|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2015 Җәмгыять
Арча районында бер көн эчендә 95 мәет җирләнде (ФОТО)2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә ята. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини оешмаларга мөрәҗәгатьләрдән соң калдыкларны җир куенына иңдерергә рөхсәт алына. 28 октябрьдә әлеге калдыклар Иске Чүриле чиркәве территориясендә җирләнде. Баш сөякләренә карап аларның 95 кешенеке икәнен чамалап була, араларында ике бала башы да бар.
— Минем өчен алар кеше сөякләре генә түгел, ә кешеләр, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуңа күрә алар кешечә җирләнергә тиеш.
Әлеге матәм чарасында Казан митрополиясеннән Владимир атакай, Биектау округыннан Виталий атакай, Арчадан Василиск атакай һәм Раил хәзрәт катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|