поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2008 Шоу-бизнес

АСЫЛЪЯР НИK 27НЧЕ БУЛДЫ?

Якшәмбе кичендә күпләр “Русия” каналыннан күзен алмады. Чөнки монда татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр “Евровидение-2008” конкурсында Русияне тәкъдим итүчене сайлап алу бәйгесендә катнашты. Әмма кызганыч, быел “Евровидение” конкурсында татар җыры яңгырамаячак. АсылъЯр җиңү яулый алмады. Мәскәүдә үткән сайлау бәйгесендә АсылъЯр башкарган “Карлыгачлар” җыры 27 җыр арасында соңгы урынны алды. Телевизор экраннарыннан күренгәнчә, залда Казан тамашачылары да бар иде. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы 15 студент АсылъЯрга теләктәшлек йөзеннән Мәскәүгә барды. Алар залда Татарстан аләмен һәм “Без булдырабыз!” шигарьләрен күтәреп торды.

ЛЮЦИЯ ХӘСӘНОВА, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Асылъярның укытучысы:

Асылъяр эстрадада үз урынын тапкан җырчы. Татар халык җырларын бик оста башкара. Аның “соль­ный” концертлары югары дәрәҗәдә уза. “Евровидение” халыкара конкурсының финалында аңа уңыш елмаймады. Моның шулай буласы билгеле иде инде. Жюрида утырган композиторлар безгә таныш түгел. Алар татар җырын яратмый, Асылъярга бер балл куеп хөрмәтсезлек күрсәттеләр, татарны мыскыл иттеләр. Гомумән, “Евровидение” — ул сатып алынган конкурс, соңгы елларда бик күңелсез чарага әйләнде. Асылъярның чыгышын игъ­тибар белән карадым. Бераз каушады, билгеле. Ләкин күңелен төшермәсен, аны халык ярата.

ГӨЛСИНӘ БӘДРЕТДИНОВА, табиб:

— Асылъярның чыгышын карагач, тавышы бөтенләй юк икән дигән фикергә килдем. Ирем Наил дә, моңа иң соңгы урын булачак, диде. Күпме кеше алдында оятка калды бит.

Ал күлмәгеннән сәхнәгә чыгып җыр сузганын ишет­кәч, Аллаһы Тәгалә бу кызга матурлыкны да, талантны да биргән, бөтен җырчыны уздыра, дип соклана идем. Беркөнге чыгышы күңелне кайтарды.

МИҢГОЛ ГАЛИЕВ:

— Әлеге конкурста катнашу өчен ике-өч миллион сум туздырырга кирәк дип ишеттем. Хәзерге җыр конкурслары коммерциялегә әйлән­де. Фәлән өчен тавыш бирегез, диләр. Бу очракта халык фикере әллә ни әһәмиятле түгел, җырчыга жюри дөрес бәя куярга тиеш.

Асылъярны ихтирам итәм, ул бик талантлы кыз. Аның тавыш мөм­кин­леге белән дөньякү­ләм конкурста катнашырга хакы бар. Дима Билан узган ел икенче урынны алган иде, кабат аны үткәрү­ләрен бел­гәч, гаҗәпләндем. Русиядә аннан башка бүтән җыр­чы юк микәнни? 

МӘЛИКӘ:

— “Евровидение” халыкара конкурсында катнашырга күптәннән хыялланам. Ләкин анда узар өчен бик күп акча кирәк. Кызганыч, Асылъяр өметне акламады.

 

АЙДАР ГАЛИМОВ:

— “Карлыгачлар” җыры белән уңышка ирешеп булмый. Бәлки, инглиз телендә җырларга кирәк булгандыр. Әмма хикмәт анда түгел, күпме халык алдында курыкмыйча татарча җырлый алган икән, бу зур батырлык, зур уңыш. Асылъяр афәрин, дим.

РУНИЯ, Асылъярның әнисе:

— 400 кеше арасыннан 27се генә финалга уза алган. Чакыру килгәч, без моны зур җиңү кебек кабул иттек. Асылъяр Мәскәүгә 7 төрле костюм, 6 җыр алып барды. Ул башкарган кытай, латин, инглиз җырлары арасыннан татарчаны сайлаганнар. Кызым кояш кебек елмаеп сәхнәгә чыкты, дулкынлануы сизелмәде. Телевизордан тавышын бер тонга тө­шереп бирделәр. Ул андый тональлектә җырламый иде.


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 14.03.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»