поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.06.2009 Мәдәният

САГЫНМАСКА АНЫ МӨМКИН ТҮГЕЛ!..

 

Чын иҗатның горур падишаһы,

Чын иҗатның горур колы ул!

 

Татар опера сәнгатендә: «Татарга опера кирәкме?» – дигән бәхәсле бер вакытта килеп кереп, татарга опера кирәк һәм аның нинди булырга тиешлеген Самат (Х.Вәлиуллин. «Самат»), Җик (Н.Җиһанов. «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил») Батырҗан (С.Сәйдәшев. «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков. «Кара йөзләр») образлары аша таныткан Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевка, исән булса, бүген 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, туу-үлем адәм баласының үз иркендә түгел шул. Вафатына дистә елдан артык вакыт үтсә дә мәһабәт буй-сыны, горур, шул ук вакытта бераз моңсу да булган карашы күз алдыннан китми, кабатланмас тавышы әле һаман да онытылмый.

 

Дистә ел – кем өчендер күп, ә кем өчендер аз тоелырга да мөмкин. Ә сәнгать өчен – тулы бер буын үсеп җитәр вакыт. Иҗатының гөрләп чәчәк аткан чагында арабыздан киткән бу җырчыны алыштыра, аңа тиңләшә, аның дәрәҗәсендә бердәй опера һәм җыр сәнгатенә дә хезмәт итә алырлык җырчы табылдымы соң? Юк, табылмады шикелле. Вакыт тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булса, ул җырлаган залга бүгенге яшь «җыручыларны» кертеп утыртыр идем дә: «Күрегез, тыңлагыз, татар җырчысы менә нинди булырга тиеш, татар җыры менә ничек башкарылырга тиеш!» – дияр идем. Иманым камил, күбесе үзе өчен оялып чыгып ук китәр иде. Тукаебыз әйткәндәй: «Үзгәрде әшьялар төсе»... «Җыручылар» күбәйгән саен, татар җырының дәрәҗәсе төшә, очсызлана бара. Сәнгать – товарга әйләнде. Бер үк төрле товар күп булганда, бәһасе дә югары була алмыйдыр шул. Хәзерге татар җыр сәнгате турында эстрададан гына чыгып фикер йөрткән бу заманда дистә еллар буе милләтебезнең йөзек кашы булган «Җыр һәм бию» ансамбльләребез дә, милли җырчыларыбыз да күләгәдәрәк калды. Шоу-бизнес дия-дия җитәкчеләребез, җырчыларыбыз, хәтта тамашачы үзе дә акны-карадан,талатлыны–талантсыздан аера алмаслык хәлгә килде. «Татар җыры», «Татар моңы» кебек тагын әллә нинди исемнәргә төренеп «моң» исеме белән сату итү, акча эшләү шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, танылган җырчыларыбыз үзләре үк күз йома башладылар. «Әйдә, җырлыйсылары килгәч җырласыннар, татар җыр сәнгате бетмәсен генә», – диюләреме... Ит югында–үпкә тансык сымаграк... Ә бит бу дөньяда һәркем үз урынын, үзенең ни-нәрсәгә ни дәрәҗәдә сәләтле (хәтта сәләтсез!) икәнлеген белергә тиеш!

 

«Миңа иң элек үз фикерем кадерле. Түбәнгә төшмәс, югалмас өчен, үсү өчен җырчы һәрчак үзенә-үзе бәһа бирергә тиеш...» – бу сүзләр бөек моң иясенең сәхнәгә килергә теләгән һәрбер яшь җырчыга васыятьнамәсе булып калса иде.

 

Иҗатына карата кайчакларда кемнәрнеңдер салкын карашларын сизсә дә, куркып яши торганнардан булмый ул. Аның таланты, моңы татар җырыннан – рус, итальян опера-җыр сәнгате дәрәҗәсенә күтәрелә ала. Моны үзе дә тоеп, белеп эш итә, бары тик үзенеке дип тапкан эшләргә, рольләргә, җыр-романсларга алына.Аларның да әле ниндиләренә! Очсызлы дан артыннан кусаң, үзенең дә бик тиз очсызланасын белә. Үз-үзеңә нык таләпчәнлек, кайчакларда хәтта режиссерлар белән дә бәхәскә кереп, үзеңнең дөреслегеңә ышандыра алу өчен җырчы гына түгел, шәхес булырга да кирәк шул.

 

Язучылар-каләм ияләре өчен ак кәгазь изге әйбер саналырга тиеш булса, артист-җырчылар өчен изге урын ул – сәхнә. Әле консерваториядә укыган чагында ук Х.Бигичев: «Опера театры сәхнәсендә җырлаганда үлсәң иде!» – дигән була. Һәм шулайрак булып чыга да: соңгы көнендә дә эштә, көне буе репетициядә... Вердиның «Аида» операсыннан Радамес партиясен итальян телендә башкарачак ул! Пуччининың «Тоска»сында, Чайковскийның «Пики дама»сында, Бизеның «Кармен»ында, Вердиның «Отелло»сында канатланып иҗат иткән кебек, Радамес партиясен башкарырга да дәртләнеп алына. «Бу партия әйтерсең, гел минем өчен язылган», – ди якыннарына.

 

Хәйдәр Бигичев ядкаренә багышлап чыгарылган истәлекләр китабын актарам... Кемнәрнең генә язмалары юк анда. Остазлары, хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнары... Һәммәсендә аның белән чиксез горурлану, вакытсыз үлеменә уфтану, сәнгать белгечләренең аның иҗатына югары сәнгать дәрәҗәсеннән чыгып биргән бәясе. Хәйдәр Бигичев өчен «Отелло» операсын сәхнәгә махсус куйган режиссер В.Раку үзенең истәлекләрендә: «Әгәр Хәйдәр Бигичев үз гомерендә башка бернәрсә җырламыйча бер Отелло ролен генә башкарса да, дөньяның музыкаль тарихында калыр иде. Отелло партиясе тенорлар репертуарындагы иң катлаулы партияләрнең берсе. Бездә дә, чит илләрдә дә аны башкарырга бик сирәк җырчылар гына алына», – дип яза.

 

Сәхнәдәге Җәлил, Батырҗан, Отелло белән тормыштагы Хәйдәр арасында охшашлыклар күп, ул да үзенең геройлары кебек яклауга, аңлауга мохтаҗ, аның да җаны яралы. Беренче карашка бераз кырыс, корырак тоелса да, яралы йөрәк астында үтә дә сизгер, нечкә, тиз җәрәхәтләнүчән күңел ята...

 

Бер караганда гап-гади татар авылында (Түбән Новгород өлкәсе, Чүмбәли авылы) туып-үскән егеттә опера сәнгатенә тартылу каян килгән соң, дип уйланып та куясың. Бу өлкәдә балалар бакчасы яшеннән әби-бабалары музыка мәктәбенә җитәкләп йөрткән шәһәр балаларыннан зур уңышлар көтәбез, юкса.

 

Армиядән кайткач Х.Бигичев Түбән Новгород консерваториясенә юнәлә. Әле ярый, андагы укытучылар аның тавышының опера сәнгате өчен генә түгел, милли җырлар башкару өчен дә яратылганын тоеп Казан консерваториясенә барырга киңәш итәләр. Азмы чит сәнгатькә хезмәт итүче талантларыбыз? Йөр аннары фамилиясе татар булганы өчен генә дә: «Ул – безнеке!» – дип куанып...Чын мәгънәсендә милләткә хезмәт иткән ул-кызлары белән генә халкыбыз горурланырга хаклы.

 

Аның репертуарындагы милли байлыгыбыз саналган халык җырлары үзе бер аерым сөйләшүгә лаек.

 

«Халык җырлары Хәйдәр өчен – җан таләбе. Ул аларны рухланып, илаһиланып җырлый иде. Диапазонының киңлеге һәм тынының иркенлеге аңа үзе гаҗәеп яратып башкара торган борынгы татар халык көйләрендә иң нечкә нюансларга ирешергә мөмкинлек бирде», – дип яза бу турыда җырчы Әлфия Заһидуллина.

 

Бихисап күп җырлар-романслар да бары тик аныкы гына булып халык күңелендә калды,җыр сәнгатенең алтын фондында урын алдылар. «Идел суы ага торыр...», «Иң якты йолдыз», «Тын сукмакта тал тирбәлә», «Керим әле урманнарга», «Көзге моң»...

 

Хәйдәр Бигичевны югалту – шәхси югалту булып кына түгел, милләтебезнең йөзек кашы булган Тукай, Сәйдәшләрне югалту дәрәҗәсендәге яра булып, халкыбыз күңелендә әле бик озак әрнер...

 

...Җир йөзендә яшәгән 49 ел гомеренең яртысыннан артыгы – Казанга килеп яңа тормыш башлаганнан алып соңгы минутка кадәр алар бергә... Яшәү, иҗат, бәхет, мәхәббәт турында бер төсле фикер йөртеп, киңәш-табыш итешеп булсынга дип гомер кичү... Нинди матур янәшәлек! Талантлы кеше белән гомер итүнең үзе исән чакта гына түгел, вафатыннан соң да никадәр җаваплылык өстәгәнен үзе дә иҗат кешесе булганнар яхшы белә.

 

Хәйдәре белән Хәйдәрсез генә тормышка күчкәч, вакыт беразга туктап калган сымак булса да, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә ханым Сәхәбиева-Бигичева яралы йөрәген учына кысып үзендә халык каршына чыгып баса алырлык көч таба. Президентыбыз хәер-догасы белән, Мәдәният министрлыгы үткәргән, татар җыр сәнгатенә җитди караган яшь вокалист-җырчыларның Х.Бигичев исемендәге I халыкара конкурсын оештыруда да башлап йөри, диск-язмаларын чыгара, истәлекләр яза, татар яшәгән төрле төбәкләрдә аның ядкаренә багышлап концертлар куя... Барсы да Хәйдәре хакына, аның иҗаты, милләтебезнең бөек хәзинәсе булган галиҗәнап җыр хакына... Халкыбызның аны яратуы, сагынуы хакына... Ә сагынмаска аны мөмкин түгел!..

 

Фотода: Н.Җиһановның «Җәлил» операсыннан бер күренеш. Җәлил ролендә – Х.Бигичев. Акылдан язган хатын – Алла Фадеичева.


Гөлзадә БӘЙРӘМОВА
Казан утлары
№ 6 | июнь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»