поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
16.06.2009 Матбугат

ИКЕ БАШЛЫ «ТАТАРСТАН»

Апрель май айларында “Татарстан” журналы ике төрле булып чыкты. Кәгазьдә рәсми журналның редакциясе яңартылса да, әлегә бу турыда рәсми белдерүләр юк. Яңа җитәкчелек исә, басманы үзгәртергә жыена.

“Татарстан” журналы тирәсендә “болытлар куерып, яңгырлар явып китеп, кояш та чыгырга” өлгерде инде. Әмма Татарстанлыларны шаккаттырып булмый. Шуңа күрә, соңгы ике айда республиканың төп рәсми мәгълүмат чарасының бөтенләй башка басма булып чыгуына да халкының исе китмәде.

 

Апрель аенда басманы мөхәррир Рифат Фәттахов чыгарса, яңа саны Айдар Сәлимгәрәев җитәкчелегендә ясалган.

 

“Татарстан” журналындагы үзгәрешләр узган ел ахырында башланды. Республика эчке эшлшләр министрлыгы карары нигезендә Татарстанның хисап пулаты, финанс минитрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы редакциядә тикшерү үткәрде. Әлеге эшләр нәртиҗәсендә басманың баш мөхәррире дә, редакция составы да тулаем алмашынды. Республиканың рәсми журналы хәзер “Татмедиа” оешмасына карый.

 

Журналның баш мөхәррире Рифат Фәттахов бу үзгәрешләрне гадәти хәл, ди. Аның сүзләренчә әлеге вакыйгалардан артык проблема ясарга кирәкми.

 

“Һәрбер нәрсәдән юк җирдә проблема ясамагыз. “Татарстан” журналының эшләре канун нигезендә бара, барысы да тәртиптә. Бу басманың киләчәге матур булыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә мин аларга шуны телим”, ди Рифат Фәттахов.

 

Журналлар исә, тышкы кыяфәте, эчтәлеге белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Белгечләр арасында бер санга гына карап фикер йөртү хупланмаса да, күпләр әлеге ике журналга карап нәтиҗәләр ясарга кереште. Беренче карашка, белгечләр фикеренчә, элекке журнал сәяси яктан баерак булган. Беренче биткә күз салсак, элекке басмада “Ак Барс” хоккей такымының җиңүенә багышланган “Русиянең спорт башкаласы Казанга күченә” дигән язма тора.

 

Яңа “Татарстан” журналында исә, ике биткә “Ауди” машинасы рәсеме төшерелгән. Икенче биттә элекке “Татарстан”лылар ШОС халыкара оешмасы вәкилләренең Казанга килүен тасвирлый. Яңа басмада исә, Швейцария сәгатьләрен мактыйлар. Өченче биттә Русия белән Белорус илләре мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Яңа журналда өченче биттә дә сәясәт күренми, биредә әле ачылган “Кремлин” рестаранын рекламлыйлар. Шулай ук бу басмада “Билайн” ширкәтен, Түбә ябу заводын, “Interio” кибетен, “Берег” ширкәтен танытуга күп урын бирелгән.

 

Бүген, бигрәк тә кризис сәбәпле күп кенә мәгълүмат чараларының яшәве авырлаша. Рекламның күп булуы да басманың матди халәтенә файдага гына, әмма сәяси журналның “саргая” баруын, кайбер белгечләр хупламый. Яңа басмада иң истә калган темалар исә, Бердәм дәүләт имтиханнары мәсьәләсе, 9 май бәйрәме, “Универсиада”га әзерлек эшләре турында. Шулай ук “Известия” хәбәрчесе Юрий Николаевның Казанда Русия президентына очкыч эшләүләре темасына язылган мәкаләсе дә, игътибар үзәгендә.

 

Элекке журналда исә, белгечләр беренче чиратта тышлыкка игътибар итә. Биредә Казан кирмәне, аның янында урнашкан, байларның бер төн йокларга кайткан, йортлары сурәтләнгән. Үткен телле белгечләр, янәсе бу сүрәт аша журналның элекке мөхәррире Рифат Фәттаховның җитәкчелеккә төрттереп нәрсәдер әйтергә теләгән ди. Фәттахов үзе исә, моның белән килешми.

 

“Тышлыкка бу рәсем махсус куелмады. Бу Казанның рәсми рәвештә Русиянең өченче башкаласы исемен алуга багышланган тышлык иде”, ди ул.

 

90 елга якын чыккан “Татарстан” журналы нинди булган һәм нинди булырга тиеш дигән сорауга Фәттахов җавап бирүдән баш тартты. Журналның яңа башлыгы Айдар Сәлимгәрәев та киләчәктә басманың нинди булачагын тасвирларга авырсынды. Әлегә журнал тулаем үзгәрү хәлендә, шуңа күрә төгәл әйтеп булмый, ди ул.

 

“Татарстан” журналының элекке кебек үк республиканың төп рәсми басмасы булып калачагы, аның максаты үзгәрмиячәге төгәл билгеле. Бары тик ул заманчарак һәм эчтәлеге ягыннан бераз үзгәртелеберәк чыгачак”, ди басманың баш мөхәррире Айдар Сәлимгәрәев.


Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Азатлык
№ --- | 15.06.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (19602) / 17.06.2009 20:21:55

Автор нинди генә фантазияләргә бирелмәсен,язманың исеме язмада барачак сүз турында булырга тиеш бит инде ул. Гадел әфәнде ниндидер "ике башлы" атамасын куеп, укучыда "бу журналда әллә вакытлыча ике мөхәррир калдырдылар микән?" дигән икеләнү тудыра. Элеккеге редактор журналда эшләмидер дип уйлыйм, һәрхәлдә мөхәррир вазыйфасында түгелдер. Шулай булгач, Гадел әфәнде язмасына "тозсыз" баш куйган булып чыга. Бер сан белән генә журнал кыйбласын билгеләргә тырышу - шулай ук бик зур тоз-сыз-лык!

№12 (19566) / 17.06.2009 00:18:50

просрали журнал.
ага.
жәл...

эх, ә бит әле Хәлидә Бигичева фестивален оештырып йөреп була иде.
тагын кемнәр бар анда, кочки-пожаркада?!

пиэс.
сергачны яратам. ихластан.
ә менә журналны харап итә торып
"классик татар эстрадасын" кайгыртучылар - ...

№11 (19556) / 16.06.2009 20:36:34

Бүген "Татарстан", иртәгә башка газета-журнал шул язмышка хөкем ителәчәк. Бу татарны, аның матбугатын юкка чыгару, минемчә, җәмәгать. Халыкны надан калдыру. Рекламаланган товарларны кайсыгыз сатып ала? Синме, минме, Мөхәммәтәминме? Ә менә матбугаттагы чын язмаларга безнең көч җитә әлегә, рухи азык алар. Бер сорау: Бер журналист авыз ачса, бөтен редакцияне урамга куып чыгаралар икән, дәреслек эзләп.кая барырга? А судьи кто?

№10 (19554) / 16.06.2009 20:29:59

Энэ мин, әйт әле белсәң, кем соң анда редактор? әллә гүпчем икебашлы редактормы?башка инфо редакция тулысы белән куылган дип яза. Азатлык шуны да язарга куркамы, әллә анда эшләүчеләрнең түбән сыйфатлы булуына дәлилме бу
чүп.

№9 (19551) / 16.06.2009 18:09:24

Редакиядэге буталчык, журналнын хэзерге странный хэле очен Гадел гаепле тугел. мондый ситуациянен гомергэ доньяда булганы юк. Турэлэр узлэре белэме икэн шушы ботканын ахыры ничек бетэчэген?

№8 (19550) / 16.06.2009 17:51:53

Сез авторга суз эйткэнче узегездэн эзлэгез гаепне! Топ-тогэл язылган, барысы да анлашыла. Анламаучыларга тагын бер кабат укып чыгарга кинэш итэм)

№7 (19544) / 16.06.2009 15:52:21

Редакторлар дачада да, дингез буенда да эшли ул. Купсенмагез...

№6 (19542) / 16.06.2009 15:34:06

Редакторлары кая карый дисеңме? Бу вакытта эшли торган редакторлар була мени ул? Безнеке дә әллә дачада, әллә диңгездә, белмибез. Боларныкы да чехлар белән берәр курортта ятадыр инде. Акыллы кешеләр су коена хәзер.

№5 (19540) / 16.06.2009 14:45:05

чуты мин дә аңламадым: ике Татарстан журналымы, ике редактормы..татарча язылган да шикелле инде, ну автор ни сөйли, алла белсен. әле радиосыннан тыңлаган кеше ничек аңлыйдыр, монда кат-кат укып карап та берни аңларлык түгел. редакторлар, директор иптәш кая карый?

№4 (19538) / 16.06.2009 14:01:21

Биредә Казан кирмәне, аның янында урнашкан, байларның бер төн йокларга кайткан, йортлары сурәтләнгән

бу журналист язманы аягы белэн генэ дэ тугел, бутен эгъзасы белэн язган ахыры.

№3 (19531) / 16.06.2009 12:44:10

Мин дэ анламадым. Нэрсэ хэзер бер исемдэ ике журнгал чыгарамени. шуны анлатып язсагыз иде. бутап бетергэнсен Гадел.

№2 (19529) / 16.06.2009 11:28:17

Йасин чыктым сина "Татарстан"!!!
Журнал халыкка таныла алмады. Хэм танылмаячак та. Энэ турэлэрнен остэлендэ "для солидности" ятачак инде ул... Сэяси байлык? Сез нэрсэ? реклама мэйданына эйлэнеп бетте бит инде журнал... "Татмедиа" исэ моннан "ЖЕЛТЫЕ СТРАНЦЫ ТАТАРСТАНА" ясаячак....

№1 (19527) / 16.06.2009 11:10:49

"Татарстан" журналы коллективы белэн нэрсэ булып беткэн: алар эшсез калганмы яки башкалармы - ник бу хакта бер жомлэ дэ юк?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar