поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2015 Мәдәният

«Һөнәр» фестивале спектакльләренә Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Казан тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк

“Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале спектакльләренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Казан тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. Фестиваль 7-13 декабрьдә Казан театрларында үтә.

«Һөнәр»дә традиция буенча яшь режиссерлар куйган спектакльләр катнаша. Фестивальдә катнашучы режиссерлар арасында үз эшләрен беренче мәртәбә тәкъдим итүчеләр дә, дәүләт театрларында режиссер булып эшләүчеләр дә, шәхси театраль инициатива белән катнашучылар да бар. “Һөнәр”нең һәр спектакленнән соң Россия тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышу үтә. Катнашучы режиссерлар фикеренчә, тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләнү, тамашачының, коллегаларының фикерләрен ишетә алу фестивальнең төп өстенлекләреннән берсе.

Быел “Һөнәр” фестивале спектакльләрен Россиядә танылган дүрт театр тәнкыйтьчесе бәяли:

Александр Вислов – театр тәнкыйтьчесе, “Вопросы театра” журналының редактор урынбасары, ГИТИСта театр факультеты мөгаллиме, 2014/2015 сезон “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премия-фестиваленең экспертлар советы рәисе (Мәскәү);

Татьяна Джурова – театр тәнкыйтьчесе, “Петербург театраль журналы”ның интернет-блог редакторы, “Алтын битлек” премия-фестивале эксперты, сәнгать фәннәре кандидаты (Санкт-Петербург);

Олег Лоевский – театр тәнкыйтьчесе, “Реальный театр” Бөтенроссия театр фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, К.С.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты (Екатеринбург);

Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире (Казан).

“Һөнәр” VII Бөтенроссия театр фестивале спектакльләреннән соң фикер алышу ачык форматта үтә – тәнкыйтьчеләр генә түгел, теләге булган һәркем фикере белән бүлешә ала.

Исегезгә төшерәбез, “Һөнәр” VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале 2015 елның 7-13 декабрендә Казанда үтә. Фестивальдә Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән режиссерлар катнаша. «Һөнәр» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин һәм Рус яшь тамашачылар театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, “Угол” иҗат лабораториясендә.

Фестиваль спектакльләренә билетлар театр кассаларында һәм Камал театры сайтында: www.kamalteatr.ru

Камал театры: 293-03-74
Яшь тамашачылар театры: 292-18-75
К. Тинчурин театры: 238-56-17
"Әкият" курчак театры: 237-70-09


---
Камал театры
№ --- | 11.11.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»