|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2015 Фаҗига
Казанда ике юл-транспорт вакыйгасы буенча шаһитләр эзлиләр2015 елның 14-нче сентябрендә Татарстанның Әтнә районында “Олы Әтнә-Дөбъяз-Каменка” автомобиль юлының 48 км-ында сәгать 6.50 тирәсендә “ВАЗ-217230” маркалы автомобиль хуҗасы “ВАЗ-217230” маркалы машинаны бәрдерә. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә беренче автомобильдәге пассажирлар алынган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында ук үләләр. 2015 елның 14-нче октябрендә трамвай йөртүче Ямашев урамы буенча Бондаренко урамы ягыннан Мусин урамы юнәлешендә 26б номерлы йорт каршында җәяүлеләр кичүе зонасы булмаган җирдән юл чыккан хатын-кызны бәрдерә. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә хатын-кыз алынган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында ук үлә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе әлеге юл-транспорт вакыйгаларын күргән шаһитләрнең 533-38-66 телефон номерына мөрәҗәгать итүләрен сорый.
--- |
Иң күп укылган
|