|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2015 Җәмгыять
Мәктәп фотоальбомында даун синдромлы кызның фотосы булуга ата-аналар каршы чыкканМәскәү мәктәпләренең берсендә булган гадәттән тыш хәл күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Социаль челтәрләрдә дә бу темага халык актив рәвештә үз фикерен җиткерә. Дүртенче сыйныф укучылары мәктәп фотоальбомнарында даун синдромлы кызның фотосы булуга канәгатьсезлек белдерәләр. Янәсе, ул бала мәктәп альбомын ямьсезли. Бу 7 яшьлек даун синдромлы кыз дүртенче сыйныф укучылары арасына ничек килеп эләккән соң? Ул – әлеге сыйныфның класс җитәкчесе кызы. Моңа кадәр укытучының физик яктан сәламәтлеге чикле кызын няня карап торган, ул эштән киткәч, баланы куярга урын тапмаган укытучы кызын үзе белән мәктәпкә алып килә башлаган. Дәресләр вакытында кыз тыныч кына ахыргы партада утырып торган. Кайберәүләр моны һич кенә дә өнәп бетермәгән. Югыйсә, әлеге мәктәп инклюзив белем бирү йорты булып санала. Инклюзив, димәк, инвалидларны социумга тарту, аларга башкалар кебек ук шартлар тудыру дигән мәгънәдә. Ягъни монда физик яктан сәламәтлеге чикләнгән балалар да белем алырга хокуклы. Мәктәп бинасында инвалидлар өчен махсус пандуслар, җайланмалар да каралган. Сыйныф җыелып фотога төшкәндә, класс җитәкчесе фотографтан үз кызын да төшерүен үтенгән. Ләкин баласының класс альбомына эләгәсен уйламаган да. Ә фотограф исә аңлап бетермәгәнме, башкалар кебек үк елмаеп төшкән кызны дүртенче сыйныф укучылары арасына кертеп, альбом ясаган. Хәзер менә сыйныф ике лагерьга бүленгән. Бер төкем ата-аналар бу вакыйгага тыныч караса, икенчеләре: «Ник ул даун синдромлы бала төшкән альбомны без акча түләп алырга тиеш?» – дип, канәгатьсезлек белдерә. Әлеге вакыйганы Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов LifeNewsка биргән әңгәмәсендә шәрехләп узган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда да инклюзив белем бирү күптән эшләп килә. Хәтта балалар бакчаларында мондый төр төркемнәр бар. Әнвәр Хуҗиәхмәтов, профессор, галим: Рузилә Абдуллина, 162 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче:
Рамил МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|