поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2015 Җәмгыять

Шәүкәт Биктимеров, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев урамнары кайчан булыр?

Моннан берничә ай балачак эзләре калган сукмаклардан күрше авылга барып кайтмакчы булдым. Тик ул сукмаклар бүген юк икән шул инде.

Заманында җырларда җырланган туган якның түмгәкле болыннары әрәмәләргә күмелгән. Шуңа күрә ике араны асфальт буйлап, авыллар аша гына үтәргә туры килде.

Җәяү йөргәндә бөтен нәрсә күзгә ташлана. Нык үзгәргән хәзер авыллар. Яхшы якка, билгеле. Күрше Казаклар авылының да гомергә пычрак кипмәгән урамнары да матурайган. Аның Центральная дип язылган урамыннан атлыйм. Бер башыннан икенчесенә кадәр бер чакрым ара бардыр. Урамның кайсы үзәк булуы һәркемгә билгеле бит инде. Шунда берәр татар язучысының исеме табылмаган. Бераз киткәч, берничә йортлы урамга күз төште. Анысы бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә икән. Хәер, үзебезнең авылда да 9-10 йортлы урам сөекле шагыйребез исеме белән аталган. Аның каравы рус язучысы Максим Горький исеме иң зур урамга бирелгән.

Котлы Бөкәш авылында да иң озын урамнарының берсе Совет исемен йөртә. Хәер, кайсы гына районга барып кермә, анда Совет урамы каршы ала. Татар авылларына бирергә исем тапмаганнар, дип уйлап куясың. Казандагы урамнарга да күренекле шәхесләрнең исемнәрен бик саранланып кына бирәләр. Әле шушы арада гына интернетта, Алсу һәм Итил урамнары пәйда булды, дип язылган иде, сөендем.

Башкалабыз урамыннан барганда берәрсе Сара Садыйкова, Фатих Кәрим урамнарын сорасалар, кайда икәнен кем генә әйтә алыр икән. Үзәктән якын гына булуга карамастан, аны шул тирәдә яшәүчеләр генә белергә мөмкин. Аның каравы Декабристлар, Восстание, Ершов кебек урамнарны белмәгән кеше юк. Ул яктан Хөсәен Ямашев белән Фатих Әмирхан кебек шәхесләребезгә «бәхет елмайган». Зур урамнарга бирелгән аларның исемнәре.

Башкалабызда бер үк исемдәге урам булуы да буталчыклык тудыра. Бервакыт Азино ягындагы Магистраль – Юллар киселеше урамында яшәүче танышым, үзләренә читтән кайткан туганнары адресларын кешеләрдән сораша торгач, аларны Идел буе районындагы Магистраль урамына җибәрүләреннән зарланган иде. Кабатланган исемнәр кушканчы, милләтебезнең күренекле артистлары, язучылары да җитәрлек ләбаса. Шәүкәт Биктимеров, Азат Аббасов, Вера Минкина, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек сәнгатебезгә һәм әдәбиятка өлеш керткән артистларның, язучыларның исемнәре дә мәңгеләштерелергә тиештер бит инде. Алар бүген дә халык күңелендә. Гомумән, күңелгә ятышлы исемнәр күрәсе килә. Татарстанда яшибез ләбаса.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»