поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2015 Ир белән хатын

"Үзгәреш һәм алга китеш юк икән, аерылыгыз!"

«Иремнән аерылырга телим...» («Шәһри Казан»,16 октябрь) исемле язманы укып, уйга калдым әле. Әлеге ханымнан шуны сорыйсым килә. Ни өчен сез шундый булдыксыз ирдән аерылу турында сүз кузгатырга куркып торасыз?! Ни өчен сез аны юклы-барлы акчага асрап тотасыз, тилмереп яшисез?

Ир-ат элек-электән җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган. Бүгенге көндә 30 яшендәге ирнең өйдә хатын-кыз җилкәсендә утыруын, кайчан да бер җиңел эшнең үзен эзләп киләчәген көтеп торуын, сыра эчеп, компьютер каршында гомер уздыруын мин берничек тә аңлый алмыйм. Бу яшьтә, минемчә, кеше «җир җимертеп» эшләп, тегеннән-моннан хәләл мал табыштырып, әле алдагы тормышына да азмы-күпме запас туплап һәм дә тик тормыйча гаиләсе өчен тырышып көн күрергә, яңа үрләр яуларга, алга омтылырга тиеш дип уйлыйм. Югыйсә, ул бит сау-сәламәт, көчле һәм акыллы ир. Аның дәрт-дәрманы ташып, киләчәккә максат һәм хыяллары булган, яшәүдән ямь һәм тәм табып яши торган вакыты. Кайдан килгән аңа мондый сүлпәнлек, ялкаулык һәм эгоистлык?

Мин энем белән кечкенәдән үк әтие­безнең тир түгеп хезмәт итүен күреп үстек. Көнне, төнне белмәде. Төп эшеннән тыш та гел тапты, гел булдырды, тырышты. Гаиләсен һәрвакыт сөендереп торды, Аллаһка шөкер. Кеше балаларыннан ким-хур булып үсмәдек. Балачактан ук үзебезне дә эшләтте, эш тәмен белдерде, акчаның кайдан, ничек килүен аңлатты, күрсәтте. Шуңа да без эштән курыкмый үстек. Авырлыклардан зарланмадык. Бүгенге көндә инде энем үзе әти кеше. Хатыны өйдә бала тәрбияли. Ә ул гел мал табуда, эзләнүдә. Бер башлаган эше килеп чыкмый икән, икенчесенә тотынып карый. Уфтанмый да, кул да селтәми. Мин аның компьютер һәм телевизор каршында гомер уздыруын белмим. Байлык артыннан куу турында сүз бармый монда, дөрес аңлагыз.
Әти, минем киләчәгемне кайгыртып, «Кияү булса, ут булсын. Ут булмаса, юк булсын» дигән киңәшен еш бирде. «Кызым, мәченең нинди төстә – карамы яисә акмы икәнлеге әһәмиятле түгел, аның тычкан тотуы мөһим», – дия иде ул. Аллаһка шөкер, мин – иремнән, әти киявеннән уңды.

Ни өчен әле көченнән һәм хәленнән килгән ир-ат гаилә йөген сөйрәүне хатынына тапшырырга тиеш? Әлбәттә, ханым әйткәнчә, мондый кешедән рәт чыкмый да чыкмый инде. Казандә эш урыны табу өчен сәләт түгел, теләк кирәк. Биш елдан бирле инде бу ирнең юньле эш урыны һәм тау кадәр өметләре булырга тиеш иде.

Аерылырга теләвенең икенче сәбәбе – ханымга ире бөтенләй ошамый башлауда. Кайсы кешене якыннан белгән саен ерагаясың... диләр. Аңлашылганча, бу ханым рухи яктан нык арыган һәм туйган. Аның янында таяна алырлык кешесе дөнья белән бәхилләшкән ир чөнки. Үзем ир хатыны буларак, мин аны яхшы аңлыйм. Хатын ул мамык мендәр кебек: кадерен белеп, күперткәләп торсаң гына озакка чыдый, диләр. Дөрес.

Гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш. Җаннар бер-берсе белән килешсә генә, мәхәббәт дәвамлы була, яшәгән саен көчәя һәм инде кешеләр бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Мәхәббәт ул кул кушырып тору гына булырга тиеш түгел. Мәхәббәттә, һәр дөрес эштәге кебек, көрәшсез җиңеп булмый. Мәхәббәт ул, башка зур тойгылар кебек үк, янып торган учак. Ул шәбрәк дөрләсен дисәң, син учакка ягулыгыңны ташларга иренмә. Үзен артык нык яраткан язмадагы ир, күрәмсең, ягулыгын ташларга иренә. Ә наз тәмен тоймаган хатын иренә дә наз китерми инде. Үзеңне яратмауларын тоюдан да авыр нәрсә юк бит ул.

Ә киңәшем мондый. «Артык йомшарды егет» дип язгансыз. Кимчелексез кеше булмый, диләр. Иң элек ирегез белән тыныч кына сөйләшеп, аңлашып карагыз әле. Хәлегез шулай дәвам итсә, нәрсә китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген конкрет дәлил һәм мисаллар белән әйтеп күрсәтегез. Әгәр икәү тырышсагыз (аның үзенә генә сылтамагыз) нәрсәләргә ирешә алуыгызны аңлатыгыз, аны үсендерергә тырышып карагыз, кызыктырыгыз, хуплагыз. Үзегезнең дә ярдәм итү теләге барлыгын белдерегез. Ничек кенә күңелегез кайткан булса да, балагыз турында уйлагыз. Нәтиҗәсе булмаса, ике як әти­-әни белән уртага салып киңәшләшегез. Үзгәреш һәм алга китеш юк икән, аерылыгыз, сезгә аның кирәге юк.


---
Шәһри Казан
№ --- | 06.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»