|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2015 Фаҗига
24 яшьлек кызны үтерүдә шикле казанлы тоткарланганКазанда 24 яшьлек кызны үтерүдә шикле егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. 17 октябрьдә ТР башкаласының Коллективная урамындагы йорт янында үтерү билгеләре булган 24 яшьлек кыз мәете табыла. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе (“Үтерү”) буенча эш кузгатыла. Тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышыныда 25 яшьлек казанлы тоткарлана. Егет җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таный. Тоткарланучы сүзләренчә, кыз белән 13 октябрь көнне таныша һәм аны өенә кунакка чакыра. Шуннан соң алар арасында җәнҗал чыгып, егет кызны буып үтерә һәм чыгып китә. Берничә көннән өенә кайтып, мәетнең башына пакет кидерә һәм тәрәзәдән урамга ташлый. Тикшерүче соравы буенча шикле егет сак астына алынган. Дәлилләрне җыю һәм ныгыту юнәлешендә эш алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|