|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2015 Җәмгыять
Зөлфәт Зиннуровның "Башваткыч" тапшыруында "Интертат" хезмәткәрләре катнашты"Intertat.ru" редакциясенең "Яңа гасыр" телеканалында баручы "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайтуы турында сентябрь аенда ук хәбәр иткән идек. Ниһаять, без – матбугат әһелләре дә "телевидение йолдызлары" булып балкыдык. Телевидение аша күренеп алу шәп нәрсә икән ул. Хәзер урамда да сине танырлар, олылап исәнләшерләр кебек. Андый хәл әлегә күренмәсә дә, гел шулай булыр кебек тоела. "Һәрхәлдә, дусларның, туганнарның мөнәсәбәтен ачып салырга ярдәм итте, – ди "Башваткыч"та катнашучылар. – Тапшыру эфирга чыгу белән телефон тынып тормады. Хәтта чит төбәктә яшәүче танышларны да "уятты" ул". Тапшыруның видеосы: intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/50213-bez-%E2%80%93-bash-vattyik-tamashachyi-%E2%80%93-shakkattyi-%20video.html
--- |
Иң күп укылган
|