поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2009 Бәйрәм

"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН"ДА САБАНТУЙДАН РЕПОРТАЖЛАР МАРАФОНЫ

Әлки, Саба, Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Чирмешән, Биектау, Апас, Арча, Аксубай, Әгерҗе, Лаеш, Түбән Новгородлардан репортажлар.

 

ӘЛКИ

 

Әлки районында быел Сабан туйлары алдагы еллардагыча һәр авылда үткәрелмәде, кызганычка, кризиска сылтадылар бугай. Ә менә Алпар Сабан туе бик тә колачлы һәм эчтәлекле булды. Быел да Сабан туе чыгымнарының зур өлешен бертуган Сәмигуллиннар күтәрде.

 

Узган елдагыча быел да дистәләгән парашютчы, һавада фейерверклар уйнатып, мәйданның кыл уртасына төшеп утырдылар. Тагын бер үзенчәлек – быел хатын-кызлар арасында да татарча көрәш оештырдылар. Кемгә ничектер, миңа калса, гүзәл затларыбызга бу спорт төре бик үк килешеп бетми кебек. Хәер, Россиядә хатын-кызлар гомер-гомергә иң авыр хезмәтләрдә бил бөккәч, нигә әле спортның да шундый төрендә үзләрен күрсәтмәскә?!

 

Район үзәге Базарлы Матакта узган бәйрәм үзенең төрле җирләрдән һәм төрле илләрдән катнашкан кунаклары белән истә калды. Мәртәбәле кунаклар уеннарда да катнашты. Мисал өчен, РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Хәйруллин белән килгән Финляндия кунагы Микка Коскинен катыктан акча эзләп, тамашачыларны байтак мавыктырды. Аңа, тәңкәне иреннәре белән эләктерер өчен, башы белән өч тапкыр катыкка чумарга туры килде.

 

Сабан туеның йөзек кашы булган татарча көрәштә дә төрле җирләрдән генә түгел, илләрдән дә бил алышучылар катнашты. Әмма тәкәгә барыбер әлкилеләр хуҗа булды. Батыр исемен Татар Борнаеннан Айнур Фазылов алды.

 

Шәһит ГАТАУЛЛИН

 

 

 САБА. ЮЛБАТ

 

Сабантуйга, олы яшьтәге апа-абыйлар әйткәнчә, "Мәйдан"га җыенганда, гадәттә, көннең матур булуын телисең. Яшьнәп үткән ике сәгатьлек иртәнге яңгырдан соң бигрәк тә күңелле була икән ул Сабан бәйрәме. Бөрә аланына җыелган сабалыларның күңелләре шуңа да бик шат булгандыр. Гадәттәгечә кыр батырлары, игенче-терлекчеләрнең хезмәте данланды ул көнне. Мәйдан уртасына чыккан берәү дә бүләксез калмады. Иң сөенечле мизгелләр узган ел Сабантуй көннәрендә туган бер яшьлек сабыйларның әти-әнисе белән түгәрәк уртасына чыгулары булгандыр.

 

Олыны – олы, кечене кече итә торган көн бит ул Сабантуй. Биредә һәркем үз урынын тапкан иде. Җитмештән узган шахмат-шашка осталарының уенына тын калып карап шактый басып тордык әле. Кемдер колгага менә, кемдер әтәч артыннан йөгерә. Берәүләр 100 сумга телевизор ота, икенчеләр ике мең ярымга мунча себеркесе сатып ала.

 

Район Сабан туеннан алган тәэсирләр авылларда үтүче сабантуйларга күчте. Кыр эшләре буенча Юлбат хуҗалыгы районда беренчелекне алган иде. Сабантуй аланына җыелган Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау, Юлбат авылы игенчеләре һәм Сабаның 104 нче һөнәр лицее укучыларыннан тупланган кыр батырлары исә, иккән игеннәре мул булып үссен дип, тагын да яңгырлар теләде. Хуҗалыкны үз канаты астына алган Саба һөнәр лицее директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов, хуҗалык рәисе Илфат Мөхәммәтов һәрбер игенчегә үзенең җылы теләкләрен җиткереп, кабат-кабат рәхмәтен белдерде. Икенче ел рәттән алар тылда хезмәт иткән ветераннарны зурлыйлар, күчтәнәчкә мул пакетлар өләшәләр.

 

Сабантуй әле үзенең имин үтү белән дә кадерле. Әле генә җилкенеп мәйданнарга ашыккан идек. Инде кабат эш кырлары көтә. Әмма бу хуҗалыкта хезмәт кешесенә карата күзгә күренеп мөнәсәбәт үзгәрә барган мәлдә әле эшләргә дә эшләргә кирәк диясе килә.

 

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

 

ЧАЛЛЫ

 

Халыкны олы бәйрәм уңаеннан сәламләгән кала хакиме Илдар Халиков, икътисадый кризиска карамастан, бәйрәмнең зурлап үткәрелүенә басым ясады. Халыкка илбашы Минтимер Шәймиев котлавын ирештергән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә бәйрәмнең халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы ролен ассызыклады. Аның игътибарын аерата милли җәмгыятьләр чатыры җәлеп иткән. Парламент рәисе әйткәннәргә әзәрбәйҗан җәмгыяте рәисе Гасан Мамедовның сүзләре шактый аваздаш яңгырый: "Без унбиш ел рәттән Сабан туенда катнашабыз, ул елдан-ел матурая һәм яхшыра. Иң мөһиме, татар җирендә без үзебезне чит-ят итеп тоймыйбыз. Шәхсән үзем өчен Сабан туе – бәйрәмнәр бәйрәме".

 

Бәйрәм һәр елдагыча театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Кала тарихына багышлап, "Чаллы риваяте" исеме белән халыкка тәкъдим ителгән бу чарада 3 меңләп кеше катнашу үзе үк Сабан туеның нинди колач белән узуын ачык дәлилли. Чаллы Сабан туен күргән кунак тагы килми калмый дигән сүзләренең дөреслеге шик уятмый. Шул турыда Россиянең атказанган спортчысы, танылган теннис остасы, милләттәшебез Марат Сафин да белдерде. Быелгы баш батыр – кабат Айрат Гыйлаев. Аны котларга "Сабан туе гүзәле" конкурсында җиңгән Ләйсән Әхмәтҗанова чыкты.

 

Рәис ЗАРИПОВ

 

***

 

Узган атнада Чаллыда спорт бәйрәме дә үткәрделәр. Биредә "Яр Чаллы" теннис комплексы ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дөнья теннисы "йолдыз"ы Марат Сафин да катнашты. Спорт мәктәбе каршында теннис комплексы ачу мөмкинлеге "Газпром" ААҖ ярдәмендә тормышка ашырылды. Теннис комплексы өчен җиһазлар махсус Италиядән кайтарылган. "Бүгенге кризис шартларында да спорт сарае ача алалар икән, димәк Чаллы халкы иртәгәге көн турында уйлап яши", – дип мактады автошәһәрдә яшәүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисе биредә Универсиада-2013 чемпионнарын тәрбияләү мөмкинлеген дә билгеләп үтте. Марат Сафин исә бәйрәмдә чәкчәк белән сыйланды. Ул булачак спорт "йолдыз"ларына имзасы куелган теннис тубы һәм ракетка да бүләк итте.

 

ТҮБӘН КАМА

 

Түбән Кама Сабан туенда Тукайның Шүрәлесе дә күңел ачты. 70 меңнән артык кунак җыелган мәйдан түрендә әкият каһарманнары зур тамаша күрсәтте. Хәер, Сабантуй үзе дә әкияттән ким булмады. Түбән Камага хәтта танылган "йолдыз"лар да килгән иде. Бәйрәм чараларында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 

Кунакларны балалар, яшьләр мәйданчыклары, ике меңнән артык кешегә исәпләнгән "сәүдә шәһәрчеге" каршы алды. Түбәнкамалылар дөньякүләм танылган теннисчы Марат Сафин һәм Голливуд актеры, дөнья чемпионы Олег Тактаров белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмнең олы кунаклары – сабан батырларын бүләкләгәннән соң, мәйдан Шүрәле урманына әйләнде. Җырлы-биюле тамашада ике меңгә якын бала катнашты. Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарада профессиональ рәвештә канатта йөрүче Камиловлар нәселе чыгыш ясады. Җирдән 15 метр биеклектә сузылган арканда йөгереп йөрүче 5 яшьлек сабыйга бөтен халык соклангандыр, мөгаен. Сабантуйның алыштыргысыз бәйгесе – ат чабышында Түбән Кама атына тиңнәр табылмады. Милли көрәштә батыр булып калган түбәнкамалы Азат Мортазин исә бәйрәмнән автомобильгә утырып кайтып китте.

 

КУКМАРА

 

Район Сабан туе мәйданының бизәлеше үк күңелләрне күтәреп җибәрде. Күпер аша узганда су тамчылары бөркеп утырган фонтаннарны үтеп, шау-гөр килеп торган мәйдан янына якын килгәч, әкият дөньясына эләккән кебек буласың. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова, Татарстан Президенты М.Шәймиевнең Сабантуй бәйрәме белән котлавын, районыбызның авыл хуҗалыгы инвесторы, "ВАМИН-Татарстан" җәмгыятенең генераль директоры Р.Минһаҗев та кукмаралыларга үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

 

Районда төрле номинацияләр буенча оештырылган конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеле булды. Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләр буенча беренче урынга – Янил, икенче урынга – Кәркәүч, өченче урынга Мәмәшир авыл җирлеге лаек дип табылды. "Күп балалы гаилә" номинациясендә Сазтамактан Нәзирә һәм Рамил Галимҗановлар җиңүче дип табылды, "Үрнәк опекун гаилә" номинациясендә җиңү яулаган – Ош.Юмьядан Карповлар гаиләсенә, иң яхшы спортчы гаилә дип табылган Диләрә һәм Ильяс Ибәтовларга да бәйрәмдә зур хөрмәт күрсәтелде.

 

Милли көрәш өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында барлыгы 11 авырлык үлчәвендә үткәрелде. Баш батыр титулын күп еллар мәйданда танылган көрәшче Илмар Шәймәрданов яулады.

 

***

 

Вахит авылы Сабан туе һәр елдагыча зурлап үткәрелә. Биредә игәнәчеләр бик булыша. Эшмәкәр Гатауллиннар быел ике "Жигули" куйган иде. Аның берсе читтән килеп бил алышкан көрәшчегә булса, икенчесе Вахит хуҗалыгында эшләүчегә тәгаенләнде. Рафаэль Гатауллинның Сабантуйга куйган унөченче машинасы иде бу.

 

Гөлгенә ШӘРИПОВА

 

ЧИРМЕШӘН

 

Сабан батырларын әләмнәр белән бизәлгән көймәле мотоциклларга утыртып, мәйдан тирәли әйләндергәннән соң, муниципаль район башлыгы Минсәгыйт Шакиров, утыздан артык алдынгының һәркайсына мактау, рәхмәт сүзләре кыстыргалап, затлы бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә юньләп керешмәс борын, галәмәт симез тәкәне дә урыныннан кузгаттылар. Юк, борчылмагыз, көрәшүчеләр өлешенә тигәне түгел бу: язгы сукалауда җиңүче механизаторны да тәкә белән бүләкләү гадәткә кергән икән монда. Быел аңа "Таң" күмәк хуҗалыгыннан Марсель Нигъмәтуллин лаек булды.

 

Сабантуйның таҗы көрәштән башка да әллә никадәр мавыктыргыч уеннар, тамаша кызды. Бер бәхетлесе, шома багана башына менеп, тәки әтәчне эләк­терде. Ул да түгел, халык ду килеп, сокланып, чабышкылар бәйгесендә алда килгән чая кыз – Екатерина Авзалованы ("Таң" хуҗалыгы) алкышлады.

 

Хәер, сокланыр, хуплар нәрсәләр бихисап иде ул көнне "Сабантуй чиш­мәсе" янында. Нихәтле кеше таптаган чирәм өстендә ник бер чүп-мазар кисәге аунасын икән! Аның өчен адым саен чүп савытлары, зур-зур контейнерлар куелган. Барыннан битәр күңелгә хуш килгәне – изге бәйрәм түрендә исерткеч эчемлекләр сатуның бөтенләй рөхсәт ителмәведер, мөгаен. Мәҗлес тагын да күркәмрәк төс алды. Аның каравы, һәркем көнозын "Сабантуй чишмәсе"нең саф суларын туйганчы татыды, йөрәгенә рәхәтлек, тәненә сихәт алды.

 

Илдус ДИНДАРОВ

 

БИЕКТАУ. ӨБРӘ

 

Көндезге өчләр тирәсе булгандыр, күрше егете килеп керде. "Без бүген көтүләр кайткач, кичке Сабантуй бәйрәме оештырмакчы идек, шуңа акча җыеп йөрү", – ди. Дөресен әйтергә кирәк, ышанмадык, өч-дүрт сәгать эчендә нинди бәйрәм оештырып булсын инде дип шик белдердек. Ә алар – авылның бер төркем энтузиастлары – абыйлы-энеле Рәфикъ һәм Закир Ганиевләр, Рафис Гарифуллин һәм Дамир Җәләлиевләр кичтән корган планнарыннан баш тартмыйча чарасына да керешкәннәр.

 

Кыскасы, нәкъ элеккечә оештыручысы да, иганәчесе дә халык үзе булган бәйрәм булды бу. Кичке җидедән иртәнге өчләргә кадәр 40 йортлы авыл шау-гөр килеп торды. Бәйрәм буласын ишетеп, күрше авылларга килен булып төшкән кызлар, шушы авылдан чыккан егетләр дә гаиләләре белән кайтып төште һәм ямь өстенә ямь өстәде.

 

Теләк зур һәм күңел киң булгач, һәр йорттан диярлек җыелган акча бүләкләргә дә, алты сәгать буе туктаусыз кайнап торган лимонлы чәйгә дә, бар халык тәмләп карарлык пылауга, ухага да җитте.

 

Авыл халкы инициативасы белән Яңа ел каршылау кичәсе дә матур үткән иде быел. Илнар, Дамир, Рафис, Закирлар авыл уртасындагы бер мәйданчыкка урманнан чыршы алып кайтып утырттылар да, аны халык китергән уенчыклар, төсле утлар белән бизәп, ай буе балаларны сөендерделәр. Ходай рәхмәте, шул чыршы тамыр җәйде дә авылның күркенә әйләнде. Сабантуй бәйрәме дә аның тирәсендә узды.

 

Бергәләп бәйрәм итүне, милләтебезнең борынгы йолаларын торгызуны өстәгеләр кушканны, оештырганны көтеп утырмыйча, әнә шулай үз теләгең белән дә үткәреп була икән, бит әй. Бары башлап йөрүчеләр һәм аларның башлангычын күтәреп алучылар һәм хуплаучы җитәкчеләр генә кирәк.

 

Люция ФАРШАТОВА

 

АПАС

 

Апас Сабан туе быел да ямьле Зөя буенда үтте. Хакимият башлыгы Рәшит Заһидуллин, бу олуг бәйрәмне ачып, якташларын сәламләде. Җыр-музыка тавышы бер генә минутка да тынып тормады. Якташ җырчыбыз Илсур Сафин бәйрәм белән котларга дип махсус кайткан иде. Гомумән, сәнгать әһелләре Апас якларын бик үз итәләр. Алдагы көнне генә Салават Фәтхетдинов Шәмәк авылын шаккатырып китте. Аны туган авылына Казандагы "Уютный дом" оешмасы генераль директоры Марат Нуриев алып кайткан. Апас районы якташлык җәмгыяте президенты Хәлим Гайнуллин, һәр елдагыча якташларны туплап, Сабантуйны очрашу урыны ясады. Араларында Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин һ.б. кадерле кунаклар бар иде.

 

Район башлыгы менә инде икенче ел мәктәп яшендәге көрәшчеләр өчен үз призын әзерли. Быел "Жигули" машинасы белән тәкәгә Апас егете, 11 сыйныф укучысы Равил Шәкүров лаек булды. Ә абсолют батыр булып сигезенче ел рәттән Фәнис Сафиуллин калды. Районда Сабантуйга олысы-яше бердәй әзерләнә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча элеккеге урынбасары, хәзерге "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Рәмис Ногманов "Туган авылым" йортында искиткеч күргәзмә әзерләсә, хәзерге урынбасар Алсинә Сәлахова бәйрәм уңаеннан якташларына үзе язган җыр бүләк итте.

 

Алсу БИКБАЕВА

 

АРЧА. ПИОНЕР

 

Татарстанда милли бәйрәмебез үткәрелмәгән авыллар саны елдан-ел кими бара. Моның сәбәпләре күп. Әмма Арчаның Пионер авылы Сабан туенда булып кайткач, бу бәйрәмне җитәкчеләр түгел, ә халык үзе яшәтергә тиеш дигән фикерем тагын да ныгыды.

 

Нибары 11 йорт бар Пионер авылында, моннан берничә ел элек берәү генә калган булган. Сафиуллиннар, үз нигезләренә кайтып, яңадан йорт салганнар. Вазыйх абый: "Нигезне югалтасы килмәде, бездән күреп башкалар да кайтмасмы дип йорт салдык. Мал-туар үрчетә башладык. Улым Айрат – "Ремсервис" заводының директоры. Киңәштек тә Сабантуйлар да оештыра башладык", – ди.

 

Мәйданга 600-700 чамасы кеше җыелган иде. Бу хәтле халыкны бүген уртача авылда да җыеп булмый. Кайтканнар бит, туганнарын, дус-ишләрен дә иярткәннәр.

 

Вазыйх абыйның "нигезне югалтасы килмәде" дигән сүзләре күңелдән китми. Сабантуйлар да татар йортының ныклы нигез ташы бит ул.

 

АКСУБАЙ

 

Аксубай халкының 42 проценты чуаш. Татарлар 30 проценттан артык. Әмма монда һәркем Сабантуйны үз бәйрәме дип кабул итә.

 

Сабантуй – милли бәйрәм, аны үзебез генә үткәрергә тиеш, дигән фикерләр дә ишетелгәли. Әмма матур яшим дисәң, кайгыны да, шатлыкны да, уртак итәргә, кунакка йөрешергә кирәк түгел микән соң ул?

 

Район башлыгы Камил Гыйльманов әйтмешли, күңелең киң булсын, киң күңелгә бары да сыя ул.

 

Аксубай бәйрәменең башлануы да үзенчәлекле иде. Кайбер башка районнардагы кебек сәгатьләр буе "җиңү парады" уздырмадылар монда, гәрчә хезмәттәге җиңүләре күп булса да. Мәйданга төрле милләт кешеләреннән яшьләр агылды һәм яшел яланда аллы-гөлле чәчәк бәйләме барлыкка килде. Бу – дуслык букеты сыман иде. Бәйләмдәге чәчәкләр генә шиңмәсен!

 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

 

ӘГЕРҖЕ

 

Сабан туе барышында 25 спорт төре буенча "иң-иң"нәре ачыкланды. Әгерҗе төбәгендә гомер кичерүче башка милләт вәкилләре: рус, мари, удмурт җыр-бию ансамбльләре чыгышларын да тамашачылар яратып тамаша кылды. Ике сәгатькә якын сузылган Чаллы шәһәре сәнгать осталары чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде.

 

Бу күркәм бәйрәм-тантанага Ижаудан, Удмуртиянең күрше районнарыннан дәрәҗәле кунаклар: шәһәр, район җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, күренекле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, татар матбугатында көч куючылар чакырылган иде. Моның җитди сәбәпләре бар. Удмуртиядә 110 меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Шуның 70 меңгә якыны башкалабызда яши. Ижауның халык арасында Татар бистәсе дип йөртелгән Ленин районы белән Әгерҗе җитәкчелеге арасында соңгы дистә еллар дәвамында, ике яктан да имзаланган килешүләр нигезендә, максатчан эшчәнлек алып барыла. Бигрәк тә безнең мәдәни элемтәләребез, иҗади багланышларыбыз елдан-ел көчәя, ныгый.

 

Ижауда 27 июньдә "Чекерил" спорт комплексында үтәчәк республика Сабан туенда әгерҗелеләр актив катнашачакларын белдерделәр дә инде. Милли бәйрәмебезнең төп мәгънәсе дә шунда: төрле милләт вәкилләрен берләштерә, милләтебезне данлый, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңәргә өйрәтә.

 

Закуан НУРЕТДИН

 

 

ЛАЕШ

 

Кайбер районнардан, авылда эшләргә кеше калмады, Сабантуй үткәреп торырга кирәк микән, дигән хәбәрләр килә. Кайсыбер хуҗалыкларда хезмәт хакын түләүләр өчәр айга тоткарлана. Кыскасы, хуҗалык җитәкчеләре хезмәт өчен түләмәүне, бәйрәм-тамашалар үткәрмәүне кризиска сылтый. Ә менә Лаеш районы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Тимофеев башка фикердә. "Сабантуй көнендә кризисны читкә куып торырга кирәк. Кризис дип Сабантуй үткәрмәү гореф-гадәтләрне санга сукмау булыр иде. Ничек инде без район халкын шундый олы бәйрәмнән мәхрүм итә алыйк", – ди башлык.

 

Сабантуйдагы уеннарда, ярышларда да тырыш кешеләр көч сынашты. Ел буе көч куймаган булсалар, Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче абыйлы-энеле Рамил һәм Раил Мөхәммәдиевлар берничә минут эчендә 30 метрлы колга башына менеп җитә алырлар иде микән? Егетләр аяк буыннарын ныгыту өчен футбол, хоккей уйныйлар, беләкләрен чыныктырырга дзюдо белән шөгыльләнәләр икән. Балалар йортыннан Дима Матвеев та башкалар булдыра алмаганны булдырды. Нечкә генә шоп-шома авыш колгадан җилдән җитез атлап узып, барлык кешене хәйран калдырды ул. Булдыклы егет мәйданнан тәкә күтәреп чыкты. "Үзебездә дә бәйрәм үткәрәчәкбез, шашлык ашаячакбыз", – дип сөенеште егетләр.

 

Ат чабышында "Хәерби" хуҗалыгыннан килгән Азат Кәлимуллин, Рәдиф Харисов, Алмаз Вафин, Раил Хәлиуллин атлары беренчеләрдән булып килде. Турникта тартылуда Имәнкискә егете Ренат Хафизовка тиңнәр булмады. Иренеп тормаган 78 яшьлек Гаишә Зарипова да балалары белән бергә Лаеш Сабан туена килгән. "Бер генә Сабантуйдан да калганым юк. Кеше арасында авыруларың онытыла, арыганнар бетә. Яшьрәк чакта чиләк белән су ташу ярышында катнашырга ярата идем. Хәзер чүлмәк ватам", – ди Гаишә әби. Бер картлыкта, бер яшьлектә диләр бит, нигә катнашмаска?

 

Фәния АРСЛАНОВА

 

ТҮБӘН НОВГОРОД. ЧӨМБӘЛИ

 

Биредә гади генә Сабантуй булмады, ә Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәйдәр Бигичевнең тууына 60 ел тулуга багышланган бәйрәм иде.

 

Дөресен әйтергә кирәк, чөмбәлилеләр авылдашларын искә алуны милли бәйрәмгә тиңләрлек итеп уздыра белә. Хәйдәр Бигичев исемендәге Сабантуй-фестиваль дип исемләнгән чара да биш елга бер тапкыр, ягъни җырчының юбилее саен үткәрелә. Әлбәттә, моның башында Хәйдәр абыйның сеңлесе Халидә Бигичева тора. Ул көнне авыл ветераннарын, күп балалы гаиләләрне, инвалидларны да онытмаганнар, аларга фестиваль бүләге тапшырдылар.

 

Бәйрәмгә Татарстаннан танылган җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов, Рафаэль Ильясов, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова, Фердинанд Сәлахов, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, баянчы Рамил Курамшин, журналист Рифат Фәттахов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖнең коммерция директоры Кадиминур Шәйдуллин да килгән иде. Казан кунакларының килгәнен күптән көткәннәр булса кирәк. Халык Сабантуй мәйданына таралышмаган, ә сәхнә тирәсен уратып алган иде. Биредә татар моңына гашыйк халык яши. "Карап карыйк әле, Хәй­дәрне уздыра алырлармы икән?" – дигән сүзләр колакка чалынып китте.

 

Сергач ягындагы халык килгән һәрбер кешене әнә шулай сынап каршы ала. Алай гына да түгел, үзләренекеләрен дә кырык иләк аша үткәрә. Әнә бер депутат: "Бәйрәмгә зур бүләк алып килдем – Сабантуй батырына тәкә", – дигәч, халык дулап алды: "Ишкәнсең икән ишәк чумарын, машина көткән идек".

 

Әйе, бу якта усал, үткен һәм булган халык яши. Чөмбәли урамы буйлап йөргәндә бер генә чалшайган, караучысыз йорт та күрмәдем. Мәскәүгә китеп төпләнгәннәр дә, биредә төп нигезне төзекләндереп тота, ике катлы йортлар сала. Нәсел-нәсәп җепләренең тамырын корытуга юл куймыйлар. Алай гына да түгел, якташлары Хәйдәр Бигичевнең якты истәлеген дә күз карасы кебек саклый алар. Сабантуй мәйданында җырчының тавышы ишетелүгә, кулъяулыклары белән күз яшен сөртүчеләр дә күренде, халык кулларын күтәреп аның рухына дога кылды.

 

Алсу ХӘСӘНОВА

 


---
Ватаным Татарстан
№ 119-120 | 16.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»