|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2015 Җәмгыять
Казанлылар нәниләренә Николетта, Алиана, Марфа һәм Кирам дигән исемнәр кушканнарУзган атнада Казанның ГХАТ бүлекләрендә 470 сабый – 226 малай һәм 244 кыз туу очрагы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 720 һәм 4910 грамм. Казандагы иң яшь анага – 18, иң олы яшьтәгесенә – 44 яшь. Бу атнада иң еш кушылган балалар исемнәре – Камил, Софья, Матвей, Ралина, Самир, Артем, Камилла. Әти-әниләр кушкан иң сирәк исемнәр – Николетта, Алиана, Дилә, Аркадий, Зифа, Марфа, Кирам, дип яза Казан мэриясенең рәсми сайты. Шул ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсмиләштергән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә – 19 яшь, иң олыларына – 84 һәм 74, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|