поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.11.2015 Спорт

Моңа кадәр булмаган хәл - Казанга “Ливерпуль” килә: Чалый берни "чамаламый"

5 ноябрь кичендә, дөресрәге төнгә каршы, “Казан Арена” стадионында әһәмияте ягыннан әле моңа кадәр булмаган футбол матчы уза. Казанга 3300 чакрым юл узып, 18 тапкыр Англия чемпионы булган, заманында Чемпионнар лигасының финалында уйнаган “Ливерпуль” футбол командасы килде. “Рубин”–“Ливерпуль” матчы 21:00 сәгатьтә башлана.

Казанга – төп состав белән

Әлеге матчка җирле футбол җанатарларының гына түгел, тулаем футбол җәмәгатьчелегенең дә игътибары зурдан. Сезон дәвамында ике команданың да тренерлары алышынды – Казан командасы дилбегәсен, вакытлыча дигән булып Валерий Чалыйга тоттырсалар, “Ливерпуль”не атаклы тренер – Юрген Клопп җитәкли. Һәр ике тренер алдында да җитди максатлар тора: иптәш Клопп “Ливерпуль”нең элеккеге данын күтәрергә керешсә, Чалыйга “Рубин”ны ФНЛга тәгәрәүдән алып калырга кирәк.

Дөрес, Юрген Клопп килү белән “Ливерпуль”нең ил чемпионатындагы хәле бераз яхшырды. Хәзер алар 11 турдан соң 17 очко белән 8 нче урында бара. Соңгы уенда атаклы “Челси” командасын отулары (3:1) аларның үз юлына басып килүләре хакында сөйли. Юрген Клопп та яңа командасы белән Европа лигасындагы беренче җиңүен нәкъ менә Казанда яулыйсы килә торгандыр. Чөнки команда 3 уенны да әле уртак исәпкә генә төгәлли алды.

Ил чемпионатындагы хәлләре ничек кенә мөһим булмасын, ике команда да Европа лигасындагы әлеге матчларга җитди карый. “Ливерпуль”, мәсәлән, Казанга төп составтагы уенчылары белән килеп төште. Өйдә имгәнгән уенчылар – Даниэль Старридж, Коло Туре, Джордан Хендерсон, Джон Фланага һәм Дэнни Ингс кына калган.

Футбол җәмәгатьчелегенең игътибары зурдан, дидек. Шул исәптән спорт журналистларыныкы да. Әлеге матчны яктыртып бару өчен Казанда 135 журналист эшләячәге билгеле булды. Аларның 20се Англиядән – Liverpool Echo, Daily Telegraph, Daily Mirror, Daily Mail, The Sun кебек басма хезмәткәрләре, ә калган 115е Россия вәкилләре. Шул исәптән футбол матчы вакытында Казаннан 45 матбугат вәкиле дә эшли.

“Ливерпуль” белән уйнавы ук күңелле”

Кичә командалар журналистлар өчен 15 минутлык ачык күнегүләр һәм матбугат конференциясе уздырдылар. Беренче булып каләм әһелләре белән “Рубин”ның баш тренеры Валерий Чалый һәм ярымсакчы Гекдениз Карадениз аралашты.
Валерий әфәнде Чалыйга нинди сорау бирергә дә белмәссең Журналистларның беренче соравы ук аның кәефен кырды. Хәер, сөйләшүне эзлекле тәртип буенча алып барыйк.

 

– Иртәгә хәлиткеч матч – бу хакта үз-үзегезгә хисап бирә аласызмы?

– Бу матчка ничек әзерләнүне күз алдына да китерә алмыйм, – дип башлады җавап сүзен “Рубин”ның остазы Валерий Чалый. – Хәтта нәрсә эшләячәгебезне дә белмим.

– Команданың хәле ничек?

– Уена җитди әзерләндек. “Ливерпуль” – җитди көндәш. Исеме Европада таныш. Андый команда белән уйнавы ук күңелле. Гадәти уен буларак әзерләнсәк тә, җаваплылык зур булуын аңлыйбыз. “Ливерпуль” – тәҗрибәле тренеры булган, яхшы команда.

– Эльмир Нәбиуллинның хәле ничек? Олег Кузьминны кем алмаштырыр?

– Нәбиуллин уенга әзерләнә. Ә составны иртәгә игълан итәчәкбез.

– “Ливерпуль”–“Челси” уенын карадыгызмы?

– Карадым, әлбәттә. “Ливерпуль”нең уены һәр матч саен яхшыра. Беренче минуттан ук кызу уен күрсәтәләр. Бу – Клоппның уен стиле. Аларның уенын өйрәндек. Казанга төп состав белән килгәннәр икән, уен тагын да кызыграк булачак. Шул исәптән тамашачылар өчен дә. Шунысын да әйтер идем: әлеге уен хакында сөйләшсәк тә, төркемдә тагын ике команда булуын да онытмыйк. Алар белән дә очрашасы бар бит әле.

 

“Ливерпуль”– “Рубин” матчының мавыктыргыч булачагын Гекдениз Карадениз да яшермәде.

– Без һәрвакыт Европа кубогы ярышларында катнашу турында хыялланабыз. “Рубин” үзен Европа мәйданында күрсәтергә, анда даими уйнарга тиеш, – диде ул. – Һәр уенда җиңү өчен кырга чыгабыз. Әлеге уен да искәрмә түгел. Җитди әзерләндек. “Рубин”ның төп максаты – төркемнән чыгу һәм мөмкин кадәр ераграк бару.

Кунаклар Казан буйлап йөрергә килмәгән

“Ливерпуль”нең баш тренеры Юрген Клопп та “Рубин”ның уенын өйрәнүләре хакында җиткерде.

– Үзебездәге уенны искә төшерсәк (1:1) “Рубин” беренче таймда гына мөмкинлекләр тудыра алды. Әйе, без бер таймнан озаграк күплектә уйнадык. Ләкин футболда 10 уенчыга каршы 11 футболчы уйнау һәрвакыт өстенлек тудырмый. Яшермим, авыр булды. Алда торган уенда да азакка – 95-96 нчы минутка кадәр көрәшәчәкбез.

– Уенга “Челси” белән уйнаган футболчылар чыгармы, әллә үзгәрешләр булачакмы?

– Әйе (көлә).

 

– Казан белән танышырга өлгердегезме әле?

– Юк. Вакыт булмады. Шәһәр буйлап йөрергә килмәдек. Иртәгә үзегез үк күрерсез.

– “Казан Арена” стадионы турында ни әйтерсез?

– Бик уңайлы. Иң мөһиме кыры яхшы булсын.

...Кич белән “Ливерпуль” футбол кырын да сынап карады – ачык күнегүләр уздырды. Кимчелекләр тапмадылар кебек. Һәрхәлдә, журналистлар алдында билгеләнгән 15 минут эчендә йөзләреннән елмаю качмады. Кыскасы, бүген төнгә каршы кызу көрәш көтә.

1

2

3

 


Фәрит САЛИХОВ
Интертат.ру
№ --- | 05.11.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»