|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2015 Фаҗига
"Ислам дәүләте" экстремистлары Россиягә канлы һөҗүмнәр белән яныйРоссиядә тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) экстремистлар төркеме видеомөрәҗәгать чыгарган, анда Россия территориясендә канлы һөҗүмнәр кылу белән янала. Җиһадчылар пропагандасын күзтеп торучы SITE мониторинг төркеме хәбәр иткәнчә, "Ислам дәүләте"нең медиабүлеге видеоны рус телендә урнаштырган. Үтерү кадрлары белән үрелеп барган роликта "тиздән, бик тиздән кан диңгез булып агачак" диелә. Видео авторлары Россиянең берничә төбәген атый, шул исәптән Татарстанны да. Исламчылар Татарстанда шәригать кануннары урнаштыру нияте турында белдерә. "Ислам дәүләте" боевиклары Синай ярымутравында Россиянең "Когалымавиа" компаниясенең "А321" самолеты һәлакәте өчен җаваплылыкны ике тапкыр үз өстенә алды. Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка кайтучы Россия турислары утырган "А321" самолеты 31 октябрьдә очып киткәннән соң 23 минут вакыт узгач, Синай ярымутравында һәлакәткә очрады. Андагы 224 кеше дә һәлак булды. Британия разведкасы бәяләгәнчә, фаҗиганең сәбәбе самолетка багажны төягән вакытка салынган бомба шартлау булырга мөмкин. Искәртеп узабыз: "Ислам дәүләте" Россиядә экстремистик оешма дип табылган, илебездә аның эшчәнлеге тыелган.
Ольга ПУШКО |
Иң күп укылган
|