|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2015 Язмыш
Ник алдыйлар икән ул?
Беркөнне 9 яшьлек оныгым белән Казанның үзәгендә йөреп кайттык әле. Башкалабыз соңгы 5-6 ел эчендә шулкадәр үзгәрде: матурайды, чистарды – күңел сөенеп бетә алмый. Биналар, бигрәк тә банк офислары, кунакханәләр, сәүдә үзәкләре искиткеч затлы, матур (сыйфатлы, катырак искән җилдән дә җимерелмәслек булсалар ярый ла!) итеп төзелгәннәр. Йөри торгач, шул матур биналарның беренче катларында урнашкан кибет, кафе-рестораннарның эчләренә дә кереп карыйсы, тәм-том белән чәй эчеп чыгасы килә башлады. Тәрәзәсеннән балалар киемнәре күреп, башта бер кибеткә кердек. Биредәге затлылык, матурлык – һуштан язарлык. Тик күлмәк-итәкләрнең бәяләрен күргәч, тиз үк һушка да килдек. Ишектән керүгә йөгерә-йөгерә каршы алган сатучыларның, берни дә алмасыбызны аңлагач, безгә карата битараф кыяфәте дә кәефне төшерде. Тик нишлисең, чынбарлык шундый. Статистиклар да, фәкыйрьләр белән үтә байлар арасындагы аерма 2000 еллар белән чагыштырганда шактый артты, дип белдерә. Хәер, моның өчен аларга мөрәҗәгать итәсе дә юк: Россиядән “Форбс” журналына кергән миллиардерлар (ул миллиардлар доллар белән исәпләнә бит әле!) санына гына күз саласы. Алар арасында татарстанлылар да бар. Һәм аларның берсе дә үз көче, үз сәләте, үз тырышлыгы белән халык арасыннан күтәрелгән кешеләр түгел, ә узган гасырның 90 нчы елларында хакимияттә булу сәбәпле, бөтен халык байлыгын үзләштерүчеләрнең балалары, оныклары, йә туганнары. Соңгы вакыттагы икътисадый кризис һәм күп кенә чит илләр Россиягә карата игълан иткән санкцияләр дә нәкъ менә урта хәллеләр һәм ярлылар кесәсенә китереп сукты. Кибетләрдә кирәкле азык-төлеккә көн дә бәяләр арту аларны тагын да хәерчеләндерә генә. Дөрес, бүген исерекләр һәм эш сөймәүче ялкаулардан кала берәү дә бер телем ипигә, шикәр-чәйгә тилмереп утырмый анысы. Шул ук вакытта, статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, халыкның 66 проценты хәерчелек чигендә яши. Аз пенсия алучы пенсионерлар ит-май, җиләк-җимеш куллануны чикләп, сәламәтлек өчен зарарлы төрле ГМО, ингредиентлар белән шыплап тутырылган арзанлы азык-төлек белән тукланырга мәҗбүр булса, яшьләр исә кредит түләп җәфалана. Чөнки байларныкы белән чагыштырганда бик күпкә арзан фатирлары, машиналары, өй җиһазлары, көнкүреш техникасы – бар да кредитка алынган. Шул сәбәпле алар ал-ял, гаиләләрен, балаларын күрми көн-төн һәм берничәшәр эштә эшләргә мәҗбүрләр. Кая инде ул кайчандыр безнең кебек ял көннәрендә багалмалары белән музейларга, кино-театрларга йөрү? Аларның бит яллары бөтенләй юк. Шул сәбәпле 40 яшьләрдә үк инде алар төрле авыруларга урала, кайберләре йөгереп эшләп йөргән җиреннән егылып үлеп тә китә. Әйтерсең, безнең түрәләр моны белми. Юкса инде ел буе диярлек, гәрчә яңа пенсия реформасы агымдагы елның 1 гыйнварыннан гына гамәлгә керсә дә, пенсиягә чыгу яшен ир-атларга да, хатын-кызларга да 65 яшькә кадәр озайту турында сүз алып бармаслар иде. Хәер, каян белсен, ди. Пенсия яшен арттыру турындагысын да, бу фикергә халыкны ияләштергәннән соң, тегеләре дә, болары да бертавыштан кабул итәрләр, моңа шикләнәсе юк. Чөнки Федерация Советының 75 процентын диярлек пенсионерлар тәшкил итә. Дәүләт Думасында да алар шактый. Тик аларның берсе дә авыр эштә – авыл хуҗалыгында механизатор, терлекче, шахтада күмер кисүче, руда чыгаручы, төзелештә ташчы яки штукатур-маляр булып эшләмәгән шул, бар да эреле-ваклы түрәләр. Хәер, инде хәзер бары да диярлек олигархлар. Юкса ичмасам берсе булса да, безнең илдә хәзер халык болай да пенсия яшенә җиткәнче үк кырыла, калганнары авыруга әйләнә, арттырмыйк, башка юлларын эзлик, дияр иде. Ә ныклап уйласалар, юлларын табарга булыр иде. Мәсәлән, күптән түгел социаль тикшеренүләр белән шөгыльләнүче “Левада” үзәге хезмәт яшендәге халыкның 35 проценттан артыгының беркайда да теркәлми, ягъни салымнар, Пенсия фондына кертемнәр түләми генә эшләвен игълан итте. Ә бит алар бар да түләүсез медицинадан да, башка социаль ташламалардан да, ягъни уртак казнадан файдалана. Ә әлеге казна янчыгына аларның бер тиен дә акчасы керми. Үземнең яшь танышларым арасында да бик күп андыйлар. Рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүләренең сәбәбе дә шәхси предприятие-оешмалары булган әнә шул байларда. Кайберләренең хуҗалары аларны рәсмиләштерергә теләми. Шул рәвешле салым түләүдән кача. Кайсыларыныкы ризалашырга да әзер, тик салым, Пенсия фонды, Социаль иминият фондына тиешле кертемнәрен үзләреннән түләтмәкче. Бу исә – аларның хезмәт хакы күпкә ким булачак дигән сүз. Ә бит аларның, инде әйткәнемчә, кредит түлиселәре, балалар үстерәселәре бар. Күптән түгел бу хакта түрәләр дә сүз куертып алдылар. Андыйларны күпмедер вакытка ирегеннән мәхрүм итәргә, зур күләмдә штраф салырга кирәк дигәнрәк тәкъдимнәр яңгырады. Бу очракта да түрәләр авырлыкны хезмәт халкына салмакчы, ә үзләре баю бәрабәренә дәүләткә әнә шул салым, кертемнәр түләүдән төрлечә качучы, дәүләт кадәр дәүләтне алдаучы исәпсез-хисапсыз ИП, ООО, ЗАО җитәкчеләренә түгел. Хәер, ник аларга бәйләнсен ди әле түрәләр вә депутатлар, ул ИП, ОООлар үзләренеке ләбаса. Бары тик туганнары, уллары-кызлары, оныклары исеменә генә теркәлгән.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|