|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2015 Ир белән хатын
![]() Аерылам мин, башка түзә алмыйм...“Кияүгә чыкканыма ике ел булды. Беренче вакытта бар да әйбәт кебек иде. Бала көткәндә дә бер генә авырлык та күрмәдем. Ирем сүземнән чыкмады. Нәрсә кушсам, шуны эшләде. Теләгән ризыгымны алып бирде. Хәтта пешереп тә ашата, юа да, җыештыра да иде. Ул вакытта хан кызы кебек яшәдем. Бала тугач, хәлләр үзгәрде. Дөрес, ирем миңа ярдәм итүдән туктамады. Баланы күбрәк ул карады. Декретта утырсам да, минем матур киенәсем, тәмле ашыйсым килә. Акча туздырырга яратам. Әллә шуңа инде соңгы арада ирем миңа карата салкынайган кебек булды. Ачуланмыйча бер генә дә тормыйбыз. Бер-беребезне бөтенләй аңламыйбыз хәзер. Соңгы ярты ел җәһәннәмгә тиң булды. Әле ул гынамы, берәр нәрсә әйтсәм, ирем кулын күтәрә башлады. Бер көнне түзмәдем – аның әти-әнисенә дә, үземнекеләргә дә шалтыратып, барысын да сөйләп бирдем. Иремә карата бер генә хисем дә калмады. Башка бергә яшисем килми. Тик нишләргә дә белгән юк. Бала да кызганыч. Түзәсем дә килми”. Альбина Шәвәлиева (Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе): – Соңгы арада аерылышучылар саны бераз гына булса да кимеде. 2014 елда 32 мең 547 никах рәсми рәвештә теркәлгән булса, 15 мең 106 пар аерылышкан. 2015 елның 9 аенда исә 9856 пар аерылышырга өлгерде. Узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма бу сан да аз түгел. Беркайчан да кызуында сукмаска кирәк. Акыллырак хатыннар әллә нинди гаугалы вакыйганы да онытып, гаиләне саклап калырга тырыша. Психолог Эльвира Сафина җавап бирә: – Тормышны бозып ташлау тиз ул. Ә менә кабат торгызу, хисләрне яңадан җайлау бик авыр булачак. Хатны кат-кат укыдым. Ялгыш хата кылганчы, үзара аңлашылмаучанлыкны уртага салып сөйләшергә кирәк. Бәлки, гаеп үзегездәдер. Хатын-кыз тормышны җайлап торырга тиеш. Гаиләнең ныклыгы бер-береңә булган хөрмәттән дә тора. Гаилә корып яши башлагач, күп кенә күңелсезлекләр баш калкыта. Әмма аларны уздырып җибәрә белергә кирәк. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Бергә яши башлагач, үзегезнең гаиләгезгә чит кешеләр сүзен кертмәгез. Күп вакытта булган хәлләрне читкә дә чыгарырга ярамый. Ирегезнең ни өчен кул күтәрүен дә чамалый аласыз. Әгәр сез аны гаепсезгә кул күтәргән дип саныйсыз икән, бу турыда аңа әйтегез. Ә инде үзегез чыгырдан чыгарсагыз – зарланудан мәгънә юк. Кайчакта бер-береңә юл да куя белергә кирәк. Тормыш башлаганда, бер-берен аңламыйча, гаиләсен таркаткан парлар күп була. Яшьләр никтер үзләрен генә уйлап ялгышалар. Арада бала да бар бит. Бу хакта да онытмаска кирәк. Рамил Шириев: “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы: – Дин буенча хатын-кыз балалар үстереп, гаиләнең җылысын югалтмыйча саклап торырга тиеш. Ә хәзер башкачарак хәлләр күзәтелә. Бер тавышланып кына аерылып китәргә ярамый. Аллаһы Тәгаләдән сезгә ярдәм итүен сорагыз. Динне хөрмәт иткән хатын-кыз ирне дә хөрмәт итә белергә тиеш. Бала үстерү мәшәкатьләре җиңел түгел. Әмма хәзерге заманда мал табу да кыенлашты. Ирегез тормышыгызны алып бара икән, шуңа шөкер итегез. Гаиләдәге ыгы-зыгыны хатын-кыз көйләп җибәрергә тиеш. Ирне санламыйча, аңа хатын-кыз эшләре өеп, сез аны кимсетәсез генә. Бәлки, үзегезгә үзгәрергә кирәктер. Белеп булмый, гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|