поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
13.11.2015 Шоу-бизнес

Ирина Алешина: “Татар Җыры” туган якка мәхәббәт җыры булып яңгыраячак!”

Шушы еллар эчендә “Татар җыры” Халыкара эстрада фестивале татар җырына гашыйк булган тамашачыларның көтеп алган музыкаль вакыйгасына әверелде. Быел фестиваль “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексының концертлар залында 2015 елның 19 декабрендә узачак.

Иң масштаблы проектны оештыручы “Барс Медиа” компаниясе, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “ТМТВ” каналы тамашачылар өчен онытылмаслык грандиоз концерт әзерли.

Быелгы фестивальнең баш режиссеры – Алешина Ирина Валентиновна. Күп кенә шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларны сәхнәләштергән, бүгенге көндә “Шум” бию театрының сәнгать җитәкчесе Ирина Алешина халыкара “Татар җыры” фестивале белән яхшы таныш. 2013 елда ул режиссер ярдәмчесе булып эшләсә, 2014 елда XV Юбилей фестиваленең баш режиссеры булган.

- ХVI фестивальнең концепциясе нидән гыйбарәт?

- “Кайда гына булсаң да, күңелеңдә – туган як җыры”. Бу сүзләр быелгы фестивальнең бөтен асылын ачып бирә дисәң дә була. Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт - кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе. Кеше кайда гына булмасын, ул һәрвакыт туган җирен сагынып яши. Шуңа күрә быелгы фестивальнең идеясе һәркемгә дә аңлашыла. Бу идея җырларда да, артистларның чыгышларында да чагылыш табачак. Гомумән, “Татар Җыры” фестивале туган якка булган олы бер мәхәббәт җыры булып яңгыраячак. Ә бу җыр үз чиратында һәркемгә яхшы таныш кыйммәтләргә нигезләнә: нык гаилә, олыларны хөрмәтләү, бәхетле балачак һәм мәхәббәт...

- “Татар җыры”нда үзенчәлекле моментлар булачакмы?

- Әлбәттә! Һәм берәү генә дә түгел! Барлык серләрене дә ачып бетермим, шулай да бер номерга аерым тукталып китәсем килә. Бу номер безнең иң якын кешеләребез – әниләребезгә багышлана. Чыгыш дәвамында экранда республикабызның танылган шәхесләренең әниләре белән төшкән фотосурәтләре күрсәтеләчәк. Алар арасында берничә бәхетле тамашачының фотосурәте дә пәйда булачак. Оештыручылар килгән фотолар арасыннан әлеге номерга туры килердәйләрен сайлау белән мәшгуль. XVI фестиваль тарихына кереп калырга теләүчеләр өчен менә шундый уникаль мөмкинлек бирелә!

- Барлык идеяләрне дә чынга ашырып буламы?

- Әйе дә, юк та. Дөресен генә әйткәндә, фестивальгә әзерлек процессы берничә ай алдан башлана, төгәлрәк әйтсәк, яңа елдан соң ук узган чарага нәтиҗәләр ясап, киләсе фестивальгә әзерләнә башлыйбыз. Әлбәттә, бөтен иҗат кешесенә хас булганча, минем дә башыма бик күп идеяләр килә. Командабыз да төрле кызыклы тәкъдимнәр белән чыга. Без күмәкләшеп аларны тормышка ашыру өчен тырыша башлыйбыз. Финанс һәм техник кыенлыкларны җиңү генә ни тора! Һәрбер номерны киңәшләшеп, уртак фикергә килгәч кенә, сәхнәгә кую эшенә тотынабыз. Шуңа да күпчелек очракта уйлаган уй-ниятләребезне тормышка ашырып киләбез.

- Сүз уңаеннан, фестивальнең үсешендә нинди үзгәрешләр тоясыз?

- Идея, концепция, сценарий, чыгышлар… Фестивальне оештыру ул бер команда тарафыннан башкарыла торган бик зур хезмәт. Монда һәркем үз эшен йөз процентка башкарырга тиеш. Шушы еллар дәверендә “Татар җыры”ның инде үз бердәм командасы барлыкка килде. Без бер юнәлештә фикерлибез, максатларыбыз да бер. Әнә шул безнең арадагы мөнәсәбәтләрнең үсеше фестиваль үсешенә дә уңай тәэсир итә. Бүген “Татар җыры” фестивале – ел да уза торган бер чара гына түгел, ул бренд! Әлеге проект үзенең масштаблары белән генә шаккатырып калмый, фестиваль татар җыры, татар мәдәниятенә битараф булмаганнарны берләштерә дә әле.

- Артистлар белән эшләү авыр түгелме соң?

- Лауреатлар билгеле булуга , һәрбер артист белән тыгыз эш алып барыла башлый. Номерны куюда артистның шәхси сыйфатлары белән беррәттән, җырның эчтәлеге дә зур роль уйный. Ә бәлки җыр бу очракта мөһимрәктер дә әле. Бер чыгышны оештыруда гына да дистәләгән кеше көч түгә. Артистлар моны бик яхшы аңлый. Шуңа да үз эшләренә җаваплылык белән карыйлар. Ә җаваплы кешеләр белән эшләү бер дә авыр түгел.

- Ирина, ничек уйлыйсыз, кем ул “Татар җыры” тамашачысы?

- Беренчедән, татар җырына гашыйк кеше ул. Икенчедән, мин аны татар эстрадасы яңалыкларыннан хәбәрдар тамашачы итеп күз алдына китерәм. Ул - “Татар радиосы”ның актив тыңлаучысы, “ТМТВ” каналын даими карап баручы. Өченчедән, “Татар җыры”на килгәннәрнең күбесе бу фестивальнең тугры тамашачысы булуында шигем юк минем. Алар өчен ел саен фестивальгә бару күркәм традициягә әверелгән. Әнә шундый тамашачыларыбыз күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

Партнерлар: рәсми партнер “Татнефть” компаниясе; “МедиТуризм” - сәләмәт булыр очен Торкиягэ; “Люкс” затлы киемнәр бутигы; “Семь озер” артезиан суы; кафе-кондитерская “Аль-Резе” ; “Капитоль” - кун һәм мех салоны; Герлин маркасын тәгъдим итуче «Иль де ботэ» парфюмерия хәм косметика кибетләр челтәре; компания “Таттелеком”; күп профилле “АВА –КАЗАНЬ” клиникасы; турыдан туры трансляциянен Генераль партнеры – “Намус” тозелеш компаниясе.

1

2

3

4


---
Татар җыры
№ --- | 12.11.2015
Татар җыры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы