|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2015 Шоу-бизнес
"Главная наша задаща" хитын башкаручы егет "Исмай кал" кызлары белән дуэт яздырмакчы (ВИДЕО)Инде хәбәр иткәнебезчә, ТНВ каналындагы "Яшьләр-Онлайн" тапшыруының бер чыгарылышы татар интернетында зур шау-шу тудырган видеоларга багышланды. Проектның редакторлары "Главная наша задаща" хитын башкаручы егетне дә эзләп тапканнар. Интернетта юктан гына зур популярлык яулаган роликларны "вируслы видео" дип атыйлар. 2010 елда узган "Татарстанның иң яхшы урман хуҗалыгы хезмәткәре" бәйрәмендә яңгыраган җырның видеоязмасы вируслының да вируслысы. Баксаң, аны Мамадыш районы егете Рәмис Сәлимов башкара икән. Текстын һәм көен исә аның энекәше Хәйдәр язган. Бу видеодан соң Рәмис инде урман хуҗалыгы өлкәсеннән киткән, армиядә хезмәт итеп кайтырга өлгергән, хәзер төзелеш өлкәсендә эшли. Шулай да сәхнә тарта Рәмисне. Мөмкинлеге булганда теге яки бу чараларда җыр башкармый калмый. "Әлеге видео турында сорап, туйдырып бетерделәр инде", - ди Рәмис. Аны гына түгел, хәтта ул эшләгән оешманы да туйдырып бетергәннәр. Аның каравы, Рәмис "Яшьләр-Онлайн" тапшыруына килергә оялмады. Үз видеосын карап, үзе дә елмаеп утырды. "Бәлки "Исмай кал" җырын башкаручы кызлар белән дуэт башкарыргадыр сезгә?" дигән тәкъдимгә Рәмис: "Бик теләп!" дип җавап бирде.
--- |
Иң күп укылган
|