыннан да, Тукай премиясенең бөеклеге ни дәрәҗәдә икәнен барыбыз да яхшы белә, ә менә шагыйрьнең язмышына, иҗатына игътибар күләгә астында кала бирә.

- Тукайның 120 еллыгы да бернинди әзерлексез үтте, - ди шагыйрь Ренат Харис. – Аның турында чыккан китапларда да яңалык юк. Билгеле вакыйгаларны кабатлап бастырдык. 125 еллык юбилеена 15 ел элек үк әзерләнергә кирәк иде инде. Татарстаннан читтә Тукайны белмиләр диярлек. Инглиз теленә тәрҗемәсе дә бик зәгыйфь. Шагыйрьнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә барлык республикаларга да, Тукай турында фикерләрегезне языгыз, дип мөрәҗәгать иткән идек. “Без Тукайны уртакул шагыйрь дип беләбез”, - дигән җавап ишеттек. Димәк, русча тәрҗемәсе шул уртакуллы булган.

 - Ник безнең бүгенгә кадәр Тукай энциклопедиясе юк? - ди Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Шагыйрьне өйрәнү иституты да булсын.

Тукайга игътибарсызлыкны туган ягында да күрергә мөмкин. Күптән түгел Кушлавычта урта мәктәпне яба язганнар. Ярый әле, бер төркем депутатлар каршы чыгып, мәктәпне саклап калган. “Туган тел”не көйләп, Тукай телен үз ана телебез итеп санаган шәхеснең нигезендә дә мәктәпне япкач, калганнарын ничек саклап калырга инде? Кырлай музее да ашык-пошык, өстән-өстән генә төзекләндерелгән. Дәреслекләрдә дә шагыйрьнең иҗаты тиешле дәрәҗәдә чагыла дип мактана алмыйбыз. Совет хөкүмәтеннән арынып бетмәгән күзлектән чыгып язылган дәреслекләр, әсбаплар белән Тукайга мәхәббәт уятып буламы соң?

 - Шәхесебезнең юбилеен зурлап үткәрү өчен махсус комиссия төзеп, тиз арада хат белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди танылган драматург Туфан Миңнуллин.

Юбилей уңаеннан җыелган премия ияләренең һәрберсенең фикере Тукайга булган мөнәсәбәткә барып төртелә. Араларында шаяртып алучылар да булды.

- Яз җитсә, минем хатынның кан басымы күтәрелә башлый иде. Чөнки премияләр чоры башлана, - дип шаяртты Роберт Миңнуллин. – Шәүкәт Галиев: “Синең балалар иҗатың Тукай премиясенә лаек”, - дип 1989 елда ук тәкъдим иткән иде. Премияне 9 елдан соң гына алдым.

Әйе, мәртәбәле премиягә лаек булу өчен күпләргә “сират күпере”н кичәргә туры килгән. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки соңгы вакытта Тукайның кем икәнен белмәүчеләр дә үзен кандидатлар исемлегендә күрергә тели. Шагыйрьгә булган хөрмәт иң әүвәл шуннан башлана инде ул. Мәртәбәле бүләк иясенең хуҗасы да мәртәбәле булырга тиеш ләбаса.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 72 | 16.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»