поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2015 Әдәбият

Әхтәм Зарипов: Градус күтәрерлек әсәрләр кирәк

Шушы көннәрдә сиксән яшен билгеләп узган сәнгатькәр Әхтәм ага Зарипов, әңгәмә турында сүз кузгаткач, аптырап калды. Кемгә генә кызык булыр икән бу, диде ул. Сезнең фильм-спектакльләрне карап үскән буынга кызык булыр, дигәч: “Тормышта кызык эзләргә генә өйрәтелгән халык вәкиленең зарын тыңлаудан курыкмасаң, кил соң”, – диде битараф кына.

Әйдә, үз дөньям белән таныштырам, дип каршы алды Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сценарист-режиссер Әхтәм Зарипов. Аның дөньясын китаплар баета һәм елъязма-фотосурәтләр бизи икән. Менә минем бакыйлыкка күчкән улым... – Әхтәм абый дивардагы бер сурәткә күрсәтә. – Хатыным Җәмилә аның эшләрен дәвам итеп яшәү көче тапты, ә минем яшәвем – хатирәләрдә... Әхтәм абый иҗат белән яшәү утын дөрләтә. Бүген дә язып утыра иде ул. Яше яшьнәүдән узса да, каләме күпләрне көнләштерерлек җитез.

– Әхтәм абый, тагын ике айдан Әдәбият елы тәмамлана. Сезнең өметләрегезне акладымы бу ел?

– Без гомер буе “бәхетлебез” дип әйтергә өйрәтелдек. Шул гадәт хәзер дә дәвам итә. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый, аның нәрсә икәнен һәрберебез үзенчә кабул итә. Ләкин без үзебез аңлаганча түгел, рәсми фәрман кушканча бәхетле дип тәкрарларга өйрәтелгәнбез. Мин быел әдәбиятта шушы чирне фаш иткән диагноз-әсәр булырмы дип көткән идем. Булмады. Без булдырабыз, дип кычкырырга күнектек. Ә нәрсә булдырабыз соң? Бу хакта уйланмыйбыз шул. Бик оста яраклашабыз, начарына да, яхшысына да бик тиз күнегәбез. Шуңа күрә мин, әдәбият тәнкыйтьчесе булмасам да, заманны чагылдырган, заман авыруларына диагноз куйган, шул ук вакытта дару, һичьюгы, витамин булырлык ысуллар күрсәтелгән әсәр көткән идем. Җәмгыять кайсы чорда да авырый ул. Хәзер дә төрле-төрле чирләрдән интегә. Бигрәк тә билгесезлек чиреннән. Без барабыз, кая барганны белмибез. Көрәшәбез – ни белән – белмибез.

Уңышсызлыкларыбызга хакимиятне гаепләп, үзебезне аклыйбыз. Шулай булдыксызлыгыбызны яклыйбыз, җан саклыйбыз. Мәсләксезлегебездә үз мескенлегебезне күрмибез. Язу технологиясен үзләштергән профессиональ әдипләребез күп. Алар әйтер сүзебезне әйттермиләр дип аклана. Җәмгыятьне уятырлык фикерләре юклыкны танымыйлар. Юк бит шуны күрсәтүче. Һәрберебезгә мәгълүм, авыру белән көрәшкәндә тән температурасы күтәрелә. Организм авыруны шулай гына җиңә ала. Җәмгыятебез дә кызыша. Ләкин без әдәбиятта да, сәнгатьтә дә температураны төшерә торган әйберләр генә җитештерәбез. Дәвалый, уята торганы юк.

– Елларга ниндидер исемнәр бирү, аларны ниндидер темага буйсындыруның файдасы бармы соң?

– Болар бит эшне оештыру җәһәтеннән бер шигарь генә. Ниндидер чаралар үтә дә, аннары үткәрелде дип хисап тутырыла. Күп очракта бу гади халыкның ачуын чыгара. Өлкәннәр елы, яшьләр елы булды. Алардан бит халыкка әллә ни файда булмады. Аны хакимият өчен эш күрсәтүнең бер формасы дип карарга кирәк. Матур форма, гаепләп булмый. Әдәбият елы игълан ителде, әмма проблемалар хәл ителмәде, диючеләргә, ә нишләп форсаттан файдаланмадыгыз, дип әйтеп була. Һәм алар хаклы да. Бездә карарлар күп кабул ителә, әмма аларның күбесе гамәлгә ашмый кала. Чөнки үз-үзеңне саклау заманында яшибез. Менә мин, полиция мине саклыймы, дигән темага мәкалә язып утырам. Юк, әлбәттә, сакламый. Полиция хезмәт хакы алыр өчен үзенең кирәклеген саклау белән мәшгуль. Ә бит кая гына карасаң да, полиция катышырлык хәлләр булып ята. Әнә кара, әле генә узып киткән машинаның артына хәрби билет алып бирәбез, дигән игълан ябыштырылган иде. Мондый хәлләрне бездә закон бозу дип түгел, демократия дип атыйлар. Рекламалардагы ялганны әйтеп торасы да юк. Аннары бездә туй узгач дөмбер кагу йоласы көчле.

– Сез – “щепкинчылар”ның берсе дә. Заманында Мәскәүдән академия театрына шаулап кайтып кердегез дә, һәрберегез сәнгатьтә шәхес булып танылдыгыз. Сезгә алмаш булырдайлар юк иде шикелле. Әллә мин ялгышаммы?

– Кемнәрнедер артык талантлы, кемнәрнедер болар талантсыз дип әйтеп булмый. Миңа калса, без кирәкле вакытта кайттык. Сусаган чорда су кебек кабул ителгәнбездер. Ул чорда театр сәнгате яңгыр көткән, коргаксып беткән җирне хәтерләтә иде. Моны безгә кадәр эшләгәннәрне яманлау дип кабул итмик. Әмма чынбарлык шундый: профессиональлек юк дәрәҗәсендә, күбесе үзешчәннәр биеклегендә. Белемлерәк шәхесләр 38 нче елларда кулга алынып юк ителгәннәр. Мутин, Борнаш, Тинчуриннарны күздә тотуым. Ә без кирәкле чакта кайтып, кирәкле эшләрдә катнаша алдык. Бездән соң Петербургны укып кайтканнар арасында да талантлар бар иде. Тик аларга безне уздырырга бердәмлек җитмәде бугай. Әллә теләкме? Әлегә безнең буын яшьләр белән алышынып бетмәгән. Шунлыктан алдынгылыктан тормозга әверелеп бармыйбызмы икән? Анысы да электән килгән гадәт. Режиссер кем белән эшли? Тыңлаучан, күндәм, тәҗрибәлерәк артист белән. Әлбәттә, яңалар яңарта да, калкынып та китә алмый. Икенче Щепкин студиясе укып кайткач, театр тагын да баеды. Ләкин бу яңаларга конкуренция тагын да көчле иде. Конкуренция үстерә дип саналса да, кайчак талантны үтерә дә ул.

– Камал театрыннан режиссурага китүнең сәбәбе нидә? –

Щепкин студиясендә укыганда концерт-тамашалар әзерли идек. Укытучыбыз Владимир Смирнов мине шундый тамашаларны оештыручы итеп билгели иде. Баянда уйнаган өчендер дип беләм. Кызык тоелды миңа бу өлкә. Ләкин ул вакытта режиссерлык турында уйлау юк, барыбыз да актер булу турында хыялланабыз. Казанга кайткач, һавадан җиргә төштек. Театр җимерек, түбәсе алынган. Хатыным, балам белән әдәбият бүлеге бүлмәсенә урнаштырдылар. Шунда “яши” башладык. Хәлләр яхшырыр дигән өмет булмагач, театрдан китәргә булдым. Китәм дигән тавыш чыгаргач, кадерле яки әллә нинди эш күрсәткән артист булганнан түгел, сагая калдылар. Күрәсең, министрлыкта, башкаладан яңа гына укып кайткан профессионаллар берәм-берәм китә башласа, нишләрбез, дип уйлана калганнардыр. Мине чакырып, нигә китәсең, дип сорадылар. Дөресен әйттем: хезмәт хакы түбән, фатир юк, эш әллә ни түгел. Шуннан икенче көнне үк дәүләт радио комитеты җитәкчесе Михаил Долгов чакыртты. Син нәрсә, Иҗауга китәм дип йөрисең, әйдә, эшкә кил, ди. Ә Ижау телевидениесенә баш режиссер итеп чакырганнар иде. Шулай итеп мине 120 сум оклад биреп, радиога да эшкә алдылар. Актер һәм радио режиссеры булып эшли башладым. Ул вакытта 190 сум оклад Хәлил абый Әбҗәлиловта һәм Габдулла Шамуковта гына бар иде. Казанда кайный башладык. Радиопостановкаларның тәүгесе Әхмәт Ерикәйнең “Җәүһәрия” поэмасы буенча иде. Аннары төрле милләт авторлары әсәрләре буенча инсценировкалар куелды. Төрле жанрдагы спектакльләр куя башладык.

– Режиссура буенча беренче сабакны Хәсән Туфан бирде, дигән идегез. Ул ничек булды?

– Аның сөргеннән Казанга кайтып, әле күтәрелеп кенә килгән чагы иде. Габдулла абый Шамуков тәкъдиме белән Хәсән Туфан әсәрләреннән радиоспектакль әзерләдек. Бу миңа үзе бер сабак булды. Спектакльдән соң шагыйрь өр-яңа фатирына кунакка чакырды. Бик дулкынланган иде. Фатирында әле җиһазлары да юк, идән тулы китап, әнә шундый мохиттә гәп корып утырдык. Каләм тыкканыңа үпкәләмим, диде ул, ләкин шигырьләрне бозмаска кирәк, дип акыл бирде. Ә иң зур режиссура мәктәбен мин Әмирхан абый Еникидан алдым. “Төнге тамчылар”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” телеспектакльләрен әзерләгәндә булды ул. Әлеге спектакльләрдән соң аралашып, күрешеп яшәдек. Һәр очрашуда, академия театрыннан юкка киттең, дип әйтмичә калмый иде. Нигә, мин телевидениедә начар эшлиммени, дип үпкәли идем. Юк ла, телевидение әле сәнгать булып җитмәгән, дип бәхәскә нокта куя иде. Телевидениегә тулысынча күчү сәбәпләре бар, әлбәттә. Ул иҗат принципларына бәйле. Бу турыда ишеткәч, театр директоры Рәшидә апа Җиһаншина турыдан-туры: “Дуракланма, кем театрдан үз теләге белән китә инде”, - дип ярып салды. Баксаң, миңа мактаулы исемгә кәгазьләр тутырылган булган икән. Хәерлегә булсын дидем, уемнан кире кайтмадым. Ә бүген телевидение фондларында 40лап спектакль саклана. Аларның дистәдән артыгы күп серияле. Күбесенә кайтаваз хатлары шактый булды. Барысын да шедевр дип әйтә алмыйм, ләкин араларында үземә ошамаганнары булмады. Ошамый икән, эфирга чыкмый гына. Бусы минем холыкка бәйле.

- Телевидениенең дәрәҗәсе арттымы бүген, кимедеме?


- Халык телевидениегә күнекте. Ә күнегүнең начар ягы да бар һәм ул һәрвакыт файдага түгел. Көтелмәгән яңа ачышлар гына тәэсирле була. Телевидение яңа чакта үзенә җәлеп итсә, хәзер ул әрсезгә әйләнде. Кәнфите крахмал гына булса да, төргән кәгазе хәйран калырлык. Әмма ГТРК миңа һәрвакыт хәерхаһлы булды, һәр тәкъдимемне кабул итеп, хуплап торды. Иҗади эшемдә дә, шәхси тормышымда да ярдәмнәрен тоеп яшәдем. Улым вакытсыз дөньядан киткәч, кайгымны күтәрешүләрен аерып әйтәсем килә. Рәхмәт аларга. Ә “Яңа гасыр” телевидениесенә мине алмадылар. Аның сәбәбе бик гади. Бермәлне Тукай булып уйнаган “зәңгәр”не Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр. Мин моны Тукай рухын рәнҗетү дип кабул иттем. Олуг шагыйрь турында дүрт телефильм куйганга, аның иҗатын, хыялын, уйларын өйрәндем, әйбәт беләм дип саныйм. Тукайны аларча күрсәтү күңелемдәге образга каршы килгәнлектән, бу хакта язып чыктым. Дәүләт бүләге комиссиясе минем фикерне искә алган, күрәсең. Гәрчә җитәкчеләр, миңа яхшы теләктә булса да, бүләк ала алмаган кайбер әрсезләр мине дошман күрә башлады. Безне алыштырырга куелган кәсепчеләр һаман миннән үч ала. Нихәл итәсең, күкрәкләре киң булса да, күңелләре тарлар белән көрәшүне түбәнлеккә саныйм.

- Үз вакытында кинәсез кино дип язып та чыккан идегез. Быел мөселман кинофестивалендә Татарстан фильмнары һәр номинациядә катнашты, күбесе бүләкләргә дә лаек булды. Шуннан чыгып Татарстан кинематографы аякка басып килә дип әйтә алабызмы?

- Бу өлкәдә кинәләр күбрәк шул. Кино төшерергә йөрү үзе бер кинәлектән түгелме икән әле? Әлеге дә баягы “без булдырабыз” чире. Монда күбрәк, нигә әле без түгел, дип гарьчеллектән эшләү күзәтелә. Сәнгать өчен шактый зыянлы күренеш бу. Бүләкләнү күңелле, әлбәттә. Кунакка килеп, чәен эчкәч, сыйлангач, ничек инде чәе тәмсез дип әйтәсең? Фильмнарыбызны олы сәнгатькә омтылыш буларак билгеләп үтәргә кирәк иде.Бездә әле кино сәнгате һөнәренә акчасына кызыгып киләләр төсле. Әйтик, “Болгар җилләре” фильмын алыйк. Сценарий әле язылмаган, акчасын алганнар, фильм төшерелмәгән, әллә нинди рекламалары барды. Моның белән бер авыз пеште, әмма сабак алмадык. Һаман өреп каба белмибез. Түрәләрнең кино мәсьәләсендә безне каршы килүчеләр дип уйламасыннар дип саклануы нәтиҗәсендә шулай килеп чыга, ахры. Ә бит тарихи гаделлекне торгызу уңаеннан гына да күпме тема табарга, яхшы фильмнар төшерергә булыр иде. Юк, оештыручы, юнәлеш бирүче органыбыз юк. Эш хакы алучылар шактый булса да...

– Ә бит яхшы гына фильмнарыбыз да бар. Фетинг төшергән “Бибинур”, Төхвәтуллинның “Зөләйха”сы... Тик алар нигәдер һаман да тамашачысын таба алмады шикелле.

– Әйе, фильмнар шактый төшерелде, ләкин берсен генә дә аерып, менә бусы танылды, дип әйтеп булмый шул. Сәбәбе бик гади: берсендә дә яңа фикер ятмый. Мин аны утырган тавык йомыркасы белән чыгыштырыр идем: агы бар, сарысы урынында, ләкин аталанмаган. Димәк, чебеш чыкмаячак. Ике икең дүрт икәнне һәрберебез белә, ә менә кайсы фильм ике икең биш дип расларга тырыша? Юк бит андый картиналар. Шуңа күрә алар тиз онытыла, игътибарны җәлеп итә алмый. Америка язучысы Джон Стейнбек Россиягә килә. Илья Эринбург аны Загорскига экскурсиягә алып бара. Юл уңаеннан һөнәрче алачыгына алып керә. Нәрсә генә юк монда, әмма кунак эшләнеп бетмәгән аю сынын алырга тели. Оста аптырый, бүләкне әзерләре арасыннан сайлагыз, ди. Кунак исә меңләгән сын арасында бары тик монысында гына сәнгать таба. Аю бер күзен кыскан икән. Сәнгать әсәренә төгәллектән бигрәк серлелек кирәк шул. Әйбәт дигән киноларыбызга әнә шундый күз кысу җитми.

– Кино танылуга нәрсә җитми дип сораганда, мин прокат системасы юк дип оештыру кимчелекләрен санарсыз дип көткән идем.

– Прокат – пүчтәк мәсьәлә ул. Авылга премьера киносын күрсәтергә ияреп кайтканым бар. Халык килә, билетын да ала. Ә күбесе залга кермичә ишек төбендә сөйләшеп утыруны артыграк күрә. Бу – аларга очрашу өчен сәбәп кенә. Чөнки кино алар өчен тансык та түгел, яңалык та әйтми. Халыкны яңа сәнгать, яңа фикер генә яңартып, кузгатып җибәрә ала. Яңалык булмаса, дөреслек булсын. Анысына да имитация генә бит бездә.

– Бүген сезне нәрсә борчый, нинди проблемаларны хәл итү белән мәшгуль?


– Проблемаларны чишү белән шөгыльләнергә кирәкми, аларга яраклашырга кирәк, дигән де Голль атлы акыл иясе. Мин проблемалар күп дип зарланмас идем. Күбрәк булсын. Гаҗәпләндергәне шул: без, замана балалары, үз фикеребезне бик тиз үзгәртәбез. Кайчан гына әле коммунистларны үтереп мактадык, бермәлне фикеребезне тамырдан үзгәртеп, сүгәргә керештек. Сүз уңаеннан, заманында коммунист булырга бик теләдем. Ләкин мине теле озын дип алмадылар. Мәрхүм Һидият ага Солтановның, куркыныч кеше ул, дип нотык тотканы хәтердә. Ә партия таркалгач, син дөрес эшләдең, дип кулны кысты. Хәзер партияләр бик күп, әмма берсе икенчесеннән аерылмый. Алар халык бәхете өчен көрәшәбез дигән төтен чыгарса да, чынлыкта барысы да үз рәхәтләре өчен генә көрәшә. Бүген дин – хакимияткә, хакимият дингә җайлаша. Майны суга кушарга омтылу кебек тоела бу миңа. Илдус Гыйләҗевнең мәхәббәттә өченче кеше артык дигән шигыре бар. Диндә дә шулай бит. Мин һәм минем ышануым бар, башкасы артык. Өченчесе килеп кушылса, агрессия тудыра. Аннары без бик кечкенә генә отышны да җиңү дип шапырынырга өйрәндек.

Бәхәстә оттыруны җиңелү дип зарланып чигенәбез. Икесе дә начар. Соңгысы милләт өчен куркынычрак та. Геройларсыз яши алмаган илнең халкы бәхетле була аламы? Шул турыда уйланам да, кылган гамәлләребезнең һәммәсе киләчәктә генә бәхетле яшәүгә юнәлтелгәнне күреп сөрән саласы килә. Ул киләчәкне безгә озак көтәсеме соң?! Менә шундый проблемалар диңгезендә йөзәм мин. Ә йөзеп чыгар ярны күрсәтүче юк. Маяк булырдай, җәмгыять градусын күтәрердәй әсәрләр көтәм.Өлкән режиссерның каләме кулында, димәк, андый әсәрләр дә озак көттермәс, шәт


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 162 | 23.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»