поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2015 Язмыш

"Аерылмагыз" җыры авторы Чулпан Зиннәтуллина: “Язгы ташуда өч тапкыр акканмын”

“Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре”, – дип җырламыйча берәр мәҗлес уза микән безнең татарда? 30 елга якын халык күңеленнән төшмәгән әлеге җырның авторы Чулпан Зиннәтуллина белән гомеребез буе бер шәһәрдә – әллә ни зур булмаган Түбән Камада, бер тукталыш арасы гына ераклыкта яшәсәк тә, ничектер юлларыбыз кисешмәде.

– Чулпан, син бик күп популяр җырлар авторы һәм башкаручы буларак билгеле. Ничәү соң алар синең?

– Исемен әйтсәң, һәрберсен җырлап күрсәтә алам, әмма төгәл санын әйтә алмыйм шул.

– Ә кайсы җырың аеруча популярлык казанып, халык күңеленә кереп калды?

– Әлбәттә, “Аерылмагыз...” инде. Бу җыр 1986 елда туды. Мин, авылдан Казанга килеп, университетка кергән ябыкчандыр кыз, сагынуга чыдый алмыйча, кешеләрдән качып елау өчен тулай торакның түбәсенә мендем. Үзем белән һәрвакыт шигырь китабы була иде минем. Бу юлы Гөлшат апа Зәйнашева китабы иде кулымда. Шулай түбәдә елый-елый шигырь укыйм. “Аерылмагыз..” дигәне аеруча минем сагынудан өзгәләнгән күңел халәтемә бик тә туры килә иде. Кат-кат укый торгач көйли башлаганмын икән. Дөньяда сагыну газабы кичермәгән кеше, гомумән, сирәктер. Шуңа да җыр тиз арада халык арасына таралды. Аннан Асаф Вәлиев аны радиода һәм телевидениедә яздырды.

– Шул елларда матбугатта кемдер “Аерылмагыз...” халык җыры ул дип исбатлап та маташты әле.

– Булгандыр. Чөнки тамашачы, ягъни халык үзе бик тә якын итте бит аны. Көйнең авторы нәкъ менә мин икәнлекне “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат абый Гыйләҗев яклап-хуплап чыкты. Мин бит 1987-1990 елларда “Сорнай” ансамблендә җырладым. Иҗат ителгән һәрбер җырымны университеттагы, ансамбльдәге дусларыма җырлап күрсәтәм, тик үземнеке икәнен әйтми идем.
Университеттагы укытучыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Марсель абый Бакиров ил буйлап төрки-татар фольклор хәзинәсе туплап йөри торган төркемгә ияртеп мине дә алып чыгып китә иде. Татарлар яши торган төбәкләрдә халык белән очрашулар уза һәм мин анда үз җырларымны җырлый идем.

“Аерылмагыз” җырына кире әйләнеп кайтсак, аның язмышы да шома гына түгел. Кемнәрдер аның бүгенгәчә мәҗлесләрдә җырлануын “исерекләр җыры” дип тамгаларга маташа. Минемчә, татар халкына “сәрхуш” кушаматы тагу үзе үк әхлаксызлык.

– Туган төбәк, әти-әни, туганнар белән дә танышыйк әле, Чулпан.

– Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы кызы мин. 4 кыз үстергән әти-әнием Саҗидә һәм Фәйзрахман. Аллага шөкер, бүген исән-имин авылда яшиләр. Кайтып керер җир булуы, “әти”, “әни” дип дәшүе олы бәхет инде ул. Әти-әни дүртебезгә дә югары белем бирде. Мин иң олы кыз идем һәм бала-чагага “тәрбия” дәресләрен күбрәк үзем бирә идем бугай. Холкым шактый кырыс, шук, усаллык көчле, өйдәге сеңелләр генә түгел, авылдагы, мәктәптәге балалар арасында да лидерлыкны бирми идем. Тиктормаслыгым аркасында ярларыннан ташып аккан язгы Сөн суына төшеп, өч тапкыр агып та китә язганмын. Соңгысын үзем дә хәтерлим, авылдашым Хуҗаҗан абый пәлтә якасыннан тотып алып сөйрәп чыгарган иде. Әй, эләгә дә инде үземә! Әле агач башына менәргә ярата идем бит әле. Менүен менәм, төшкәч тагын тырналган тез башы, ертык күлмәк өчен тиргиләр бит инде. Менә шул шуклыкларым аркасында арт сабагым укытылгач, үземне беркем дә аңламавына шулкадәр гарьләнәм һәм качып шигырь укый идем.

Шул чакта Фәнис Яруллинның шигырен укып, үз-үземне юата идем:
Элек шулайрәнҗетсәләр әгәр,
Бер дә юкка, бер дә нахакка,
Әй, үләсе килә иде минем,
Йә китәсе ерак-еракка...
Әй, еларлар кебек тоела иде,
Үлсәм, яисә китеп югалсам,
Һәр теләгән саен үләлсам.
...Гаделсезлек күрсәң яуга чакыр,
Мәйданнарга чыгып, көр дәшеп,
Без хаклыкны исбатларга тиеш,
Үлеп түгел, яшәп, көрәшеп!

Синең агач башына ник менгәнеңне аңламасыннар инде! (Көлә. – Р.Ш.) Тик, еллар узгач та, Фәнис аганың шушы шигырен бик еш искә алырга туры килгәләде.

– Шулкадәр бунтарь холыклы кыз гаилә тормышына ничек җайлаша алды соң?

– Тормыш мине үзгәртте. Ирем Рузил армия хезмәтен Әфганстанда узган. Аңлашыладыр, сөйгәнем сугыш кичкән, ә бу афәт беркем өчен дә эзсез узмый. Холкы минекеннән кызурак һәм мин ир хатыны, әни буларак, гаиләдәге лидерлыкны тулаем аның үзенә тапшырдым. Җырлап, гастрольләрдә йөрүне дә гаилә иминлегенә алыштырырга туры килде.

– Димәк, Рузил яраткан шөгыльне ташларга мәҗбүр итте?

– Юк ла инде, мәҗбүр итмәде! Хупламады гына. Ә мин күндем, шулай кирәк дидем. Безнең тәрбия шундый бит.

– Ә иҗатка яңадан кайту ничегрәк булды?

– Сәхнәгә чыкмаган икән дип кенә көй язудан туктамадым бит. Шигырь укымый тора алмыйм бит барыбер, ә җырлап торган юллар үзләреннән-үзләре көйгә салына. Җырлар иҗат итәргә тотынуым да кечкенәдән шигърият яратуыма бәйле булды. Шигырь теле миңа проза әсәрләрдән, хәтта гади сөйләмнән дә аңлаешлырак иде.

Автор-башкаручы сыйфатында “яңадан баш калкытуым”а шактый күңелсез хәлләр сәбәпче. Авырып киттем. Рузил бер табибтан икенчесенә йөртте. Шул вакытта аның бер коллегасы (Рузил әфәнде үзе дә табиб. – Р.Ш.) мине яраткан шөгылем әлеге хастадан коткарачагын әйткән. Чыннан да, башым-аягым белән иҗатка чумгач, барлык авырлыклар артка чигенде. Җиң сызганып эшкә тотындым һәм Рузилем ярдәме белән 1996 елда “Елгалар саеккан чагында” дигән беренче җырлар җыентыгым дөнья күрде. Шул рәвешле, ике-өч елга бер ешлыкта 7 кассета-дискымны яздырырга ирештек. Рузил үзе генә шактый чыгымлы бу эшне башкарып та чыга алмас иде. Ринат Сәетович Гыйниятов дигән игелек иясе продюсерлык, мораль һәм матди ярдәм күрсәтте. Аннан, Рузилне рухландырып, миңа ярдәм итәргә өндәп торучы кызларым үсеп җитте.

– Кызларыгыз, сиңа охшап, җырлы-моңлы булып үстеләр алайса?

– Алай димәс идем. Күбрәк әтиләре кызлары алар. Өлкәне Айгөл – табиб, кечкенәбез Гөлназ КФУның икътисад-экономика факультеты студенты, параллель рәвештә чит телләр өйрәнә.

– Өстәлең тулы шигырьләр китабы. Кайсы шагыйрьләр шигырьләренә күбрәк көй язылды соң?

– Миңа иң үтемле киңәшләр биргән һәм ярдәм кулы сузган Гөлшат апа Зәйнашева, Фирая апа Зыятдинова, Фәнис Яруллин, Рәшит Гәрәй, Нәҗибә Сафина, Шәмсия Җиһангирова, Разил Вәлиев, Зөлфәт, Кәүсәрия Шәфыйкова, Лена Шагыйрьҗан, Газинур Морат, Никифор Тукмачев, Сәкинә Хәйруллина (Нурлат), Гөлфирә Низамова (Әгерҗе), Фәүзия Солтан (Балык Бистәсе) – иң төп автордашларым.

– Татар эстрадасының “бүреләре”, мэтрлары – Салават, Хәния, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Җәвит-Зөлфия, Зәйнәп-Зөфәр, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина... Ай-һай, шәп кулларга, гафу, тавышларга насыйп булган җырларың! Димәк, яраткан шөгыль әйбәт кенә табыш чыганагы?

– Сатарга дип җыр язасыңмы дип сорасаң – бу минем хакта түгел. Мин һәрбер җырымны үзем өчен, күңелем таләп иткәнгә язам һәм үзем башкарам да. Әгәр җырчылар үз репертуарларына алалар һәм “кул ялы” түлиләр икән – каршы түгелмен. Соңгы вакытта бик күп яшь җырчылар мөрәҗәгать итә. Әйтик, Гөлсирин Абдуллина “Саулык кирәк”, “Агыйдел буйлары” дигән җырымны, Азат Абитов “Үткән көннәрне сагынмыйм”, “ Их, җәйнең кичләре” җырларымны башкаралар.

– “Агыйдел буйлары” халык сүзе дип бирелә. “Булма матур, бул бәхетле, бәхет матур күрсәтә” дигән җире җырның визит карточкасы буларак та йөри бугай?

– Әйе, халык сүзләре, тик мин җырның куплетларын бер-берсенә яраклаштырып, бераз үзгәртеп үзем тупладым.

– Димәк, җырларыңа ихтыяҗ бар?..

– Шөкер! Җыр сораучылар күп. Яшьләр мөрәҗәгать итсә, башта тавышларын тыңлап карыйм. Җырның уңышы минеке генә түгел бит, шагыйрь өлеше дә, җырчының таланты, хезмәте җимеше дә. Тик мин һич кенә дә кабул итә алмаган бер ямьсезләнү бар җырчы артистларның кайберләрендә. Миңа теге яки бу җырга чикләнмәгән хокукка ия булу турындагы килешүгә кул куярга тәкъдим итәләр. Болай да җырларымны җырламагыз дип берәү белән дә ызгышып йөрмим бит инде. Әйтик, шул ук “Аерылмагыз”ны ничек итеп берәүнең шәхси милке итим ди? Ул бит минеке генә түгел хәзер, халыкныкы да.

– Телевизордан, радиодан җырларың яңгыраганда...

– Гафу, бүлдерәм, телевизор караудан һәм радио тыңлаудан бизеп киләм бит мин. Коточкыч ялгыш сөйләм, шыр мәгънәсез җыр текстлары күбәйде – колакларым авырта да, сүндереп куям.

Алайса, син: “Татар эстрадасында 500-600 җырчы бар!” – дип лаф оручылар тарафдары түгел?

– Юк, мин сөенәм генә! Шулкадәр яшь кеше милли сәнгатькә тартылсын әле! Тел-милләт бетә дип зарланасы да түгел алайса бу балаларны күпсенгәч. Цензура, худсоветлар бетүнең минуслары да, плүсләре дә бар. Безнең чор – мәдәни күчеш чоры. Тора-бара сыйфатсыз товар үтмәскә әйләнә, тарих иләге дә талантсызларны төшереп калдырыр.

Минем бер шигем бар анысы. Яшь җырчыларның күбесе җырның асылына төшенеп, ни җырлаганнарын аңлап җырламыйлар кебек. Популярлашу өчен тамашачыларның күпчелек өлеше таләп иткән җиңел жанрда төзиләр репертуарларын. Шул сәбәпле сәхнә бирә торган олы бәхетне аңламыйлар да ахрысы.

– Син сәхнә бәхетен тойгансың, күрәм. Иҗади мөмкинлегең, үзенең иң югары ноктасына менеп җитеп, хәзер кимүгә таба барамы?

– Мин күп нәрсәгә ирештем, эшләнәсе эшләнеп бетте дип әйтә алмыйм әлегә. Дәрт бар, иҗади эзләнүдә әле мин һаман.

– Тәнкыйтьләп бәгырьгә төшәләрме?

– Безнекеләр ярата бит инде “манчырга”. “Һәвәскәр” сүзе татарда гына шулай яратып кулланыла бугай. Әле берәү “авыл түтинкәсе” дип олылаган үземне! (“Түтинкә” бит алмаларын чокырландырып көлеп җибәрде. – Р.Ш.) Рәхмәт, туганкай, чынлап авыл апасы бит мин! Һәр күзәнәгем белән авыл баласы. Шулай булмасам, сыңар җыр да яза алмас идем.

– Ә шоу-бизнес кабул итәме соң «авыл түтинкәсен»?

– Итми. Мин анда атлыгып та тормыйм. Үз урынымда да бик уңайлы. Йолдызнамә буенча мин Балык. Шуңадырмы болганчык суда йөзәргә яратмыйм. Минем үз сулыгым.

Кечкенә Чулпанның язгы Сөн суына ничә кат чумуының сәбәбен дә ачыкладым үзем өчен – саф, агым суны яратучы алтын балык икән бит ул! Озак гәпләштек без тормышка, кешеләргә, шигърияткә гашыйк Мамадыш кызы белән. Чулпан ханым миңа көй сорап торган матур-мәгънәле шигырьләр укыды, әле беркайда да ишетелмәгән яңа җырларын җырлады. Гаять катлаулы тормыш сынаулары үтсә дә, сынмаган, җырлап яшәүче Чулпан Зиннәтуллина-Гусамованың үз җырындагыча иҗат канатлары каерылмасын иде. Каермасыннар иде...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»