поиск новостей
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 27 Сентябрь
  • Рамил Вәҗиев - актер
  • Сәрия Сабурская - дәүләт эшлеклесе
  • Сергей Малышев (1950-2007) - шагыйрь
  • Вәсилә Шәмсевәлиева - журналист
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
Архив
 
11.11.2015 Әдәбият

Чират һәм... болытлар (Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» романыннан)

...Безнең авыл өстеннән болытлар бик акрын үтә. Күккә карап озак-озак ятасың, болытлар, берсенә-берсе кушылып, әллә нинди сурәтләр ясап бөтереләләр: йә зур гына сыер сурәте, йә көлтәле йөк тартып барган ат сурәте, йә, мәһабәт зур чиләк -көянтә асып, судан кайтып барган хатын-кыз сурәте ясыйлар алар. Без бала вакытта шулай иде, әле дә шул сурәтләр ясала икән: ник кенә бер трамвай, троллейбус, экскаватор яки ракета сурәте ясалсын – һаман ат та сыер, сарык көтүе, балта тоткан ирләр, чиләк күтәргән хатыннар...

Болытлар – безнең бәхетебез.

Күк йөзендә болыт әсәре күрмичә, сигезәр, унар ай яшәгән халыклар бар. Алар бәхетсез. Җирләренә яралганнан бирле бер тамчы яңгыр төшмәгән урыннар бар. Анда яшәүчеләр бәхетсез, аларның рухи дөньясы безнекеннән фәкыйрь.

Күк йөзендә болытларың булмаса, ни хәл итәр идең? Шәһәрдә аларны күреп булмый, анда берөзлексез трамвай көтәсең яки чират торасың. Чиратны, әгәр ул булмаса, шәһәр халкы барыбер уйлап чыгарган булыр иде. Шәһәр халкының бөтен яшәеше чираттан гыйбарәт. Авылда без утыз алтынчы, утыз җиденче елларда ипигә чират тора идек. Картлар әйтә иде, «чират» сүзе бик әшәке сүз, менә бит нинди яман сүзне ике дә уйламыйча әйтәбез дип, тел шартлаталар иде. Без малай-шалай моның хикмәтен белә алмый гаҗиз идек, көзге төн урталарында, кибет янындагы чиратны югалтмаска дип, фонарь алып бата-чума елга аръягындагы кибеткә барабыз, иртән тагын чиратыңа йөгерәсең, анда инде яңа чират ясалып, бу юлы кул аркаңа, очын төкерекләп, зәңгәр карандаш белән сызыртып-яндырып, яңа номер сугалар. Ә теге «чират» сүзен өлкәннәр бервакыт, бөтенләй гамәлдән чыгарып, «очередь» дигән сүзне керттеләр, хатын-кыз исә, гадәтенчә һич тә баш ватып тормыйча, моны «ычурыт» дигән сүзгә әйләндерде дә куйды. «Чират» сүзенең теге яман мәгънәсен исә миңа бераз үсә төшкәч аңлаттылар. Егерме тугызынчы елда безнең авыл егетләреннән бер төркем шахтага эшкә киткән, акчага тиенгән, әти-әниләренә посылка итеп чәй-шикәр, ситсы-галош җибәргән егетләр хатларында язганнар: ипине, күпме теләсәң, шуның кадәр ашарга мөмкин, бераз акча туплагач кайтырбыз, әле менә барыбыз да шивиют (шевиот) материалдан кәчтүм-чалбар (авыл халкы пиджакны «кәчтүм» дип, ә костюмны «кәчтүм-чалбар» дип атый) тектердек, фәлән-төгән...

Әнә шул егетләр егерме тугызынчы елның көзендә авылга акча белән кайтып төшкәннәр һәм, берәүне дә санга сукмыйча, берәр атна типтереп йөргәннәр. Ә беркөнне шулай ук шахта ягыннан кайтып Хәернисаларга кунакка килгән Әсхәбкамал исемле мут, хәтәр бер кызны (күзләре уйнап торган, имеш) тотып алып, бер чәй чокыры портвейн эчерткәннәр дә, теге йомшагач, Хәернисаларның бакча башындагы кара мунчага алып барып чират торганнар...

Ул вакытта аның өчен статья булмаганмы, әллә мондый эшнең совет законнары тарафыннан каты җәзага лаек икәнен белмәгәннәрме – Әсхәбкамал иртәгесен, сүзсез-нисез, авылына кайтып киткән. Тик инде «чират» сүзенең ямьсез мәгънәсе шуннан икән. Шунысы бар, бөтен әйләнә-тирәгә яман даны чыккан Әсхәбкамал, Казанга кайтып, «завод сорок»ка урнашкан да менә дигән бер егеткә кияүгә чыккан: гармунчы, ди, көрәшче, ди, стахановчы, ди. Авыл халкы, бу хәбәрне ишеткәч, шундук нәтиҗә ясады: «Миргә яраган – иргә яраган»...

Авылда бернигә дә бернинди чират юк хәзер. Әмма шәһәр чиратны ярата инде. Анда чиратлар болай: иртән эшкә барганда киосктан гәзит-журнал алыр өчен, икенче бер киоскта трамвай талоны алыр өчен, трамвай йөрмәсә – такси чираты, эшеңә барып җиткәч, лифтка чират, әбәт вакытында ашханәгә чират, ашап чыккач, кул юарга чират, бәдрәфкә чират, эшеңнән кайтышлый кибеттә... Анда инде чират йөз төрле. Тагын кинога, врачка, ЖЭКка, сок эчәргә, имтихан бирергә һәм тагын әллә нинди чуртымнарга... Аяк тырнагыңны кистерергә, үкчәңне йомшартырга, педикюршага, маникюршага чират, анасын корт чаккыры...

Болытлар әнә чират тормыйлар, агалар гына. Ләкин бит чират өчен шәһәр гаепле дә түгел. Чират тормагач, тормышның ни кызыгы бар? Җитмешенче елларда кайбер әйбергә чират кими төшкәч, шәһәр халкы кәефсезләнеп калды. Ләкин озакка түгел: оешмаларда, профкомнарда хезмәткәрләрне палас, мебель чиратына яза башладылар. Проблема туды, яңа көн тәртибе белән яңа җыелышлар барлыкка килде. Яңа ситуация туды. Шул чорда байтак палас (талон белән!), йомычка чүбе һәм пычкы чүбен кләйгә катырып эшләнгән байтак мебель сатылды. Чиратны бозучылар өстеннән югары оешмаларга байтак жалу язылды. Еллар узды, хәзер ул чиратны оештырган, шул чират буенча җаны теләмәгән төстәге паласмы алган кешеләр ул елларны оялып искә алалар яки искә алмаска тырышалар. Хәзер паласларга кибет көяләре хуҗа...

– Нәрсә бирәләр?

Шәһәр хатын-кызы моны чиратның койрыгына килеп басып, алдагы һәм үзеннән соң килеп баскан арттагы кеше белән «визуаль» контакт урнаштыргач кына, ягъни үз урынын юридик яктан раслагач кына сорый.

– Нәрсә бирәләр?

Ә, барыбер. Минтаймы, паролонмы, шевронмы, капронмы, туалет кәгаземе, дихлофосмы, култык асты тирләгәндә сиптерә торган химикатмы, балалар подгузнигымы (тәрҗемәсе юк кебек), кара күзлекме, крабмы – барыбер.

– Нәрсә бирәләр?

Чират – димәк, кирәкле әйбер. Чиратсыз алган әйбер мал түгел. Аны алучы да юк. Кызыгы да юк.

Бер елның көзендә мин бер атна чамасы Мәскәү университетының кунакханәсендә яшәдем. Җиденче катта идем шикелле. Безнең аста, бераз читтәрәк, Венгриянең фирменный кибете – «Балатон». Затлы товар – чын күннән сумкалар, перчаткалар, дипломат, күзлек савытлары. Синтетика дигән алдавычның заты да юк. Менә шул кибет янына кичтән халык җыела гына бит. Мин әле аңламыйм. Төннәрен торып тәрәзәдән карыйм – кибет янында искиткеч җанлы хәрәкәт. Җиңел машиналар килә, китә, халык өеме селкенә, дулкынга әйләнә, өстән кар, яңгыр ява, ноябрь аенда Мәскәү һавасының нинди икәнен һәркем белә. Бер төн күзәтәм, ике төн. Аязрак бер төндә күрәм: кешеләр җиңел машиналарыннан термослар алып чыгалар, термос тоталар да чират тирәсендә йөриләр, күрәсең, кофе, какао алып киләләрдер. Шулай минем командировка срогы беткәнче дәвам итте. Кичке чират иртәнге тугызга «Балатон» ачылганчыга кадәр тора иде. Китәр алдыннан ачыкладым: «кубик Рубика» сатыла икән. Ничек мин моны белмәгәнмен? Югыйсә, ул көннәрдә метро поездларында кулында шуны әйләндереп йөрмәгән кешене адәмгә дә санамыйлар иде. Мин мәскәүлеләрнең атна буе миңа күтәрелеп тә карамаганнарының сәбәбен белдем: сәбәбе минем гадәти демисезон пальто белән ике йөз сиксән сумлык ондатра бүректә түгел (Мәскәү алай киенми), бәлки кулымда «кубик Рубика» булмауда икән. Ул көннәрдә сөйләделәр: чират үзе дә сатыла, аның әйберенә карата бәясе бар икән – «кубик»ныкы – биш сум, аяк киеменеке – унбиш сум...

Караңгы, карлы-юеш төннәрне, аяк өсте басып, бу шакмакка чират торган халыкны мин кызганмадым. Әйдә торыгыз, маегызга чыдый алмыйсыз икән, торыгыз, дидем. Күрәсең, ата-аналарыгызның кырык беренче ел җәендә сугышка, ополчениегә язылырга военкомат, райком ишекләре янында торган чиратларын йә оныткансыз, йә хәтерләргә теләмисез. Ләкин башка ягын да уйладым: кырык беренче елгы ополчение, оборонаны күргән кешеләр күпме калды соң хәзер? Мәскәү хәзер кемнән тора соң? Теләсә нинди авыл малае – Рязаньнан, Костромадан, Йошкар-Оладан, Чимкенттан, Питрәчтән, Норлат белән Сарманнан яки Магдагачи белән Сарапулдан килеп урнашкан кешеләр бит инде анда яшәүчеләр. Читтән килеп башкалага урнашып алгач, ничек инде «кубик»сыз яшәп була? Кеше арасында оят бит бу! Ничек инде?..

Чиратның мәгънәсе бик түбәнлектән алып бик югары идеялелеккә кадәр була ала. «Кубик Рубика» чиратын мин түбәнлеккә кертмәсәм дә, югары идеяле дип атый алмадым.

Чират торган кеше болытларны күзәтә алмый.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ