|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2015 Фаҗига
Римма Бикмөхәммәтова: Кайгыдан соң терсәк тешләүМисырга ялга дип баручы 224 кеше кире өйләренә кайтып җитә алмады. Санкт-Петебургка юл тоткан Airbus А-321 очкычы авиаһәлакәткә очрады. 224 кеше, шул исәптән 25 бала, 7 кешедән торган экипаж барысы да һәлак булды. Бу – гадәти рейс була, күпләр ялга чартер белән оча, шуңа берсе бернидән дә шикләнми. Кем генә шул рәвешле очмый?! Казаннан да Төркия белән Мисырга ял итәр өчен бер-берартлы очкычлар озатабыз, каршы алабыз. Әмма, гадәттәгечә, бар нәрсәгә дә өстен-өстен генә карау аркасында без кара утта янабыз да. “Техник кимчелекләр аркасында” дигән сүзләр безнең өчен бервакытта да сабак булмас, күрәсең. Якшәмбе кич һәм дүшәмбе иртән җәсадләр Санкт-Петербургка кайтырыла башлады. Без бер, ике көн кайгырырбыз да аннары мәшәкать белән аны онытырбыз, ә хәзерге вакытта очкычта һәлак булганнарның туганнары иң авыр процедура уза, ДНК анализлары ярдәмендә мәетләрне тану, аларны җирләү... Мисырда һаман да үле гәүдәләрне эзләү, барлау эше дәвам итә. Airbus А-321 аэропоттан иртәнге 6 сәгатьтә 49 минутта кузгалган. 9 мең метр югарылыкка күтәрелгән, аннары 24 минуттан соң радарлар күзәтүеннән юкка чыга. Нәрсә булган, алар кире утыру турында ярдәм сораганнармы – әлегә билгесез. “Когалымавиа" ширкәтенең очкычы җиргә төшкәнче үк һавада югары биеклектә җимерелә башлаган, шул сәбәпле аның калдыклары 20 км 2 чамасы зурлыктагы мәйданга чәчелгән дигән рәсми белдерү бар. Бу хакта Росавиация башлыгы Александр Нерадько әйтте. Соңыннан РФ Транспорт министры Максим Соколов та очкыч һавада ук җимерелгәнен раслады. Бу фаҗига уңаеннан ике җинаять эше ачылды, аның берсе – “Һава транспортын йөртү һәм эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен бозу”, икенчесе – “Хезмәт күрсәткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү”. РФ Тикшерү комитеты эшен башлады, соңгы тапкыр очкыч Самара аэропортында ягулык салган, аны да экспертизага алганнар, барысы да тикшерәчәк. “Когалымавиа” башлыча чартер маршрутлары белән акча эшләгән. Интернетта пассажирлар тарафыннан аңа карата төрле тискәре фикерләр укырга мөмкин: соңга кала, очкычлар иске, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән һ.б. Әмма бездә бик сирәк авиакомпания яңа шалт иткән очкычлар белән мактана ала. Яңалары кыйммәт, әмма булганнарын да ничек караулары да зур сорау тудыра бит. Һәр очкыч очар алдыннан да, соңыннан да җентекле тикшерелергә тиеш. Һәр атна тәүлек дәвамында аның һәр сантиметры ялап алынган кебек булуы мөһим. Һәр көн, һәр атна, һәр ел яки ике елга бер булган төрле дәрәҗәдәге тикшерүләр авиация таләпләрендә каралган. Әмма бу башкарыламы, башкырласа да, нинди дәрәҗәдә? Моның өчен җаваплылар авиаширкәтләр кенә түгел, ә Росавиция белән Ространснадзор да. Алар бу юлы да 224 кешенең гомерләре ни сәбәпән өзелгәне өчен җавап тотарга тиеш булачак. Әмма әлеге дә баягы соңыннан терсәк тешләп, тикшерү уздырабыз бит. Югыйсә алдан чараларны күрсәк, бу кадәр коточкыч фаҗигаләр булмый калыр иде... Хәзерге вакытта без бары тик авыр хәлдә калучыларның кайгысын гына уртаклаша, алар өчен дога кыла алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Шарм-эль-Шейх – Петербург авиарейсы пассажирлары һәлак булу уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. "Мисырда очкыч һәлакәткә юлыгуы уңаеннан, татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнең исемнән олы кайгыны ихлас уртаклашуны кабул итегез. Бу гаять зур фаҗига - һәлакәт күп санда кешенең гомерен алып китте, бортта балалар булганлыгы аеруча аяныч. Төзәтеп булмаслык шушы кайгы авырлыгын һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары белән бүлешәбез", – диелә Татарстан Президенты телеграммасында. Ике ел элек Татарстан да ноябрь аенда канлы яшьләр белән елады. Казан аеропортына утыра алмаган очкыч шулай ук җиргә төшеп шартлады. Бер генә исән кеше калмады. Әллә нинди куркыныч көзләр бу...
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|