поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2015 Ир белән хатын

Кызлар егет эзләп төрмәгә килә?!

Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан 5 нче төзәтү колониясенә без – бер төркем журналистлар, кызык эзләп бармадык. Максатыбыз мондагы тәрбия-укыту системасы, җитештерү эшчәнлеге белән танышу иде. Шаккатарлык та, гыйбрәт алырлык әйберләр дә җитәрлек чәнечкеле тимерчыбык артында.

«Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора»

Каршымда рәт-рәт тезелгән дүрт ишек. Ишекләр автомат рәвештә генә ачылып ябыла: бер ишек тулысынча ябылып бетмичә, икенчесе ачылмый. Һәр адым, һәр хәрәкәтең сакчылар күз карашы аша уза. Ачкыч, акча, колакчын, телефон ише әйберләр белән кертмиләр. Тикшерү өчен паспортны да тартып алгач, үзеңне бөтенләй бер хокуксыз җан иясенә саный башлыйсың. Никтер, һәр ишекне узган саен, күңел басыла, тимер рәшәткә артында шәхси ирек кысыла икән ул.

Биредә иң авыр җинаять кылган тоткыннар утыра. Әлеге ишек аша узган җинаятьчеләр колониядә, ким дигәндә, ун ел гомерен калдыра. Тоткыннарның күбесе 105 нче маддә буенча хөкем ителгән, гади сүз белән әйткәндә – кеше үтерүчеләр. Икенче урында – наркотик кулланган һәм саткан кешеләр. Аннан – катнаш җинаять эшләре кылганнар һәм балигъ булмаганнарны дөрес юлдан яздыручылар.

– Иректән озак еллар мәхрүм ителгән кеше реаль дөнья белән элемтәне югалта. Төрмәдә ун ел утырып чыккач, үз-үзеңне табуы кыен. Йә ул, кулланучы буларак, якыннары җилкәсендә бер эш тә эшләми ятачак, йә кире бозыклыкка кайтачак. Без монда аларны төрле юллар белән тормышка әзерлибез, – дип белдерде колония начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Юрий Арбузов.

Тоткыннарны кабат тормышка әзерләү, дөрес юлга бастыру өчен уку һәм эш белән чыныктыралар. Рес­публиканың барлык колонияләрендә 42 төр юнәлеш буенча белем бирелә. Быел укыту программасына тагын пешекче, икмәк пешерүче һәм аяк киеме тегүче кебек өч яңа һөнәр өстәлгән. Тоткыннар арасында элек эретеп ябыштыручы һөнәре популяр булса, хәзер аш-су осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күп икән.

Колониянең уку йорты дип билгеләнгән бинасы шәһәрнең кайтышрак көллиятләреннән бер дә ким түгел: парталар, диварларда уку өчен кирәкле плакатлар, такта янында зур телевизор эленеп тора. Кайбер авыл мәктәпләрендә мондый шартлар да юк бит әле! Укучылар да иректәгеләрдән киемнәре белән генә аерыла. Бөтенесе дә 30дан узмаган яшь, сөлек кебек егетләр.

Биредә белем биргән укытучыларның 90 проценты – колониянең элеккеге хезмәткәрләре.

– Укытучыларның тоткыннар белән аралашу тәҗрибәсе булмаса, аларга монда эшләве авырга туры килер иде. Ә бу укытучылар төрмә тормышының ни икәнен белә, тоткыннар белән дә уртак телне тиз таба, – ди Юрий Арбузов.

Укыганда алган теоретик белемнәрен алар төрмәдә үк җитештерү эшендә сынап карый. Ел саен шулай мәктәпне 150гә якын кеше тәмамлый.
Югары белем аласы килгәннәр вузларда дистанцион рәвештә укый ала. Берничә кеше Икътисад, идарә һәм хокук институты белән килешү дә төзегән, алты кеше инде диплом алган.

– Кемдер, миңа алдагы тормышымда кирәк булачак, дип укый. Вакыт уздыру өчен генә дә йөрүчеләр күп. Укырга да, эшләргә дә теләмәүчеләр бар. Кешенең үзеннән тора инде. Төрмәдә дә кеше булып калып була бит, – ди колония начальнигы.

Насос корылмалары машинисты, токарь, кран йөртүче, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләргә колониядә укырга керүчеләр арасында хәтта конкурс та бар икән. Әлеге һөнәрләрне үзләштерергә теләгәннәр бер ел алдан гаризаларын биреп куя. Ләкин анда да укырга бөтен кешене алмыйлар. Иң беренче чиратта иреккә чыгарга 1-1,5 ел калганнар һәм һөнәрләре булмаганнар укырга алына.

Эшләгәнгә эш җитә

Колониянең җитештерү цехында 720ләп кеше эшли. Тоткыннар пенабетон, блок, люк ише әйберләр җитештерә.

Продукциянең төп өлеше республика шәһәрләренә һәм Мәскәүгә китә. Чит илләрдән кулланучылар да бар. Мәсәлән, люклар Казахстан, Үзбәкстан, Кыр­гызстанга китә. Җитештерүнең еллык планы – 197 млн сумлык товар. Колония башлыгы белдергәнчә, кергән акчага алар җитештерүне киңәйтергә, тоткыннарга яңа эш урыннары булдырырга, продукциянең сыйфатын яхшыртырга тиеш.

– Төп максатыбыз акча эшләү түгел, ә тоткыннар өчен эш урыннары булдыру, аларны хәләл көч белән хезмәт итәргә өйрәтү. Күбесе, монда килгәнче, берни белән дә шөгыльләнмәгән. Бармакка бармак та тидереп карамаган кешеләр бар, – ди Юрий Арбузов.

Иректә кеше тәүлегенә 8 сәгать эшләсә, тоткыннар – 6 сәгать. Иреккә чыкканда кайда һәм ничек эшләүләре хакында белешмә дә биреп чыгаралар. Анда эш стажы языла.

Эшкә урнашу өчен конкурс зур монда. Эшләмәсләр иде дә бит, эшләгән кеше төрмәдән вакытыннан алдан чыга. Тоткыннарның төп стимуллары да шул.

«Бер грамм өчен утырттылар»

Әңгәмәдәшем Әсхәт Фәтхетдиновны кайчандыр энә очында утырган наркоман дип әйтмәссең.

 

Тумышы белән Актаныш ягыннан.

– Өйдә әнием көтә мине, – дип саф татарча сөйләп китте ул. – Бу эшнең перспективасы бар. Моңа кадәр эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән идем. Тагын укыйсым килә. Вакыт күп бит әле... Укысаң, эшләсәң, вакыт тизрәк үтә. Кул кушырып утырырга яратмыйм. Эшләгән өчен 1500 сумлык оклад та бирәләр әле, – диде егет.

Төрмәгә ул өч ел элек эләккән. Тагын дүрт елы бар. Ләкин Әсхәт ике елга алданрак чыгарга өметләнә.

– Яшьлек – җүләрлек инде. Наркотикларны беренче тапкыр армиядә татып карадым, шуннан китте. Хәзер менә аның бер дә кирәкмәгән әйбер булуын аңладым, ләкин соң инде. Иреккә чыккач, планда аяк­ка басу, гаилә кору тора. Вакытымны бушка үткәрәм монда, – ди 28 яшьлек егет.
Сүзен бүлдереп, «Төрмәдән чыккан бит ул дип, кызлар карармы икән үзеңә?» дигән соравымны ошатмады егет.

– Төрмәдә булганмы ул, булмаганмы – барысы да кешенең үзеннән тора. Мине бер грамм өчен утырт­тылар. Ниндидер җитди җинаять эшләдем дип санамыйм үземне. Мин бит үзем кулландым! Сатмадым! Ә мине, саткан атлы итеп, 228 нче маддә буенча гаделсез ябып куйдылар. Хәзер кеше үтергән өчен дә җиде ел бирмиләр. Нахакка гаепләделәр! – дип кызып- кызып, үзенең дөреслеген исбатлый башлады егет.

Анатолий Фролов кеше үтергән өчен утыра.

 

Төрмәгә 2007 елда эләккән.

– Чыккач, төп максатым –эшкә урнашу. Законлы эштә акча эшлисем килә. Монда эләккәнче өйләнергә өлгермәгән идем әле, туганнарымнан башка көткән кеше юк, – диде 34 яшьлек Анатолий.

Биредә ул өченче һөнә­рен үзләштерә икән.

– Хәзер мин котел корылмалары операторы булып эшлим. Күбрәк укысам, эшкә урнашу мөмкинлеге дә зуррак булыр дип уйлыйм. Яхшы укыталар, коллектив та, мастерлар да бик әйбәт кешеләр, – ди егет.

Югары Ослан районының элеккеге хакимият башлыгы Александр Тимофеев та биредә утыра. Ул – китапханәче. Авыр эштә бил бөкмәсә дә, хезмәт хакы башкаларга караганда бермә-бер артык – 7 мең сум. Безнең гаҗәпләнүне күреп, колония начальнигы бу күренешне аңлатырга тырышты.

– Безнең колония­дә «вип»­лар юк. Аның «вип»­лыгы кулга алыну вакытында ук бетте. Үз гомерендә ручкадан да авыррак әйбер күтәрмәгән кешене цехка ничек җибәрик инде без?! Ә хезмәт хакын дәүләт билгели, – диде ул.

Бар да бар, хатын-кыз гына юк

Колониянең үз ансамбле һәр бәйрәм саен берәр концерт оештыра. 500гә якын кеше даими китапханәгә йөри. Ләкин китапларның бөтенесе дә ярамый: көчләү, җинаять күренеш­ләре кергән әсәрләр тыелган.

– Беренче тапкыр төрмәгә эләккәннәр, ирек дип хыялланып, якты киләчәккә өмет белән карый. Үз тырышлыклары белән телләр өйрәнүчеләр дә бар. Икенче, өченче тапкыр эләккәннәргә инде берни дә кирәкми, – ди Юрий Арбузов.

Җинаятькә бер барган кеше кабат шул эшенә кире кайта дигән сүзләр күктән алынмаган булуын раслады Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең хөкем ителүчеләргә урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлекне оештыру төркеме өлкән инспекторы Рафис Мифтахетдинов. Ел саен 5 мең кеше төрмәдән чыкса, шуның кадәр кеше кире әйләнеп кайта икән.

– Ирекле тормыш төрмәдәгегә караганда катлаулырак бит ул. Төрмәдә рәхәт, миңа монда ошый диючеләр дә бар. «Кулга алынганчы, минем беркайчан да җәймәдә йоклаган, өч тапкыр ашаган булмады. Сездә монда бары бер генә кимчелек – хатын-кыз җитми», – дип әйтә кайберәүләр, – ди Рафис Мифтахетдинов.

Ә шулай да мәхәббәткә дә урын бар төрмәдә. Ел саен колония бинасында дистәгә якын никах теркәлә.

– Кызлар егетләрне үзләре эзләп килә. Газеталарга төрле белдерүләр бирәләр, безнең егетләр аларга хатлар яза. Шулай аралашып китәләр. Башта кыска вакытлы, соңыннан озынрак очрашулар үткәрәләр. Никахны ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре терки, теләгән кеше мулла чакыртып та укыта, – диде колония начальнигы.

Өйләнешер алдыннан кызлар белән дә аерым сөйләшү була ди. Аларга кемгә, нинди җинаять эшен кылган кешегә тормышка баруларын әйтәләр. Әмма килгән кызлар арасында егеттән баш тартып кире борылып китүче булмаган әле...


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»