|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2015 Җәмгыять
Ирләр кая югала?Хатын-кыз җилкәсендә яшәргә теләүче ирләр саны турындагы Superjob порталы оештырган сораштыру Россиянең барлык мәгълүмат чараларын да йөреп чыкты бугай. Мәскәүнең үзәк матбугаты да, төбәк газеталары да бу темага бәйле үз сораштыруларын үткәрделәр, аналитик язмалар бирделәр. 26 процент ирнең, беркайда да эшләмичә, хатын җилкәсендә утырырга теләве җиңелчә сенсация тудырды һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Бер нәрсәгә игътибар итик: Superjob сораштыруны бары тик гаиләле ирләр арасында гына үткәргән. Ә бит никахларын беркайчан да рәсмиләштерми торган, бер хатын итәгеннән шуып төшеп икенчесенә менеп утырган, аннан соң өченчесенә һәм дүртенчесенә өлгергән сакаллы сабыйларның җәмгыятьтә күпме булуы бөтенләй билгесез. Болар гадәттә альфонслар һәм хатын-кыз хисабына көн күрү – аларның бердәнбер шөгыле. Яисә өйләнгәннән соң дөньяга бары тик аракы сөреме аша гына карап, үзе эшләмичә, хатынын ике-өч эштә эшләтеп, авыр эштә бил бөгеп кәкрәйгән, сылулыгын һәм чибәрлеген югалткан хатыны ошамый башлагач, аны дөмбәсләп алудан да тартынмаган ирләр саны күпме? Газеталарга хатын-кызлардан килгән зарлы хатларның санына карасак, андыйлары да аз булмаска тиеш.
Әле күптән түгел генә Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы Светлана Айвазова очрашу вакытында Путин колагына бик куркыныч статистиканы ирештерде. 2013 елда 9 мең хатын-кыз җинаятьчел рәвештә үтерелгән, 11 мең хатын имгәтелгән, 2014 елда илдәге барлык үтерүләрнең 25 проценты гаиләдә булган, 2015 елның беренче алты аенда гына да гаиләдә ике меңләп үтерү, биш меңнән артык кыйнап имгәтелү очраклары теркәлгән.
Мин әле генә хатын-кызлар ”ирексез һәм бәхетсез” булган җәмгыятьтән кайттым. Ул җәмгыятьтә бөтен эшне ирләр эшли. Рестораннарда ашарга әзерли, кибетләрдә сату итә, кунакханәләрне җыештыра, төзелештә кирпеч өя, машина йөртә. Кер юарга бирәсең, гафу итегез, ирләр кабул итеп ала. Көндез урамда хатын-кызларны күрү бик читен. Әмма кояш баеп, көн кызулыгы сүрелә төшкәч, бер-ике баласын иярткән, күзләрен генә ачык калдырып киенгән, зифа гәүдәсен текә тотып вәкарь белән кием-салым кибетләренә таба атлаган хатыннарны очратырга була. Үз-үзләрен тотышларына караганда, боларны бәхетсез дип әйтергә тел әйләнми, ләкин барып сорап булмый, чөнки чит хатынга ир кешенең барып сүз катуы боларда ”нонсенс” санала. Россиядәге һәм Көнбатыштагы пропагандага ышансаң, болар гаҗәеп бәхетсез хатыннар булырга тиеш.
Әмма бәхет мәсьәләсе – шактый чагыштырма төшенчә. Әйтик, чит кешеләргә тәненең күзеннән башка бер җирен дә күрсәтмәгән кара киемле гарәп хатыны үзен бик бәхетле хис итәргә дә мөмкин, әмма көнбатыш стандартлары аны һичшиксез бәхетсез санаячак. Шуңа күрә күп кенә көнбатыш илләрендә мөслимә хатыннарны штраф түләтеп булса да мәҗбүри рәвештә йөзләрен ачтырып ”бәхетле” итәргә тырышалар һәм бу тырышлык еш кына көрәш төсен ала. Болай көнбатышлылар үзләре үк игълан иткән бәхет рейтингында 2014 елда Согуд Гарәбстаны – 86 процент бәхет дәрәҗәсе белән өченче урында, ирекле Болгария – 16 процентлык күрсәткеч белән ахыргы урыннарның берсендә, Греция исә 1 процентлык күрсәткеч белән тагын да түбәнрәк урнашкан.
Әлеге рейтингны Халыкара Гэллап тикшеренү үзәге шул илләр халкыннан сораштырып төзегән. Бу рейтингларга ышанырга була, ышанмаска да мөмкин, ә менә Superjob үткәргән сораштыру 26 процент сау-сәламәт россияле ирнең “бәхетсез” гарәп хатыннарының “кара” язмышын кабатлап, бала карап өйдә генә утырырга хыяллануларын, хатын эшләгәнне ашап яшәргә ашкынуларын фаш иткән. Тик проблема ирләрне туйдырырлык күп акча эшли торган хатыннар табуга гына килеп терәлә икән. Болай үзе россияле хатыннар эштә ирләр белән тигез эшләү өстенә гаиләдә тир түгү өчен дә ирләргә караганда 5-10 тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә икән.
Нормаль күзлектән караганда, мондый язмыш ир кеше өчен түбәнсеткеч һәм хурлыклы булырга тиеш, чөнки хатыныннан азрак акча алып эшләү генә дә чын ирне гаиләдә түбән төшерә, ә инде тулысынча хатыннан матди яктан бәйле булган ир шәхес буларак бөтенләй юкка чыга. Безнең татар ирләрне мондый әхлакый деградациядән сакларга тырышкан, йортка кергәнче, утка кер, дип акыл биргән, шуңа күрә безнең милләттә хатынның әнисе – ”явыз теща” турында анекдотлар да юк, көләр өчен урысныкын файдаланабыз. Чын татар мәзәге исә “әби”гә кунакка барган кияүнең сыйлангандагы хәйләкәрлеге турында гына. Дөрес, хәзер милләт көчле рухи ассимиляция кичерә, шуңа күрә йортка керүне, хатын-кыз итәгенә ышыкланып яшәүне үз иткән, хатынның әнисеннән курыккан татар ирләре саны да арта бара.
Галимнәр әйтүенчә, бүген рухи яктан хатыншаланып, ир буларак юкка чыгу белән бергә, ирләрнең, генетик яктан көчсезләнеп, хатын-кызга охшый барулары да киң тарала икән. И.Ермакова атлы галимә ханым, мәсәлән, бу темага психиатрик журналларның берсендә “Гендер үзенчәлекләрнең биологик нигезләре” дигән махсус хезмәт бастырган. Ул раслаганча, әйләнә-тирәнең начар шартлары – радиоактивлык, электромагнит кырлар, суның, һаваның һәм туфракның пычрануы тәэсирендә ирләрнең җенес хромосомасы булган Y-хромосома җимерелә икән. Кайчандыр 1500 геннан торган бу хромосома хәзер инде, имештер, 78 геннан гына тора икән. Y-хромосомадагы мондый үзгәрешләр ирләрнең нәсел калдыру мөмкинлеген юкка чыгара, баштарак үзен хатын-кыз кебек тотучы һәм “зәңгәр” ирләр барлыкка килә, аннан соң ирләрнең җенес хромосомасыннан бөтенләй колак каккан, хатын-кызга әверелеп үк бетмәгән ирләр туа, ди. Бу гасыр башында, имештер, 3 мең ирнең берсе инде шундый хәлдә икән. Галимнәр Y-хромосоманың җимерелүе сәбәпле, малайларның туу проценты башта кискен кимеячәк, соңыннан алар бөтенләй дөньяга килми башлаячак дип расларга маташа. Моңа ышанасы килми, әмма Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (салаллаһу галәйһиссәлам) безне инде әллә кайчан кисәтеп куйган. Кыямәт көненең кече билгеләреннән берсе итеп ул ирләр санының кискен кимүен, бер иргә илле хатын туры килә торган көннең дә килеп җитәчәген искәртә.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|