поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.10.2015 Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Мединский Казанда беренче велосипед маршрутын ачты (ФОТО)

Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.

Искәртәбез, әлеге проект Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни-танып белү өчен җәяүлеләр һәм велосипед маршрутларын оештыру проектларының бөтенроссия конкурсы кысаларында бирелгән акчалата грант буенча гамәлгә ашырылган.

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, проектны әзерләгәндә берничә төп шарт исәпкә алынган: велосипед маршруты боҗра рәвешендә булырга, иминлек таләпләренә туры килергә һәм тарихи биналар һәм шәһәр скверлары тирәсеннән узарга тиеш. Быел 5 км озынлыктагы кече боҗра салынган: Казан Кремленнән алып «Черек күл» паркы кырыеннан Казансу елгасы яры буена кадәр. Төп маршрут 28 км булачак.
 
Тантананы ачып, Владимир Мединский ассызыклаганча, бу – Россиянең тарихи шәһәрләрендә җәяүлеләр һәм велосипед туризмын үстерүнең яңа федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренче велосипед маршруты.
 
Ул әлеге туризм төрен үстерү өлкәсендә Казан тәҗрибәсе илнең башка шәһәрләрендә дә кирәк булыр дип ышаныч белдерде. 
 
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, велосипедчылар өчен аерым юллар кору турында сөйләшүләр күптән алып барылган. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән Владимир Мединский ярдәмендә мөмкин булган. «Федераль үзәк безнең күп кенә проектларны хуплый. Сүз Казан турында гына бармый, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген борынгы Болгар шәһәрен, Свияжск утрау-шәһәрен, Чистай шәһәренең тарихи үзәген үстерәбез».
 
«Бүген без шәһәребез буйлап ничек йөрергә мөмкин икәнлекне күрсәтәчәкбез», - диде ул.
 
Танатнадан соң мәртәбәле кунаклар беренче Казан велосипед маршрутын шәхсән сынап карадылар. 1 нче Май мәйданыннан старт алып, Рөстәм Миңнеханов, Владимир Мединский һәм Илдар Халиков Ленин бакчасына кадәр бардылар. Аларны монда Татарстан Республикасы Президенты  ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрына мәдәни микроскверлар проектын тәкъдир итте, алар Казанда  2016 елда төзелә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
 
 
 
 
 
 
 
 
ТР Президенты Матбугат хезмәте фотолары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»