поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2015 Милләт

Түбән Новгородта «Милли көй» фестиваль-бәйгесе узды (ФОТО)

Спас районы Бозлау клубында IV регионара “Милли көй” татар халык иҗатының фестиваль-бәйгесе үтте. Бу чара быел да якташларыбыз, бөек татар җырчылары Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлап уздырылды.

Бу проектны дүрт ел элек Спас районы мәдәният бүлеге хезмәткәре, “Арт- Септима” вокал студиясе җитәкчесе Гүзәлия Зиннәтуллина район күләмендә генә башлап җибәргән иде, аннары бу фестиваль өлкә татарларының милли- мәдәни автономиясе, өлкә мәдәният министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә оешты¬рыла башлады, ә төп оештыручылар булып Спас районы администрациясе һәм «Арт-Септима» вокал студиясе калдылар.

Бергәлек эш берәгәйле, әлбәттә, һәм шуңа да фестивальнең дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара, хәзер инде ул регионара статусын алды, зур оешканлык белән үтә. Менә быелгысы да күркәм генә узды. Иртән тугыз сәгатькә инде Бозлау мәдәният йортының алды төрле җирләрдән килгән автобус-машиналар белән тула башлады. Өлкәнең Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна районна¬ры, Балахна шәһәреннән гайре, күрше Чуаш, Мари-Эл республикаларыннан да коллективлар һәм башкаручылар килгән иде.

Башкортостан республикасы белән Ульян өлкәсе коллективлары да заявка биргән булган, әмма синоптикларның сүзенә колак салыпмы инде, ерак юлга кузгалырга җөръәт итмәгәннәр күрәм. Чынлап та, төшкә чаклы коры булган һава торышы төштән соң бозылып, кичкә буранлы кышка әйләнде. Әмма, тыштагы буранга карамый, клуб эчендә җылы атмосфера хөкем сөрде, күңелле бәйрәм ыгы-зыгысы туктамады. Оештыручылар катнашучылар өчен бар уңайлыкларны булдырырга тырышкан – һәр коллективка аерым бүлмәләр бирелде, иртәнге чәй, төшке аш оештырылган иде. Авыл халкына бит мәдәни чаралар тансык, бигрәк тә шундый киң географиялеләре, шуңа да үзләре дә җыр-моң яраткан Бозлау халкы залны тутырып җыелды. Барысы да урнашып-рәтләнеп беткәч, билгеләнгән вакытта, 11.00 сәгатьтә, конкурс программасы башланды.

Дүрт номинациядән торган конкурста катнашучыларның чыгышын бигрәк абруйлы жюри бәяләде. Аның рәисе – Чуаш республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Павлов исемендәге дәүләт музыкаль училищесының кафедра җитәкчесе Әсхат Юнисов иде. Әгъзалар да берсеннән-берсе абруйлы һәм дәрәҗәле белгечләр – Казанның милли мәдәниятне үстерү үзәгенең өлкән белгече, Казан дәүләт консерваториясе аспиранты Лилия Зиганшина, “Сорнай” фольклор төркеме солисты, халыкара конкурслар лауреаты Илмир Ямалов, өлкә халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәгенең хормейстеры, мәдәният колледжы педагогы Оксана Кислова, шул ук үзәкнең балетмейсте¬ры Елена Филиппова иде. Әлбәттә, мондый белгечләр каршында чыгыш ясавы җиңел түгел, катнашучыларның дулкынлануы чиктән ашты, әмма сәхнәгә чык¬кач алар артта калды һәм һәрбер катнашучы, коллектив үзен тулаем күрсәтә алды.

Иң күп катнашучы вокал-шигърият номинациясендә булды. Биредә башта ае¬рым башкаручылар, аннары коллективлар ярышты. Аерым башкаручылар 20дән артык иде, алар халык җырлары һәм мөнәҗәтләр белән чыгыш ясады, өздереп халык җырларын җырлаучылар, бәет-мөнәҗәт әйтүчеләрнең чыгышын халык йотылып тыңлады. Уразавылның “Ядкарь” триосының чыгышы югары профес¬сиональ дәрәҗәдә булды. Бозлау, Тукай коллективлары да матур җырладылар. Петряксның яңа гына оешкан “Гүзәлия” коллективы матур тәэсир калдырды. Пильна район мәдәният йорты каршындагы “Родные просторы” коллективын¬дагы рус ханымнарының татарча җырлавы шаккатырды. Әмма бу номинациядә конкурс программасы барганда, бер ямьсез күренеш булды – жюри чыгыш ясаучыларны тупас рәвештә бүлдереп торды. Катнашучылар төрле җирдән, ерактан килгәннәр, чыгышларын тулаем күрсәтергә хаклары бар дип уйлыйм. Талантларны ачыклар өчен бер минут вакыт бик аз бит.
Халык уен коралларында уйнау осталыгы номинациясендә катнашучылар саны аз иде. Биредә күрше Мари-Эл республикасының Дәүләт автономия мәдәният учреждениесенең гөсләрләр (гусляры) ансамбленең чыгышы шак¬катырды.

“Хореография” номинациясе – иң ачык, күңелле номинацияләрнең берсе. Биредә Балахнаның “Аллегро”, Спасның “Виктория”, Йошкар-Оланың “Болгар” төркемнәре сәхнәдә типтерделәр. Мөтеравылның “Конфетти” төркеме кызла¬ры бик матур итеп “Каз канаты”н башкардылар, Тукайның “Татар кызлары” да матур тәэсир калдырды, тукайлы Гүзәлия Шакирова шулай ук “Каз канаты”н башкарды.

“Фольклор театр” номинациясендә биш коллектив катнашты. Татар Моклокасының “Сәрвиназ” төркеме солдат озатуны сәхнәләштергән иде, Тукайның “Авыл кызлары” туй йоласын күрсәтте, Чабаксарның “Ялкын” халык ансамбле чишмә янында очрашуны бик матур итеп уйнады, Йошкар-Оладан “Рәйхан” фольклор коллективы “Орчык өмәсе”н күрсәтте, Камкадан Гөлнур Мангушева җитәкчелегендәге “Зимчәчәк” фольклор төркеменең яңартылган составы нижгар татарларының балалар уеннарын сәхнәләштергән иде.

Конкурс программасы тәмамлангач, жюри әгъзалары коллективлар, аерым башкаручыларның җитәкчеләре белән аралашты, үзләренең тәкъдимнәрен, фикерләрен әйтте, профессиональ киңәшләрен бирде. Менә монысы, миңа калса, фестивальнең иң мөһим өлеше булды. Ә фойеда бу вакытта Илмир Яма¬лов үзешчәннәр белән халыкны җырлатты-биетте.

Гала-концерт кичке алты сәгатькә билгеләнгән иде, бүләкләүләр дә шунда булды. Кичәне Түбән Новгородтан Альберт Юсупов һәрвакыттагыча зур оста¬лык белән алып барды. Ул барлык катнашучыларны сәхнә түренә чакырды һәм сүзне хөрмәтле кунаклар белән жюри әгъзаларына бирде. Бәйрәм белән бар¬часын да автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов җылы котла¬ды, жюри әгъзалары да котлау сүзләрен җиткерделәр. “Мин нижгар татарла¬ры автономиясе, Спас районы, Бозлау авылы администрацияләре исеменнән барча катнашучыларга һәм оештыручыларга олы рәхмәтләремне белдерәм, фестивалебез озын гомерле булсын. Бүген бу сүзнең чын мәгънәсендә халык иҗаты бәйрәме узды биредә, һәм бу матур бәйрәмнең хатирәләре күңелләрдә әле озак сакланыр”, - диде Рамил Әхмәтович.
Чыгышлардан соң фестивальнең иң көтеп алган һәм дулкынландырган мизгеле – бүләкләү башланды.

Барча катнашучыларга автономия исеменнән татлы бүләкләр һәм кулланыр өчен “Түгәрәк уен” журналлары тапшырылды. Ә урын¬нар түбәндәгечә бүленде: вокал-шигърият номинациясендә солистлар арасын¬да I дәрәҗәле диплом Люзия Садретдиновага (Чабаксар) бирелде, II дәрәҗәле дипломга Равза Невмянова (Татар Моклокасы) лаек булды, III дәрәҗәле ди¬плом Фардания Ямалиевага (Йошкар-Ола) тапшырылды. Шул ук номинациядә ансамбльләр арасыннан Чабаксардан “Ялкын” татар җыры халык ансамбленә I дәрәҗәле диплом тапшырылды, II урында Пильнаның “Родные просторы” ансамбле булды, өченче урынны “Ядкарь” (Уразавыл) белән “Гүзәлия” (Пе¬трякс) коллективлары бүлде. Халык уен коралларында уйнау номинациясендә гөсләрләр ансамбленә (Йошкар-Ола) тиң булмады, икенче дәрәҗә диплом¬нар шулай ук Мари-Эл республикасы гармунчысы Гәрәй Мәгъсүмьянов һәм Татар Моклокасы гармунчысы Рафаил Махмутовка тапшырылды, өченче урын бирелмәде.

Ә “Хореография” номинациясендә ике беренче дәрәҗәле ди¬пломнар “Аллегро” (Балахна) һәм “Болгар” коллективларына тапшырылды, II дәрәҗәле дипломга Спасның “Виктория” төркеме лаек булды. “Фольклор театр” номинациясендә жюри I дәрәҗәле дипломга Камканың “Зимчәчәк” төркемен лаек дип тапты, икенчедә – “Рәйхан” (Йошкар-Ола), өченчедә “Ялкын” (Чабак¬сар). Барлык призлы урыннар яулаучыларга автономия исеменнән кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Фестивальнең тантаналы өлешенә өлкә хөкүмәтенең мәдәният министры Сергей Горин да килергә тиеш иде, әмма һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, ул вакытында килеп җитә алмады. Шуңа да аны көтү үзе бер күңелле тамаша¬га әйләнде. Гала-концерт тәмамлангач, фестивальнең дипломантлары тамашачылар күңелен күтәреп, кабат чыгышлар ясады, ә фойеда “Болгар”, “Ялкын” ансамбльләре импровизацияләнгән номерлар оештырды. Ниһаять, кемдер “килде” диде һәм ишек ачылып, кар-буран эченнән министр килеп керде. Аны чәк-чәк белән каршы алып, биеттеләр, фотога төштеләр, әз генә булса да ара¬лашу да булды, кыскасы, бик матур каршы алу килеп чыкты. Аннары Сергей Александрович тоткарлануы өчен гафу үтенеп, сәхнәдән барысын да бәйрәм белән котлады һәм Спас районы администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова белән Бозлау авыл администрациясе башлыгы Али Аймасовка министрлык исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Татьяна Валентиновна да, үз чиратын¬да, бәйрәм белән котлап, киләсе елга бишенче, юбилейлы фестивальне район үзәге Спаста уздырырга тәкъдим итте. Бу көнне төрле дәрәҗәле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары район җитәкчеләренә, авыл администрациясе башлыгына, клуб директоры Равил Талиповка, жюри әгъзаларына тапшырылды, министр да бүләксез калмады.

Оештыру эшләренең күбесе Гүзәлия Зиннәтуллина белән автономия хезмәткәре Рәзилә Ахмадул¬лина өстендә иде, нәкъ аларның һәм Бозлау администрациясе белән мәдәният йорты хезәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә фестиваль зур оешканлык белән үтте. Һәм, әлбәттә, алар да бүләксез калмады. Фестиваль узды, катнашучылар яңа очрашуларга кадәр дип таралышты. Инде нәтиҗәләр ясарга да була. Һәрбер чараның – зурмы ул, кечкенәме – ниндидер җитешсезлекләре була инде, аларны бетерү өстендә эшләргә кирәк, әлбәттә, тик “Милли көй”не оештыручылар никтер катнашучылар фикеренә колак са¬лырга ашыкмый. Мәсәлән, күргәнегезчә, призлы урыннарның күбесе Чуаш һәм Мари-Эл республикаларының, Балахнаның профессиональ коллективларына һәм солистларына бирелде. Үзешчәннәрне алардан аерым бәяләргә кирәк дигән фикер һәр ел яңгырый, ләкин ишетүче юк.

Шул сәбәпле киләсе елга катнашучылар саны тагы да кимрәк булуы мөмкин. Быел да халык уен коралла¬рында уйнаучылар бик аз иде, Сафаҗайның “Сафаҗай чишмәсе” коллективы, Кочко-Пожар үзешчәннәре катнашмады. Милли Кызыл Октябрь районында да талантлар бик күп бит, аларны сәхнәгә чыгарасы гына. Аннары, авторлар җырларын халык иҗаты итеп күрсәтүчеләр булды, моны Лилия Зиганшина да билгеләп үтте. “Мин Нижгар якларында яшәгән мишәрләрнең элекке көйләре башкарылмаганга бик моңсуланып утырдым, алар урынына сәхнәдән заманча җырлар яңгырады. Ә бит үз авылында яшәгән берәр әбидән матур озын көй өйрәнеп, безгә тәкъдим итсәләр, нинди матур булыр иде”, - диде Лилия ханым. Кем эшләми, шул хаталанмый, дигән әйтем бар барын, әмма хаталар өстендә дә эшләргә кирәк бит.


Тулаем алганда, фестиваль гомуми максатына иреште. “Иң беренче чиратта, фестивальнең милли мирасыбызны, халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Мондый бәйгеләр оештыру яшь буынны милли рухта тәрбиләүдә, анар¬да халкы, мәдәнияте өчен горурлык хисе уятуда алга таба бер адым дип саныйм. Шәхсән минем өчен иң мөһиме – тамашачының битараф бул-мавы, ә аларда битарафлык булмады”, - дип үз фикерен әйтте Рәзилә ханым Ахмадуллина.

Хөрмәтле газета укучылар, аеруча фестивальдә катнашучылар, сез дә үз фикерләрегезне язып җибәрсәгез иде. Хатларыгызны көтеп кала¬быз, ә фестивальгә киләсе елга кадәр “сау бул” дип әйтәбез.

1

2

3

4

Румия ХӘМЗИНӘ фотолары


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 03.11.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»