|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2015 Мәгариф
Директорлар көлкегә калганУкытучылар белемнәрен яңача күтәрә башлаячак. Әлегә Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Мамадыш районнарында тәҗрибә бара. Бу төр квалификация күтәрү системасы кайсы ягы белән отышлы соң? Сүз укытучының ихтыяҗларын исәпкә алган, персонификацияләнгән модель турында бара. “Укытучы үзе теләгән программаны сайлап, шуның нигезендә квалификациясен күтәрә ала. Аларга 200-300 программа тәкъдим ителәчәк. Укытучыларның белемен сынауда 12 оешма катнаша. Алар арасында шәхсиләре дә бар. Лицензия булган очракта моңа закон каршы килми”, – ди Татарстан мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Хәмитов яңа тәҗрибә турында. Билгеле булганча, мәктәпләрдә яңа федераль белем бирү стандартлары гамәлгә кертелә. Димәк, укытучы да үзгәрмичә булдыра алмый. Әмма кызганыч, кайбер мәктәп директорлары ФГОСның нәрсә аңлатканын әйтә алмый икән. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина сөйләвенчә, стандартларны бер кеше генә өйрәнеп, мәктәптәге хәлне яхшырта алмый. “Персонификацияләнгән модель – белем күтәрүдә бик отышлы система. Ләкин моның өчен мөгаллимнәр үзләре белемле булырга тиеш. Бүген ниндидер материалны Интернеттан табу өчен күп вакыт кирәкми. Шуңа күрә укытучылар чыгышларын җәмәгатьчелек алдында якласа, әйбәт булыр иде. Без бер районда директорлар арасында ФГОС турында анкета уздырдык. Нәтиҗәдә 14 директор бу сүзнең асылын аңлата алмады. Әгәр алар белми икән, укытучылар моны ничек үзләштерәчәк соң? Стандартлар буенча курслар оештыру мөһим”, – ди Фәйрүзә ханым. – Мәктәп эшенең сыйфатын күтәрү укытучыга бәйле. Әгәр яхшы укытучы бар икән, сыйфат та булачак. Кайбер районнар үзләрендә квалификация үзәкләре булдырып, укытуны шунда гына оештырмакчылар. Җайлы бит, дөньяда нәрсә булганын белмичә, башка инновацион мәктәпләрне күрмичә генә. Ә инде рейтинглар төзи башласалар, алар упкынга төшкәндәй булачак. Курсларда ФГОСның нәрсә икәнен белмәгән, без әйткәнне аңламыйча утырган укытучы, директорлар да очраштыргалый. Безгә күп кенә районнардан килергә куркалар. Чөнки таләпләр көчле, проектларны комиссия каршында якларга кирәк. Башкача булмый. Баланың бәхете укытучыдан тора. Әгәр аның белеме, дәрәҗәсе юк икән, ул бала бәхетсез, – ди Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яктан кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов. Укытучылар ирекле рәвештә кайда тели, шунда белем күтәрә. Әйтик, физика укытучылары белемнәрен бары Рәис Шәйхелисламов җитәкләгән үзәктә генә күтәрә ала. Ә менә татар теле буенча сайлап алу мөмкинлеге бар. “Бу – яңа адым. Чыннан да, укытучыны программа сайларга өйрәтергә кирәк. Әмма күбесе бер үзәкне сайласа, башкаларга укытучыларның килү-килмәвен көтеп утырырга туры киләчәк. Ә сайламаса? Галимнәргә хезмәт хакы да түләргә кирәк бит”, – ди директор. КФУ ректоры Илшат Гафуровка укытучыларның белемен читтән галимнәр чакыртып күтәрү ошамый. Аның фикеренчә, үзебездә яхшы мөгаллимнәр булганда, бу – акчаны җилгә очыру. “Без үзебез грантлар отабыз. Укытучыларны кем әзерли, белем күтәрү белән дә шулар шөгыльләнергә тиеш”, – ди ул. Депутат Ирина Бакова, укытучылар берьюлы белем күтәрергә киткән очракта аларны алыштырырга педагоглар кытлыгы тумасмы, дип кызыксынды. Бу очракта инде мәктәп директорлары алдан ук кайсы укытучыны курсларга кайчан җибәрәсен билгеләргә тиеш.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|