07.11.2015 Ир белән хатын
"Ватаным Татарстан"да танышу игъланнарын редакцияләүче журналист шул ук игъланнардан тормыш иптәше тапкан
Газетабызда корректор булып эшләүче Фәния Фәизованың ул вакытта “Гаилә” сәхифәсен алып барган чагы. Журналистның кулына: “Югары белемле, озын буйлы, сабыр, бакча эшләрен яратам, аерылган. Акыллы татар хатыны белән танышырга телим”, – дигән белдерү килеп эләгә. Тукта, бу күрше йортларның берсендә яшәүче ир түгелме соң? Өстәвенә яше дә, холкы да күңелгә ятышлы.
Хезмәттәшебезнең Якуб белән танышып, гаилә коруы “Кайда син, насыйп ярым?” дигән сәхифәдән башлана. Ул үзенә гомерлек яр эзләгән ирне редакциягә чакыра. Аның холкы белән кызыксына. Аңа туры килгән кызлар исемлеген тәкъдим итә. Соңыннан, үзе дә: “Мин кияүдә түгел”, дип төрттереп куя. Килеш-килбәте, эшлекле кыяфәте, холкы белән нәкъ менә Фәния теләгән кешегә охшаган бит ул! Аралаша торгач, Якубны башка кызлар түгел, яучы үзе кызыксындыра башлый. Фәнияне ул кафега чакыра. Берничә очрашудан соң никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Нигә вакытны сузарга? Икесенең дә тормыш тәҗрибәсе бар, бер мәртәбә инде авызлары пешкән. Узгандагы хаталарны кабатларга ярамаганлыгын да беләләр. Бала-чагалар түгел, икесенең дә яше кырыктан узган.
– Якубка кияүгә чыккач, мин бөтенләй үзгәрдем. Баштарак тиз үпкәли, кешеләргә дә катырак бәрелә торган булсам, хәзер инде бу гадәтем юкка чыкты. Тәкәбберлек дигән нәрсә белән әллә кая китеп булмый. Бер-береңне аңлап, кадерләп яшәүгә ни җитә! Яраткан кешеңне ничек бар шулай кабул итәргә, аны үзгәртергә тырышмаска кирәк, – ди Фәния ханым, тормышына шөкер итеп.
“Якуб мактаганны ярата. Шуңа күрә тәмле телемне кызганмыйм. Бер-беребезгә “матурым”, “алтыным” дип дәшәбез. Тормыш булгач, төрлесе була. Ниндидер кисәтү ясаган очракта каршы әйтмичә генә тыңлап торам. Беркайчан да сүз көрәштермим хәзер. “Мин сине яратам” дигән сүзләрне дә жәлләмим. Тормыш барысына да өйрәтә. Сигез ел яшәү дәверендә бер-беребезнең холкын аңлап бетердек инде. Аның әнисен, туганнарын да хөрмәт итәм. Бу да арабызны җылыта”, – ди Фәния ханым.
“Бу – минем кешем!” Якуб та, Фәния дә бер-берсе турында шулай дип әйтә. Әйтерсең, алар бер-берсен күптән эзләгәннәр. Тик бу бәхетле көннәргә сикәлтәле юллар, Ходай биргән сынаулар аша килергә кирәк булган. Хәзер алар яратуның да кадерен яхшырак аңлыйлар. Шактый билгеле бер банкның капиталь төзелеш бүлегендә баш белгеч булып эшләүче Якуб өчен хатынын эштән ашарга пешереп көтүнең бернинди авырлыгы да юк. Берьюлы өч төрле ризык әзерли икән. “Ашарга пешерергә онытып та барам бугай инде”, – ди иркә хатын. Ире гөлләр тәрбияләү, бакчачылык эшен дә ярата икән. Фәния исә буш вакытында тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Алар гаиләсендә таләпләр кую, “минеке-синеке” дигән нәрсә юк. Фәниягә инженер ирен аңлау авыр түгел. Ул үзе дә – төгәл фәннәр белән шөгыльләнгән, 17 ел мәктәптә математика укыткан кеше бит. Әгәр язмышы башка төрле борылыш алмаган булса, гомере Буа районының Яңа Чәчкап мәктәбендә авыл укытучысы булып узар иде. Математикның хата чүпләп утыруы гаҗәпме?! Авылдан киткәч, Казандагы гимназияләрнең берсенә эшкә урнаша ул. “Авылда балалар белем алу өчен азмы-күпме тырыша иде әле. Шәһәрнекеләргә исә белем түгел, яхшы билге кирәк. Ә мин лаек булмаганнарга ялган билге куя алмыйм. Әти-әниләрдән акча җыюны да күңелем кабул итә алмады. Шуңа күрә мәктәптән китәргә булдым”, – ди элекеге укытучы.
Ике дистә елга якын укытучы булып эшләсә дә, күңелендә туган телебезгә хезмәт итү, иҗат белән шөгыльләнү теләге көчле була аның. Ләкин редакциядә эшләү хыялы, ерактагы йолдыз сыман, гел үзенә тартып тора. Шуңа да җәйге каникул вакытында “Мәгариф” нәшриятында корректор булып үзен сынап карый. Аңа башка нәшриятта да эш тәкъдим итәләр. “Ватаным Татарстан” газетасында исә хезмәт юлын сәркатип булып башлый. Бу вакытта мәдәният темасына мәкаләләр язгалый. Каләменең осталыгын күреп, баш мөхәррир Миңназыйм абый Сәфәров аны бүлектә эшләргә чакыра. Берничә елдан Фәния корректорлык эшенә күчә. “Телнең сафлыгы өчен борчылам. Әгәр газетада берәр хата китсә, йокым кача, тамагымнан ризык үтми, бик нык газапланам”, – ди ул эше турында. Без дә Фәниябезнең язмаларыбыздан хата табарга яратканын беләбез. Аны яратып кына “өтер патшасы” дип йөртүчеләр дә бар. Гөнаһ шомлыгына, ул эшләгән көнне хаталар да еш табыла! Бу бит – аның тел язмышы турында борчылуы. Бу көннәрдә Фәния Фәизова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аңа гаилә ныклыгы, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Таләпчән булса да, яратабыз үзен.
Хезмәттәшебез иҗат иткән шигырьләр
Бәхетемә күрә
Телгәләнгән мәле иде җанның,
Тилерүгә җиткән бер мәле.
Нишләр идем?.. Бәхетемә күрә,
Ярый сиңа юлыктым әле.
Ни булса, шул, диеп, кан саркыган
Йөрәгемне салдым учыңа.
Һәр сулышың – шифа, һич үкенмим,
Рәхмәт кенә укыйм мин сиңа.
Һәлакәттән мине коткардың син,
Фикерләремне дә үзгәрттең.
Төзәлмәсләр, дигән яраларны
Назларыңа төреп төзәттең.
Телгәләнгән мәле иде җанның...
Ярый әле сиңа юлыкканмын!
Бирешмәбез әле!
Көтмәгәндә берәр сәбәп чыгып,
Яшәвеңнең яме җуелса,
Әгәр Җирдә сине аңлар кеше
Калмагандыр, сыман тоелса,
Искә төшер мине! Кул сузармын,
Аударам, дип иссә көчле җил.
Икәү булгач, бирешмәбез әле,
Чакырып ал яки үзең кил.
Кара сөрем булып, минем җанны
Өметсезлек биләп алганда,
Бөтен дөнья миннән йөз чөергән,
Уралгандай булса ялганга,
Белеп торам кулың сузасыңны
Уем сиңа барып җитүгә.
Икәү булгач, бирешәбезме соң
Җил-давыллар артка этүгә!
Җибәрмә!
Синең белән тату булган чакта
Мин таулар күчерер көч табам.
Бер кырын карасаң, тормышның
Мәгънәсе югала – хәл яман.
Эзләгәнем син булгансың икән,
Парым бит син минем, тиңем дә.
Беркайчан да ятка бирмә, яме,
Өздереп: «Минеке!» – диген дә.
Янәшәңдә калыйм гомерлеккә,
Кирәк булыйм, читкә тибәрмә.
Йә берәр юләрлек эшләрмен –
Үзеңнән беркая җибәрмә!
Җаным
Аяз көнне яшен яшьнәттең бит!
Әллә чынлап әйттең, әллә ялгыш?
Шуннан бирле күңелемдә йөри
“Җаным“, - дигән бер ягымлы тавыш.
Көтмәгәндә шалтыраттың да син,
“Җаным“, – диеп дәштең миңа. Җаным...
Сихерләгән шул кадерле сүзне
Ишетәсе килә тагын, тагын!
Бары бер сүз юкса, назлы бер сүз...
Кайдан алган икән шундый көчне?
Ничек юрарга да белми йөрим
Шул ук төнне сине күргән төшне.
Әни үлгәч
Салкын чардуганга ябыштым да
Басып торам каберең янында.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр
Һич тынгылык бирми җаныма.
Соң шул инде, әни, бәгырькәем,
Ишетмисең хәзер берсен дә.
Бездән аерып, куенына алган
Кара туфрак әнә өстеңдә.
Кичерсәнә, диеп, өзгәләнеп,
Үкенүләргә юк ла чик-чама.
Битне генә түгел, җанны өтеп,
Күзләремнән кайнар яшь тама.