|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2015 Киңәш-табыш
«Багучыга барма» дисәләр дә барабыз шул...Багучыга барма, башыңа бәла алма, дигән мәкаль бар татарда. Ул им-томчы, күрәзәче кебек икеле-микеле сәләт ияләре янына йөреп, нидер белергә теләүнең файдасыз булуын искәртә шикелле. Миңа көтелмәгән язмыш сынавын узарга язган булып чыкты: сәламәтлегем какшап китеп, хастаханә юлын таптарга туры килде. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый шул. Элеккеге кебек тулы канлы тормыш белән яшим дисәң, иң яхшы табибларны эзләргә туры килә. Ә тиз генә савыгып булмаса, куркуга калдыра. Доганың дәвалау көче барлыгын бөтен кеше дә беләдер инде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мин сезгә җибәргән догаларны укыгыз һәм сез авырулардан дәва табарсыз». Хәтерлим, балачакта әби безне күз тиюдән дога укып өшкерә иде. Әбинең Коръән аятьләре укыган йомшак бәрхет тавышына йокыга китәсең дә иртән сау-сәламәт булып уянасың. Кичтән авырткан эч турында искә дә төшермисең. Догалар укып дәвалау бер нәрсә, ә менә битеңә Коръән китабы куйган килеш диванда ятып дәвалану – монысы инде бер кысага да сыймый кебек. Әле син шуның өчен акча да түлисең. Элек өшкереп дәвалый торган абыстай әбиләр беркайчан да акча сорамыйлар иде. Биргән акчаңны да хәер дип кабул итеп, күпме бирсәң, шуңа канәгать була торганнар иде. Дәвалау өчен акча сораганда, савыгу тиз генә килми дип ишеткәнем бар. Үзен «танылган күрәзәче» дип атаган бу ханымны күрүгә, кәефем күтәрелеп китте. Аның кыяфәтеннән дә эчне тотып көләрлек. Бу югары дәрәҗәдә алдау иде – йөзенә язылган, кыяфәтенә чыккан. Әлфия ханым клиентларын вак чәчәкләр төшерелгән җиңсез һәм тезләрен дә капламаган кыска күлмәктән каршылый. Үзе 50дән узган тулы гәүдәле, аппетитлы фигуралы хатын. Өй тирәсендә тегесен-монысын эшләгән арада, авыруларны да кабул итә. Шул ук вакытта әлеге ханымның «сәләте» турында Уфаның үзендә үк шаккатып сөйлиләр. Ул бит авыруларны аякка бастырып кына калмый икән, төрле проблемаларын да чишәргә ярдәм итә ди. Менә нинди уңган ханым! Барысын да булдыра! Сүз дә юк, безнең арада да феноменаль сәләткә ия кешеләр бар. Алар үзләре аша кешегә уңай энергетика тапшыра алалар. Әлеге энергетика авыру кешене дә савыктырырлык көч бирә. Мисал өчен, шул ук Алтай, Себер шаманнары, Һинд брахманнары, будда монахлары бар. Әмма алар меңнәрчә еллар буе сакланып килгән гореф-гадәтләргә, йолаларга таянып эш итәләр. Алар көчне табигатьтән, Аллаһы Тәгаләдән яки Галәмнән алалар. Психология ягыннан карасак, бу бик дөрес алым. Кеше үз-үзе, уйлары белән ялгызы кала. Рациональ фикер йөртергә сәләтле баш мие шушы ярты сәгать эчендә проблемадан чыгу юлын формалаштыра яки психосоматик халәтне яхшыртырга программалаштыра. Бу хакта фәндә күптән билгеле. Аллаһы Тәгалә кешене барлыкка китергәндә үк аңа көч биргән. Әлеге көч аны коткара да, юк итә дә ала. Рухи яктан көчсезләр үз-үзләрен бетерәләр. Бу – сайлап алу законы. Көчлеләр генә исән кала, һәм бу кагыйдә физик көчкә генә кагылмый. Шуңа күрә «күрәзәче» Әлфия ханымның психология белән бераз таныш булуын бигеләп үтәргә кирәктер. Дөресен әйтим, янкормага кермәдем. Беседка (монысы инде дәвалау бүлмәсе түгел) янында гына вакыйгаларны күзәтеп утырдым. Миннән ике генә адымда Әлфия ханым багучылык эше белән мәшгуль иде: яшь кенә туташның киләчәген юрады. Кыяфәтеннән үк кызны бернәрсә дә конкрет борчымавын белергә мөмкин. Әңгәмә тәмамлангач, туташ минем янга килеп утырды. Безнең тирәдә генә балалар чыр-чу килә, әти-әниләре янкормада дәвалана. Түзмәдем, туташтан: «Нишләп йөрисез монда? Борчу-хәсрәтегез бар кешегә дә охшамагансыз», – дип сорадым. – Әйе, тормышымда барысы да яхшы. Мине бирегә егетем алып килде. Ә аны – апасы, – дип җавап бирде кызый. – Егетемнең апасы биредә дәвалана. Ә безне туй алдыннан киләчәктә барысы да яхшы булачакмы икәнен белү өчен алып килде... Ул арада янкормадан егет үзе дә чыкты. Әлфия каршына утырып, киңәшләрен тыңлый башлады. Матур гына төс-кыяфәтле, ягымлы. Шул мизгелдә үк сикереп торып, бу ике яшь йөрәкне, якаларыннан эләктереп алып, тизрәк моннан чыгарып җибәрәсем, багучыларга йөреп, бәхетегезне әрәм-шәрәм итмәгез, дип әйтәсем, сез болай да бәхетле булачаксыз, дип кычкырасым килде. Мин Әлфиянең үзе белән дә сөйләштем. Бактырырга теләмәгәнлегемә гаҗәпләнде ул. Үзенең ничек дәвалый башлаганын да сөйләде. Бервакыт каенатасы аңа: «Әлфия, син янымнан үтеп киткәндә яки аркама кагылганда, авыртуым беткән кебек була», – дигән. Бу сүзләргә игътибар итмичә, Әлфия элеккечә яши бирә. Әмма көннәрдән бер көнне үзе чиргә сабыша. Авыруның төгәл сәбәбе билгесез була. Шулвакыт авылга элек монда яшәгән бер карчык кайтып, Әлфиягә: «Синең дәвалау сәләтең бар, шуңа авырыйсың. Сиңа кешеләрне дәваларга кирәк», – ди. Бу карчыктан фатиха алганнан соң, Әлфия күрәзәче булып китә һәм кешеләрне дәвалый башлый. Әмма реалист һәм материалист буларак шуны әйтәсем килә: Әлфия ханымның дәвалау методикасы – чып-чын сафсата.
Рәмзия КАШАПОВА |
Иң күп укылган
|