|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2015 Җәмгыять
Мин ничек 4 хатын белән диңгезгә бардым...Мин, гадәттә, ел буе эт булып арып-талып эшләгәннән соң, бар дөньясына төкереп, атна-ун көнгә чит илгә китеп барам. Ләкин үзем генә түгел. Элек дус егетләр белән йөргән булсам, өйләнгәч, хатын белән икәү бара башладык. Ләкин быел тормыш иптәшем башка төрлерәк планнар корган: Төркиягә безнең белән тагын өч дус кызын чакырган! Башта моңа артык игътибар бирмәдем, тик күрәселәрем алда булган икән. Самолетка вакытында утырып, исән-имин генә барып җиттек. Шуны әйтергә кирәк: кызларның икесе үз гомерләрендә беренче тапкыр чит илгә барды. Бу кызлар килеп төшү белән үк матур пальмаларны күреп "аһ" итте, тотындылар фотога төшәргә! Әле бит кунакханәгә урнашасы бар! Бераз "селфи"лар ясагач, кунакханәгә кердек. Һәм шушы мәлдә тегеләрнең берсе чемоданын автобуста онытып калдыруын исенә төшерде! Шушы сүзне ишетүгә, мин абына-сөртенә кунакханәдән чыгып чаптым. Бәхетемә, автобус ерак китмәгән булып чыкты... Номерлар әле ике сәгатьтән соң гына әзер була дигәч, пляжга барып килергә уйладык. Ә киемнәр, шул исәптән купальниклар, чемоданда, ә һәркайсыбызның чемоданы махсус код белән генә ачыла. Менә шул мәлдә мин чын мәгънәсендә миңгерәдем! Ник дигәндә, хатынның иң якын дусты – Ләйсән – үз чемоданының кодын оныткан! Ул болай да акыл ягыннан әллә ни искитәрлек түгел иде... Берзаман бу чемоданына суга-суга кычкыра-елый башлады. Бөтен кирәк-ярагы шунда бит! Ләкин бу күренеш озак дәвам итмәде. Код могҗизалы рәвештә Ләйсәннең исенә килеп төште! Нинди дип уйлыйсыз?! Дурт сан - 0000! Шушы дүрт нольне оныту өчен нинди баш йөртергә кирәк ул, әйтегез әле миңа шуны?! Әле ул Ләйсәннең кызыклары алга таба да булды. Ул – бик сәер кыз. Үзенә ни теләгәнен әйтми, әллә ояла шунда, ә "Кирәкме? Телисеңме?" дип сорасаң, "Әйе, әйе, әлбәттә!" ди. Сыра эчкәндә дә, берүзе эчмичә утыра бу. "Эчәсеңме, Ләйсән?" дип сораган идем, "Эчәм! Әйдә үзем түлим, сиңа да алып бирәм", – ди. Суда йөзгәндә Ләйсән бата ук башлады! Әкрен генә "Мин батам..." ди бу. Ярый ишетеп өлгердем! Кызынган чакта да мәш килделәр кызлар! Берсе, артык янудан куркып, кичке якта гына кызынды. Берсеннән-берсе текә кремнар сөрткән булалар. Нинди генә темаларга сөйләшмиләр! Миннән дә оялмыйлар бит. Карап торсаң, мәзәк инде. Кичләрен халык дискотекада күңел ача, еш кына танылган артистлар да килә икән. Беркөнне Россия эстрадасының популяр җырчысы Джиганның концерты булырга тиеш иде. Шунда барырга җыендык. Мин инде бар дөньямны онытып биергә, ял итергә уйладым. Килеп, рәхәтләнеп бии генә башлаган идек, тегеләрнең берсенең айга бер килә торган "кунаклары" килеп төшмәсенме! Нишләргә?! Кызлар кире кунакханәгә барып килергә кирәк, дигән карарга килде. Тик ни өчендер аңа мине дә ияртеп җибәрделәр, янәсе минем белән куркыныч түгел. Ә калганнары дискотекада калды. Бу кызга бөтен җен ачуым чыкты! Җитмәсә, ишек төбендә "подари своей красавице розы" дип борынга чәчәк тыгып куйдылар... Шул ук кичне икенче берсе бер төрек егете белән танышып, шуңа ияреп киткән. Таң атканда гына кайтып керде. Аның өчен кызлар гына түгел, үзем дә куркып куйдым. Башын югалтып ияреп киткән бит! Нишләп беткәннәрдер - белмим, йөзеннән аңлашылганча, үзе бик канәгать иде. Минем бу сәяхәттә ярты нервым бетте, мин ял итеп түгел, ә таушалып кайткан сыман булдым. Казанга китәсе көн алдыннан кичтән Төркия белән саубуллашу киче оештырдык. Мин, ниһаять, дүрт хатын-кыз белән ун көн буе "яшәү"нең тәмамлануына сөенеп туя алмадым. Беркайчан да Казанга кайту теләгенең болай көчле булганы юк иде әле. Рәхәтләнеп “салдым”! Икенче көне самолетка йоклап кала язганбыз, чак җитештек. Кызлар бу сәяхәтнең иң онытылмас булуын, яңадан шушы состав белән барырга теләүләрен юл буе сөйләп кайтты. Ә мин аларны гомер күрмәсәм дә риза идем...
Илсур ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|