|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2015 Шоу-бизнес
Алинә Даутова әни булды!
Шушы көннәрдә җырчы Алинә Даутова әни булды. "Әле дә әни булуыма ышанып бетеп булмый. Үземне бик бәхетле хис итәм, шул ук вакытта җаваплылык та тоям, чөнки хәзер үзем турында гына түгел, балам турында да уйларга, кайгыртырга кирәк", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алинә. Җырчы сабыен 24 октябрьдә 16 сәгать 20 минутта Казанда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендәге бала тудыру бүлегендә тапкан. Нарасыйның авырлыгы - 3670 кг, буе - 53 см. "Кызыбызга минем тәкъдим белән Сафина дип исем куштык. Бала икебезгә дә ошаган: тән каралыгы минеке, күзләре - әтисенеке", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алинә. "Үз карыныңда йөрткән баланы беренче тапкыр кулга алудан да бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул! Әле дә баламны тапкан көнне башымда әйләндереп, "башка сыймаслык вакыйга бит бу", дип уйлап йөрим. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Бу дөньяда барлык хатын-кызга да әни булу бәхетен тоярга язсын!" - ди җырчы Алинә Даутова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|