|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2015 Язмыш
Туфан Миңнуллинның иҗатташ дуслары аның туган ягына кайткач, авылына кереп тә тормаганнарТуфан Миңнуллинның бакыйлыкка күчкәненә дә өч ел тулды. Быел аның 80 яшьлеген дә билгеләп үттек, иҗатына багышланган декада да игълан ителде, сәхнәләрдә Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләр уйналды. Бер төркем дуслары, хезмәттәшләре әдипнең туган ягы – Кама Тамагы районына да барып кайттылар. Әмма туган авылы Олы Мәрәтхуҗага кереп тә тормаганнар. Ни өчен? Чөнки анда карар-күрер нәрсә калмаган, диделәр. Тукаебызның туган көне уңаеннан һәр елны Арчага баруларым искә төште әле. Район үзәгендәге мәйданда моңсу бер тамаша уза, анда танылган язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясый. Аннан соң, Тукайны искә алу мәҗлесе, гадәттә, Кырлайга күчә. Менә шул вакыт Туфан абый: “Ничек инде Кырлайга? Кушлавычка бармыйбызмыни?” – дип пыр туза башлый иде. Аңа Кушлавычка бармауның сәбәбен аңлатырга маташалар. Янәсе, маршрутта каралмаган, аннан соң кире як бит, ә кунаклар өчен автобус та берәү генә... Туфан абый Кушлавычны санга сугып бетермәүне гайре табигый хәл, кыргыйлык дип кабул итте. Туган нигезне изге урын санады ул. Тукайны исә татарга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп җибәрелгән пәйгамбәргә тиңләде. Үзе исә татар җанының аерылгысыз бер өлеше, җанкисәккәе иде Туфан абый. Заманында кайберәүләр Тукайны авыл мужигы шагыйре дип мыскыл итсә, Тукай үзе, “онытмаслар бәрәңгемне минем” дип язды. Туфан абый да Казанда яшәгән авыл малае, ә Мәрәтхуҗа аның өчен Мәккәгә тиң иде. Үзе исән чакта Туфан абыйның туган авылына юлым төшмәде. Кайчак: “Бер алып кайтырмын әле, Гыйлемхан”, – дип әйткәли иде үзе. Их, ул чакларда бүгенге акылларым булса! “Туфан абый, кайчан кайтабыз?” – дип теңкәсенә тиеп беткән булыр идем. Бүген исә әдипнең тәмам туздырылып юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткән нигезенә үземә генә кайтырга туры килде. “Аллаһы Тәгалә мине ишетте, ахрысы” Баштарак Туфан абыйның нигезенә аның өченче буын туганы Венера апа Сәлимуллина күз-колак булып торган. Әмма хәзер элекке кебек йөгереп йөри алмый шул, яшь бара, сәламәтлек какшый. Ә абыйсының биләмәсе кечкенә түгел: өч йорт тора, зур гына бакчасы да бар. Җиләк-җимеш агачлары, яшелчә утыртырга Туфан абый: “Синең кулың бик җиңел, сеңлем”, – дип, гел Венераны дәшә торган була. “Авылга кайтканда безгә керми калмый иде. Менә шушы диванга ятып ял итә, йоклап ала иде”, – дип сөйләнә-сөйләнә Венера апа безне өйнең түр бүлмәсенә алып керде. Күңелләре тулып еламсырап алды. “Нигезенә көн саен барам. Беркөнне: “Абый, җанкисәгем, үзең кешеләргә гел ярдәмчел, мәрхәмәтле булдың, инде нигезеңне тәртипкә китерергә үзең кебек мәрхәмәтле кешеләр табылсын иде!” – дип теләкләр тели-тели кайттым. Аллаһы Тәгалә мине ишеткән, ахрысы, бер көнне Казан кешеләре килеп төште”, – диде Венера, кем икәнлекләрен төгәл белмәсә дә, аларга елый-елый рәхмәтләр укыды. Бүген Олы Мәрәтхуҗада нибары 54 йорт бар, кеше яшәгәннәре – 24. Халык саны йөзгә дә тулмый. Балалар булмау сәбәпле, моннан 3 ел элек мәктәп тә ябылган. Туфан абый бүләк иткән мәктәп бинасы янгач, җитәкчеләр: “Авылны ямьсезләп кенә тора, әллә сүтеп кенә ыргытыйкмы?” – дигәннәр. Моны Туфан абыйның кызы Әлфия әйтте. Бик хәтере калган Әлфиянең. “Алай булса, бульдозер китерегез дә өч йортны да җир белән тигезләгез!” – дигән. Кемдер берәү район хакимиятенә барып Туфан абый йортын музей итү турында сүз кузгаткан булган, кычытмаган җирне кашып йөрмәскә киңәш иткәннәр. Хакимияткә кем барган, аңа кем шундый киңәш биргән – бу хакта сүз озайтып тормыйм. Шунысы гына куркыта, вафатына нибары өч ел тулып, Туфан абый рухын рәнҗетерлек сүзләр ишетелә башлаган икән, тагын өч елдан ниләр ишетербез, ниләр күрербез. Кылт искә төште: моннан берничә ел элек Азнакайның татар театр сәнгатенә Әзһәр Шакировны, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә апаны биргән Ташлыяр авылы нигезенә таш куйдылар. Анда фәләненче елларда бу урында фәлән авыл яшәве язылган иде. Авыл зиратын рәшәткә белән әйләндереп алганнар, кабер ташларын яңартканнар. Авыл урынында исә бүген гади бер басу. Менә шул басуда Нәҗибә апа белән Әзһәр абый: “Монда фәлән урам иде, менә монда фәлән кешеләр яшәде, менә монысы безнең урам...” – дип саташып йөрделәр. Туфан нигезе кемгә кирәк? Инде Туфан абый авылын, аның нигезен дә шулай саташып эзләп йөрергә калмасын иде, дип куркам. Танылган шагыйрь һәм прозаик, Тукай бүләге лауреаты Марсель Галиевнең “Туфан – Туфан инде ул” дигән истәлек язмасында “Менә ул тагын Парижына – Мәрәтхуҗага кайтырга җыена” дигән җөмлә бар. Марсель Мәрәтхуҗаны кайчандыр дөнья мәркәзе исәпләнгән Париж белән чагыштырып, Туфан абый өчен авылның ни икәнен кыска һәм оста итеп әйтте дә бирде. Чыннан да, ул үзе дә: “Тумышым белән дә, уйларым белән дә – мин авыл кешесе”, – дип язып калдырган. Әдипнең моннан 13 ел элек Разил Вәлиевкә биргән бер интервьюсын тапкан идем. Разил Туфан абыйга: “Син бик зур акчалар кереп баеп китсәң, шул акчаларны ничек тотар идең?” – дигән сорау биргән булган. Туфан абый булмаса, бәлки, Олы Мәрәтхуҗа да күптән картадан сызылып ташланган булыр иде. Инде хәзер авыл аны яшәтергә тиеш. Ничек итеп? Мин моңа анык кына, кыска гына җавап бирә алмыйм. Шуны гына әйтә алам, бу авылны, димәк, Туфан абый рухын саклау, аерым бер кеше, йә авыл җирлеге башлыгы, яисә Кама Тамагы районы җитәкчелеге эше генә дә түгел. Аллага шөкер, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Туфанның исемен мәңгеләштерү буенча республикабызда күп эшләр башкарылды: Казан шәһәрендә бер урамга, Түбән Кама шәһәрендәге татар театрына Т.Миңнуллин исеме бирелде, район үзәгендә музей ачылды. Әмма ләкин Туфан эзләре калган Мәрәтхуҗа, аның өчен изге җир булган туган нигезе – татар дөньясы өчен изге урынга әверелергә тиеш... “Казан кешеләре” Туфан нигезен торгызу буенча үз бурычларын үтәр, йортлар, бакча да, “авыл йөзен” бозып тормас, ә авылның күркенә әйләнер. P.S. Язмамны газетага әзерләп бетергәндә, авылга Миңнурга шалтыраттым. Сөенече эченә сыймый: “Кайтты, кабат кайтты Туфан ага үз нигезенә... Риман абый, сезгә дә берничә фоторәсем җибәрәм. “Казан кешеләре” башлаган эшләрен бетереп киттеләр”, – ди. Вәгъдәсендә торды. Әлеге фоторәсемне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|