поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2015 Шоу-бизнес

Салаватка җылы оекбашларны Габделбәр Ризванов Әтнәгә кадәр илткән

Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул.

Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан – 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәх­нәдә тапшыра торган күр­кәм гадәте булган, соңгы елларда исә: “Яшем дә бара, юлларга чыгу да кыенлаша”, – дип, яшьтән үк яратып укыган “Ватаным Татар­стан”ны арадашчы итте. Лә­кин Салаватның эзенә тиз генә төшәм димә. Август аенда Казанда яңа сезонын ачып җибәрә дә Рәсәйдәге татарлар яшәгән төбәкләр­гә юл тота. Бу юлы да байтак вакыт җавап бирми азаплады, Бәдия апа исә: “Тапшырдыгызмы, тапшырдыгызмы?” – дип көнаралаш сорау алып тора.

Ниһаять, Салават “эләк­те”, гозерне җиткердем. “Кил, кил, бик тиз кил, мин Ижауда гына”, – ди бу. Аннан концертлар белән ярты Татарстанны әйләнде һәм моннан бер атна элек оекбашларны Әтнәдә тапшыру насыйп булды. Җырчыга канат куйдылармыни?! Һәр оекбашны аерым-аерым ку­лына алды, беренче тапкыр күргәндәй, бизәк-чук­ларына сокланды һәм: “Да, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел”, – диюе­ Бәдия апаның осталыгына бәя иде. Чыннан да, оекбашлар күңел җылысын салып бәйләнгән, һәркемне кызыктырырлык.

Бәдия апаның хаты да бар. Ул: “Мөселман кардә­шем Салават, барлык туганнарым һәм дә бабаем Рәим­җан исеменнән сагынычлы сәламнәремне кабул ит... – дип башлана да, – ...барча халыкларга үрнәк булган татарстанлыларга, җитәк­че­ләргә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим, намаз вакытында догадан кал­дыр­мыйм”, – дип тәмам­лана.

Салават та, милләттәш­ләребезнең, кайда гына яшә­сәләр дә, киләчәктә дә бер­дәм, бергә булуын телә­де, икенче көнне иртәнге якта исә Салаватның хәләл җе­фе­те Ләйсән ханымның Бә­дия апага шалтыратып, хәл-әхвәл белешүе, рәхмәт әйтүе мәгъ­лүм булды. Телефоннан бел­дерүенчә, шундый игътибарга Бәдия апа бик шатланган иде.

Бер кочак оекбашлы Са­лаватның Әтнәдәге концерты, алдан билгелән­гән­чә, төп-төгәл җидедә башланды. Ха­лыкның концертка җые­лу­ына исә минем исем-акы­лым китте. Концерт башланырга егерме минут кала мә­дәният йортында Салават ар­тист­ларыннан гайре бе­рәү дә юк иде. Ун-унбиш минутта ха­лык залга шыплап тулды.

Пәрдә ачылуга Салаватны танырлык түгел: балкый. Сәхнә көч өсти диюләре шулдыр инде. Җырчы нәкъ шул төбәктә яшәүчеләр өчен ге­нә, нәкъ менә алар ишетер­гә теләгән сүзләрен дә кызганмады, дусларча шаяртып та алды. Әйе, аңа ни кыланса – шул килешә: Салават Салават инде ул. Җырчының иҗат­таш дуслары – Хәмдүнә, Фирзәр, Альфред, Ядкәр, Та­һир, Илфат һәм дә үтә талантлы яшьләр Әтнә халкын рә­хәт­ләнеп ял иттерде, тамашачы бик ка­нәгать калды, байтак­ка җи­тәрлек рухи азык алды.
Минем үземдә дә ка­нә­гатьләнү хисе: оекбашлар (Бәдия апа шәхсән миңа, гаиләмә адреслап та бер посылка җибәргән иде) тән­гә дә, җанга да җылы өстәп торыр.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 167 | 03.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»