|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2015 Фаҗига
Аварияне видеога төшергән өчен туган низагтан соң, Башкортстанда 7 кешене атканнарБашкортстанның Салават шәһәрендә автосервис территориясендә юл һәлакәте булган. Машина чокырга төшкән, ә йөртүченең автосервиста эшләүче дуслары ярдәмгә килгән. Бу вакытта машина чыгарып азапланучылар янына өч билгесез кеше килгән дә видеога төшерә башлаган. Нәтиҗәдә талаш чыккан. Төшерүчеләрнең берсе травматик пистолет алып, икенче ирнең битенә берничә тапкыр аткан.
Яралы кешене травмпунктка илткәннәр дә, машинаны чыгарып азапланган 7 ир-ат кире авторсервиска кайткан. Кисәк кенә алар янына битлек кигән кешеләр кергән һәм ата башлаган. Нәтиҗәдә 7 кеше хастаханәгә эләккән. Бер кеше һәлак булган, калганнары һәрберсе бик авыр хәлдә, дип хәбәр итә "Россия 24" каналы.
--- |
Иң күп укылган
|